Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Сишәмбе, 12 Июль 2016 16:09

«Афәрин!»ле очрашу

            «Без – Тукайлы  халык!»  Быел  бөек шагыйрьнең юбилеен үткәргән елда бу сүзләрне без горурланып та, мактанып та еш кабатладык. Быел Тукай безнең милли үзаңыбызны, рухыбызны   баетты. Тукай безне үткәннәр аша киләчәккә карарга өйрәтте. Шигърият йолдызы булып калыккан  бу шагыйрьгә багышлап яз башында  нинди генә чаралар, кичә-бәйрәмнәр, ярыш-бәйгеләр  узмады.  …
Пәнҗешәмбе, 30 Июнь 2016 17:58

Госман Садә каберенә таш куелды

Бүген Осиново бистәсе зиратында танылган татар шагыйре, журналист Госман Садә каберенә Татарстан язучылар берлеге тарафыннан таш куелды.
Пәнҗешәмбе, 30 Июнь 2016 17:48

Казан-Чаллы арасы...

Бүген Яр Чаллыда Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, берлекнең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәли­мов катнашында эшлекле очрашу булды. Киңәшмәдә сүз шәһәрдәге язучылар оешмасының планнары, эшчәнлеген активлаштыру, техник базасын ныгыту турында барды.
Пәнҗешәмбе, 30 Июнь 2016 17:35

Татарча "Батырлык"

Кичә, 29 июньдә, Әлмәттә К.Алтайскийның “Батырлык” китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Бөек Ватан сугышы герое, гвардия полковнигы, легендар “Катюша” командирларының беренчеләреннән булган Барый Йосыповка багышланган әлеге китап беренче тапкыр 1965 елда дөнья күргән. Быел исә батыр якташыбыз турындагы ул әсәр татар һәм рус телләрендә кабат нәшер ителде. Татар теленә тәрҗемә…
Чәршәмбе, 29 Июнь 2016 13:04

Эшлекле очрашу

Кичә, 28 июньдә, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр Республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов белән очрашты. Язучының яңа әсәре башта матбугатта дөнья күрә. Шуңа күрә бу очрашуда укучыларны газета-журналларга яздыру, әбунәчеләрне арттыру турында да сүз булды. Гонорар, китаплар бастыру мәсьәләсе телгә алынды. Язучылар берлеге белән…
Төркиянең "Евразия" язучылар берлеге  IV Халыкара Мәхмүт Кашгарый исемендәге хикәяләр бәйгесе игълан итә.  Әсәрләр Татарстан Язучылар берлеге идарәсенә тапшырыла. Әсәрләрне соңгы тапшыру көне – 15 август, 2016 ел. Җиңүчеләр исемлеген игълан итү – 30 сентябрь, 2016 ел. Бүләкләрне тапшыру чараларын үткәрү – октябрь-ноябрь,  2016 ел.   ЖЮРИ: Язучылар берлеге идарәсе тарафыннан билгеләнәчәк.…
Сишәмбе, 28 Июнь 2016 16:14

Каләм белән сәхнә дуслыгы

Бүген Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиccёры Фәрит Бикчәнтәев белән очрашты. Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжcкая, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан кебек шәхесләребезнең үзара ничек аралашып, бер-берсенә рухи ярдәм итеп яшәгәнен яхшы хәтерлибез. Әдәбият белән театр бер-берсеннән аерып булмый торган төшенчәләр. Бу очрашуда да…
Страница 68 из 87
Союз писателей РТ