Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Сишәмбе, 02 Август 2016 16:53

Уфа – Казан арасы

Шушы көннәрдә Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Башкортостанның күренекле шагыйре Зөфәр Вәлитне кабул итте. З.Вәлитов, милли башкалабызны сагынып, сәяхәт кылып йөрүен белдерде. Әңгәмәдә Татарстан һәм Башкортостан язучыларының тормыш-көнкүреше, иҗат шартлары, китап чыгару мәсьәләләре турында фикер алыштылар. З. Вәлит Эстәрлетамак каласында туып, Күгәрчен төбәгендә үскән. Авыл хуҗалыгы училищесында һәм кичке…
Сишәмбе, 02 Август 2016 09:53

Тел, лөгать вә гадәт алмашып...

28 июльдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил СалиховТатарстанның Халыклар дуслыгы йорты  директоры  Ирек Шәриповны кабул итте. Халыклар дуслыгы йортында республикада яшәүче милләтләрнең милли мәнфәгатьләрен кайгырту юнәлешендә җитәрлек шартлар тудырылган. Биредә милли оешмалар компьютерлаштырылган һәм зур тизлекле интернетка тоташтырылган эш урыннары белән тәэмин ителгән. 300 кешелек яхшы акустикалы концерт залы заман…
Сишәмбе, 02 Август 2016 09:50

Әдәбият һәм тормыш чынбарлыгы

29 июльдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Казанның “Оргсинтез”  акционерлык берләшмәсе генераль директоры Фәрит Миңнеголов  белән очрашты. Әңгәмә барышында Д.Салихов Язучылар берлеге тарихы, аның бүгенге эшчәнлеге  турында сөйләде. “Әдәбият – ул тормыш. Шуңа күрә без, язучылар, үзебезнең әсәрләребездә хезмәт кешесен, аның борчуларын, шатлыкларын сурәтләргә тиешбез, ” – диде ул.…
Татарстанда 2013 елдан уздырыла башлаган “Мәдәни җәй” проекты кысаларында Минзәлә районының Тупач авылында Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге әдипләре белән очрашу узды. Әлеге проект Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырыла. "Мәдәни җәй" проектының максаты – мәдәниятне үстерү, мәдәни җәүһәрләр белән танышу өчен бердәй мөмкинлекләр булдыру. ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек…
Галимә Миләүшә Хәбетдинова татар язучысы Аяз Гыйләҗев белән бергә ГУЛАГ михнәтләрен узган маҗар тылмачы Арпад Галгоцины эзләп тапкан. Азатлык тәрҗемәче белән әңгәмә корды. Ул татар язучысы турында истәлекләре белән уртаклашты. ГУЛАГ михнәтләрен узган татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең "Йәгез, бер дога" әсәрендә лагерьдаш дусты Арпад Галгоци исемле маҗар егете телгә алына.…
24 июль көнне Казанның Иске Татар бистәсендә хәйрия ярминкәсе узды. Биредә милли киемнәр, бизәнү әйберләре, кул эшләнмәләре, татар телендә чыккан дисклар, китаплар, газета-журналлар, сувенирлар һ.б. тәкъдим ителде.   Ярминкәдә милли продукция сату-күргәзмәләреннән тыш танылган каллиграфия остасы Нәҗип Нәккашның эшләрен, Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларының шигырь укуларын, рәссам Рушан Шәмсетдиновның иҗат җимешләрен,…
6 августта Апанай мәчете территориясендә Мәхәллә бәйрәме оештырыла. Күпне күргән, күпне ишеткән Апанай мәчете заманында халык телендә Байлар мәчете дип йөртелгән. Бина 1768 нче елда төзелгән һәм ул 2011 нче елда яңа сулыш белән яши башлый. Мәчетнең имамы Әхмәт хәзрәт Сабиров фикеренчә, Апанай мәчете  узган гасырларда ата-бабаларыбыз өчен рухи үзәк…
Страница 66 из 87
Союз писателей РТ