Пәнҗешәмбе, 28 Декабрь 2017 17:14

ИҢНӘРЕНДӘ – МИЛЛӘТ ВАЗИФАСЫ

  27 ноябрьдә  Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге  драма һәм комедия театры  бинасында әдәби җәмәгатьчелек - күренекле татар әдибе күпкырлы талант иясе Айдар Хәлимнең75 яшьлек юбилеен тантаналы төстә билгеләп үтте. Рәсми котлауларның шактый ук тыйнак булуына да карамастан, каләмдәшләре, татар сәнгатенең күренекле вәкилләре һәм гомумән халкыбызның милли рухлы әдәбият сөючеләре юбиляр…
Сишәмбе, 13 Август 2013 10:22

Дөнья гаме сыйган күңел

Туган җир, туган нигез кадере. Татар милләтенә аеруча хас гаилә учагы җылысының Ана образы белән тәңгәл шигъри телдә яңгырашы... Гасырлар дәвамында кабатланган тема. Әмма һәр шагыйрь, инде безгә мәгълүм, таныш теманы да үзенчәлекле, берәүне дә кабатламый торган итеп яңгырата белә. Әлеге тема Роберт Миңнуллин иҗатын да дистә еллар дәвамында озата…
Илсөяр Иксанованын бер-ике генә бөртек фикердәше белән шулкадәр дә милли рухлы альманах чыгарырга алынуы да матбугатыбызның кадере китебрәк торган бу заманда чын фидакарьлек дип бәяләнергә хаклы. Сүз «Түгәрәк уен» дип исемләнгән, баш мөхәррире Илсөяр Иксанова булган, татар халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати-популяр альманах турында бара.
Дүшәмбе, 27 Май 2013 16:54

"Тәнкыйть – кирәкле шәйдер"

Тәнкыйть, әлбәттә, Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булып торган язучыларның әсәрләренә бәя бирү өчен дә бик кирәк. Бездә бу юнәлештә дә эш аксый. Соңгы елларда безнең тәнкыйть дигән нәрсәбез әдәбият белеме фәне өчен язылган мәкаләләр рәвешен алды
Мин бүгенгесе көндә татар әсәрләрен чит телләргә тәрҗемә итү эшен җәелдерү һәм эзлекле хәлгә китерү өчен сезне Төркия Туризм һәм мәдәният министрлыгының 7 ел инде уңышлы рәвештә эшләп килгән бик тә кызыклы проекты белән таныштырырга телим. Ул проект “ТedaProjesi” дип атала. Аның максаты – төрек әдәбияты, мәдәнияте турындагы әсәрләрне төрекчәдән…
Дүшәмбе, 25 Март 2013 16:34

Сүз тылсымы – дәва

Һәлакәткә китергән чирләребезне беләбез анысы, беләбез! Тик менә дуңгыз кебек затсыз хайванны йортка кертүнең авылны корытуын бәреп әйтү өчен әдәби каһарман – дивана Петрович («Бер тамчы ярату»), «Татар бетә! Татарның радиосын бетерүдән башланды бу бетү!» дип чаң кагарга дивана «радио» Хәлил кирәк («Имән төбендә кырмыска оясы»). Эчүчелек кебек ялмавызга каршы…
Дүшәмбе, 18 Март 2013 17:31

Җылытырга иде

Шагыйрьне тота-каба мактау өчен күп акыл кирәкми. Ул ту­дырган шигърияттән үрнәк­ләр кирәк. Әнә шул үрнәкләрне табу бик мөһим. Шагыйрь һәм шигърият борын-борынгы Кол Гали заманна­рыннан безнең көннәргәчә шул ми­салларда ачылган һәм ачыла.
Союз писателей РТ