Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Чәршәмбе, 03 Май 2017 13:15

Хөрмәтле Язучылар!

Төмән Дәүләт телерадиокомпаниясе  Николай Заболоцкий турында ике серияле  видеофильм төшергән. 4 майда 15.00 сәгатьтә Журналистлар берлегендә фильмны карау һәм  фикер алышу була. Чара булачак урын: Казан, Декабристлар урамы, 179 йорт РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
Сишәмбе, 02 Май 2017 13:27

Үлемсез полк

Хөрмәтле ЯЗУЧЫЛАР! Казанда  9 май көнне Бөек Җиңүнен 72 еллыгы уңаеннан елдагыча “Үлемсез полк” йөреше оештырыла. Әлеге чарада катнашучыларга 9 май көнне 13: 00 сәгатьтә К.Маркс hәм Толстой урамнары чатындагы 2 нче номерлы мәйданчыкта җыелырга.    Сезне барыгызны да көтеп калабыз!  
Сишәмбе, 02 Май 2017 12:18

Тукай рухы безнең күңелләрдә

2017 елның 28 апрель көнне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкләгән бер төркем язучылар мәшhүр Габдулла Тукай данлаган Балтач районында булып кайттылар. Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан уздырылган әлеге очрашуларда 2017 елгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре- язучы Мәдинә Маликова, дин әhеле Харис Салихов, сәнгать белгече,…
(Казан, 27 апрель, "Татар-информ). Бүген, 27 апрельдә, Татарстанның 2017 елгы Габдулла Тукай премиясе лауреатлары, Башкортстан кунаклары һәм Татарстанның бер төркем иҗат әһеле бөек Тукайның туган туфрагына баш ияргә Арча районына кайтты.  Арча хакимияте башлыгы Илшат Нуриев, Арча ягын, Тукайны зурлап кайткан кунакларга рәхмәтен белдерде. Кичә Арча һәм Кырлай ягы сәнгать…
2017 елның 26 апрель көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм  Миңнеханов татарның бөек улы Казанның Тукай скверында урнашкан Габдулла Тукай hәйкәленә чәчәкләр салды. Бу истәлекле вакыйгада Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшин,Татарстан Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин,Татарстан…
Пәнҗешәмбе, 27 Апрель 2017 09:30

Туган телем – Тукай теле

26 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бу көн бөтен татар  дөньясында Туган тел көне, шигърият бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Тукай районы Иске Дөреш авылында да әдәби-музыкаль кичә узды. Бәйрәм район халкын, бик күп кунакларны, гомумән, Габдулла Тукай иҗатын яраткан кешеләрне җыйды. Әле кояш…
2017 елның 25 апрель көнне Татарстан Фәннәр академиясендә татар әдәбияты классигы,дәүләт эшлеклесе,галим Галимҗан Ибраhимовның тууына 130 ел тулуга багышланган "Мәдәниятлар күп төрлелеге контекстында Галимҗан Ибраhимов мирасы" темасына халыкара фәнни- гамәли конференция узды. Ике көн дәвамында барган көнференцияне Татарстан Фәннәр академиясе, Халыкара Төрки академиясе,Россия гуманитар фән фонды, Г. Ибраhимов исемендәге тел,әдәбият…
Страница 60 из 104
Союз писателей РТ