Админ

Татарстан Республикасы Президентының 2018 елның 22 июнендәге 457нче   санлы Указы белән  татар әдәбиятенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык иҗади хезмәте өчен язучы,  «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге»  оешмасы (Иҗади берлек) рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов

«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

 

Котлыйбыз! Уңышлар юлдаш булсын!

 

Мәскәү татарлары “Штабы” шагыйрь Әхмәт Саттарны искә алу кичәсен уздырды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан һәм Россия язучылар берлеге әгъзасе, Ломоносов, Такташ премияләре лауреаты,  шагыйрь Әхмәт Саттар улы Саттар 14 июньдә Анапада дәваланганда вафат булып, 17 июньдә туган ягы – Түбән Новгород өлкәсе Кочко-Пожарки авылында җирләнде.

 

Әхмәт Саттар – данлыклы “Ялгыз агач”, “Серле күзләр” җырлары авторы

 

Шагыйрь Әхмәт Саттар татар һәм рус телләрендә данлыклы романслар авторы иде. Аның сүзләренә язылган җырларны Елена ОбразцоваРенат Ибраһимов һәм башка күренекле җырчылар башкарды. Иң әһәмиятлесе – татар классик музыкасына әйләнгән “Ялгыз агач”, “Серле күзләр” җырлары көйләрен композитор Рөстәм Яхин нәкъ  Әхмәт Саттар сүзләренә язды. Шулай ук Әхмәт Саттар 1960-1972 елларда Мәскәү Кремлендә баш метрдотель булып эшли. Ул елларда аңа дәүләт башлыклары Никита Хрущевны, Леонид Брежневны ашатырга туры килә.

Күренекле татар җырчысы, Мәскәүдәге 1186нчы татар мәктәбе мөдире Роза Хәбибуллина-Шакирова сүзләренчә, Әхмәт Саттар “Ялгыз агач”, “Серле күзләр” җырлары белән генә дә сәнгать дөньясында зур урын алды.

“Аның үлеменә ышанып җитә алмыйм. Ничек инде Мәскәү Әхмәт Саттарсыз? Мәскәүдә иҗади тормышны, мәдәниятне ансыз күз алдына китереп булмый. Әхмәт абый “Серле күзләр”, “Ялгыз агач” җыры белән халык күңелендә мәңге яшәр. Ләкин без татарлар талантларны бәяләп бетерә алмыйбыз. Телевизорда күренгән кешеләрне бик тиз күтәреп алабыз, ә менә саф татарча иҗат иткән кешеләребезне яратабыз, әмма күтәреп йөртмибез. Талантлар күп, ләкин татарча иҗат итүчеләр аз бит. Татар телен бетерү сәясәте барганда да шәхесләребезне күтәреп алмасак, белмим, без нинди халыктыр инде?!”, – диде Роза Хәбибуллина-Шакирова.

Җырчы Айрат Шакиров сүзләренчә, Әхмәт Саттар “Ялгыз агач” җырын үзе турында язуын сөйли торган булган.

 

Әхмәт Саттарны бәяләп бетермәдек – академик Роберт Нигъмәтуллин

Күренекле татар галиме, Россия Фәннәр академиясе академигы Роберт Нигъмәтуллин Әхмәт Саттарны тулысынча бәяләп бетермәделәр дигән фикер белдерде. Академик Әхмәт Саттар белән 50 елдан артык аралашып яшәгән.

“Әхмәт Саттар белән сирәк очраша идек. Ул бик яхшы кеше иде. Шәхсән үзем аңа олу хөрмәт белән карадым. Ләкин аның иҗатын тулусынча кабул итеп бетермәделәр. Мине аның иҗади яктан гел үсештә булуына соклана идем. Аның җырлары халык арасында хитка әйләнде. Әхмәт Саттар үз эшенә һәрвакыт тугры булды. Аның Кремльдә эшләвен дә беләбез. Ләкин андагы урынга ябышып ятмады, чөнки әдәбиятнең патриоты иде. Никтер без үлгәч кенә кеше кадерен белә башлыйбыз. Халкыбыз аны тиешенчә бәяләсә иде”, –дип белдерде Роберт Нигъмәтуллин.

 

Соңгы вакытларда татар теле өчен борчылды – Айрат Акъяров

 

Күренекле язучы Җәмил Мостафин (Ямиль Мустафин) Әхмәт Саттарны зур шагыйрь буларак бәяли. Аның сүзләренчә, Казанда Әхмәт Саттарны хөрмәтлиләр, зурлыйлар иде.

“Мин Әхмәт Саттарны 1971 елдан беләм. Аның белән мине данлыклы шагыйрь Михаил Львов (чын исеме Рафкат Давлетович Маликов (Габитов) таныштырды. Ул яхшы шагыйрь да, кызыклы кеше дә иде”, – дип чыгыш ясады 91 яшьлек Җәмил Мостафин.

Очучы Айрат Акъяров Әхмәт Саттарның соңгы вакытларда татар теле өчен борчылуын искә алды.

“Ул татар халкының көрәшчесе иде. Һәрвакыт тел, мәдәният сагынды торды. Туган авылы мәктәбендә татар телен укытмый башлауларына бик борчылды. Аның әнисе шул мәктәптә татар телен укыткан булган”, – дип истәлекләрен сөйләде очучы Айрат Акъяров.

Академик Илдар Үтәмешев Әхмәт Саттарның Мәскәүдә татар чараларында актив катнашуын искә төшерде. “Татар мәдәни үзәгенә гел килә иде. Татарлар “Штабы” чараларында еш кунак була иде. Безнең өчен ул хәзер классик шагыйрь», –диде Илдар Үтәмешев.

 

“Штаб”ка гимн язарга җыенган иде – Рөстәм Ямалеев

Мәскәү татарлары “Штабы” лидеры соңгы елларда Әхмәт Саттар белән еш аралашып торуын, аның иҗат кичәсен оештыруларын, “Штаб”ка гимн язарга җыенып йөрүен искә алды.

“Әхмәт Саттар турындагы истәлекләрне татар “Штабы” сайтына (http://tatar-shtab.ru)  урнаштырырбыз. Соңгы елларда Әхмәт Саттар Мәскәү татарлары “Штабы” яшьләре белән аралашты. Татар теле проблемаларына багышланган түгәрәк өстәлләребездә чыгышлар ясады. Телне саклауда гаиләнең роле турында тәфсилләп сөйләгән иде. Без аны онытмабыз. Туган авылындагы музейга яшьләрне алып барырбыз”, – диде Рөстәм Ямалеев.

 

Мәскәү татарлары “Штабы” матбугат үзәге

https://www.youtube.com/watch?v=yie2Tlw9Z3k&t=4s

 

Башкортостан Республикасының Дүртөйле шәһәрендә Башкортостан һәм Татарстан язучылары катнашында туган телләрне өйрәнүгә багышланган «түгәрәк өстәл» утырышы булды. Утырышта Башкортостан Язучылар берлеге рәисе Зәки Алибаев, Башкортортстан Дәүләт Җыены -Корылтае рәисе урынбасары Юмабикә Ильясова, Башкортстанның халык шагыйрьләре Равил Бикбаев, Хәсән Наҗар; шагыйрәләр Лариса Абдуллина, Фәния Габидуллина,  Бөтендөнья Башкорт корылтаеның әйдәп баручы хезмәткәре Рәйсә Күзбәкова, Татарстан Республикасыннан – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Роберт Миңнуллин, Зиннур Мансуров, шагыйрь Галимҗан Гыйлманов катнашты. Катнашучылар әлеге мәсьәләгә карата үз фикерләрен әйттеләр һәм туган телләрне саклау юнәлешендә эшне киңәшләшеп, бергә алып бару хакында сөйләштеләр.

 

 

 

 

2018 елның 20 июне көнне 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт), мәшһүр татар мәгърифәтчесенә багышлап, «Шәхесләребез» дигән сериядә «Җыен» фонды нәшер иткән «Каюм Насыйри» дигән китапны тәкъдир итү кичәсе була.

Каюм Насыйри турында мондый саллы җыентыкның дөньяга чыгуы – татар дөньясында зур вакыйга. Китапта атаклы мәгърифәтченең әдәби әсәрләреннән, әхлак мәсьәләләренә багышланган басмаларыннан, фәнни хезмәтләреннән үрнәкләр, хатлар, аның киңкырлы эшчәнлеген чагылдырган мәкаләләр, биографик материаллар, төрле документлар һәм башка төр әһәмиятле мәгълүматлар тупланган. Туган ягында һәм Казан шәһәрендә Каюм Насыйри истәлеге булып сакланган күренешләрне чагылдырган фотолар – китапның үзенчәлекле бизәге. Җыентыкта мәшһүр шәхеснең нәсел-нәсәбе, гаиләсе турындагы кызыклы фактлар, әти-әнисенең һәм туганнарының язган хатлары да урын алган.

Китапның төзүчесе – Рәмил Исламов, фәнни мөхәррире – Җәүдәт Миңнуллин, бизәлеш һәм битләргә салу буенча җаваплы мөхәррире – Рамил Миңнуллин. Китап Әнвәр Рәфыйк улы Насыйровның матди ярдәме белән нәшер ителгән.

Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә китапны бастырып чыгаруда катнашкан иҗат төркеме, галимнәр, язучылар, журналистлар, мәгариф һәм мәдәният әһелләре катнашуы көтелә.

Пәнҗешәмбе, 14 Июнь 2018 14:41

Татар шагыйре Әхмәт Саттар вафат

Күренекле татар шагыйре, әдип, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әхмәт Саттар улы Саттаров Анапада шифаханәдә вафат булган. Беренче мәгълүмат буенча шагыйрьнең диңгез буенда ял иткәндә йөрәге тоткан.

Мәрхүмнең туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз...

 

Әхмәт Саттар, Әхмәт Саттар улы Саттаров (1939 елның 17 октябре, Нижгар өлкәсе, Сергач районы, Кучкай Пожары) — язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, актер[1]. Ике телдә (русча, татарча) яза. Россия һәм Татарстан (2003 елдан) язучылар берлекләре әгъзасы, М. Ломоносов һәм «Туган як» газетасының Һ. Такташ исемендәге әдәби премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

 

Тәрҗемәи хәле

1939 елның 17 октябрендә Нижгар өлкәсе Сергач районы Кучкай Пожары авылында[2] биш балалы гаиләдә туган. Кенәз Йосыповлар токымыннан булган гаилә 1949 елда Мәскәүгә күчә. Әтисе Саттар Бәдретдинов сугышта күперләр төзүче була. Туган телгә мәхәббәтне мөнәҗәтләр, бәетләр иҗат итүче әниләре Фәриха тәрбияли, балалар өчен Казанда нәшер ителүче «Ялкын», «Азат хатын» журналларын, «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» газеталарын алдыра. Ә. Саттар һөнәр укуханәсен тәмамлап, заводта эшли. Алманиядә хәрби хезмәт үтә. Ерак Көнчыгышта Хәсән күле буенда чик буе заставасында старшина була. Өч ел фирка-хөкүмәт чараларын хезмәтләндерү өчен метрдотельләр һәм официантлар әзерләүче курсларда укып, 1963-1972 елларда Мәскәү кирмәне беркетмәләр хезмәтенең дәүләт җитәкчеләрен (Никита Хрущев, Леонид Брежнев) [3], чит ил кунакларын (Шарль де Голль, Фидель Кастро, Габдел Насыйр һ. б.) аш-су белән тәэмин итүче төркемдә өлкән метрдотель[4] булып эшли. Инглиз телен камил белә. Татарлардан берүзе була, исемен вакытлыча Алексейга алыштырырга туры килә[5] Мәскәү дәүләт педагогика институтының филология факультетын (1971), ССРБ журналистлар берлеге каршындагы икееллык журналистика осталыгы университетын тәмамлый[6]. ССРБ сәүдә министрлыгының гомуми туклану фәнни-тикшеренү институты чит илләр мәгълүматы бүлеге мөдире, өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. «Социально-психологические аспекты управления личностью в сфере услуг» темасына диссертация яза. Мәскәүдә Төзүчеләр мәдәният йорты каршында Муса Җәлил исемендәге әдәби-музыкаль берләшмә («Туган тел» оешмасы) төзи.

 

Иҗаты

Шигъриятнең кыска формаларында (робагый, афористик шигырь-хикмәт) иҗат итә. Хәрби хезмәттә чагында рус телендәге беренче шигырьләре гаскәри газеталарда дөнья күргән. Шигырләре шулай ук үзәк матбугатта, «Казан утлары»нда, «Чаян»да, «Идел» журналында, «Ватаным Татарстан» газетасында даими басыла. 2002 елда афористик шигырь-хикмәтләреннән төзелгән «Прощай, XX век» китабы дөнья күрә. Метрдотель булып эшләгәндә очраган гыйбрәтле дә, кызыклы да хәлләрне «Метрдотель язмалары» дигән истәлекләр китабында яза. Ә. Саттар сүзләренә русча һәм татарча җырлар язылган (мәсәлән, «Серле күзләр», Рөстәм Яхин көе; «Ялгыз агач», Рөстәм Яхин көе; «Нижгарым»), җырлары Елена Образцова, Ренат Ибраһимов, Хәйдәр Бегичев, Венера Ганиева, Наилә Фатехова, Эмиль Җәләлетдинов, Рамил Курамшин, Сәяр Хәбибуллин һ. б. җырчылар репертуарына кергән. Мәскәүдә 1999 елда «Җырлар» китабы, 2009 елда «Избранное: стихи, рубаи», 2012 елда «Рубаи» китаплары, Казанда 2015 елда «Робагыйлар» (К.: «Ихлас». ISBN 978-5-906701-48-0) китабы дөнья күргән[7].

 

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

М. Ломоносов исемендәге әдәби премия һәм алтын медаль — «Хуш, ХХ гасыр» (рус. Прощай, ХХ век) исемле китабы (2002) өчен.

«Туган як» газетасының Һ. Такташ исемендәге әдәби премиясе — Казанның меңьеллыгына багышланган шигырьләре өчен.

«Муса Җәлилгә 100 яшь» медале — Муса Җәлилнең шигырьләренә яңа тәрҗемә («Ал чәчәкләр» («Алые цветы»), «Котлау җыры» («Праздничная песня») ясаган өчен.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

 

Гаиләсе

Кызы Казан дәүләт педагогия университетында инглиз һәм гарәп телләре буенча укыган. Оныгы Мәрьям.

  •  

Әхмәт Саттар Вафирә Гыйззәтуллина, Хәйдәр Бигичев башкаруындагы «Серле күзләр», Венера Ганиева, Зилә Сөнгатуллина башкаруындагы «Ялгыз агач» җырлары авторы буларак та таныш.

 

Бөтендөнья футбол чемпионаты уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2018 елның 18 июнендә «Китапханә паркта» дигән спорт һәм китап бәйрәме уздыра. Проектның максаты –  җәмәгатьчелекнең игътибарын китап укуга юнәлтү, китапның иҗтимагый тормыштагы әһәмиятен арттыру, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Бәйрәм Милли китапханәнең төп бинасы (Кремль урамы, 33 йорт) янындагы Лобачевский бакчасында көндезге унбердән кичке сәгать алтыга кадәр узачак. Бу масштаблы чара кысаларында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты һәм В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр институты студентлары, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте шәкертләре, Биектау һәм Питрәч районы китапханәчеләре катнашында мәдәни тамаша тәкъдим ителәчәк. Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы шәкертләре китапханә бинасын – гаҗәеп матур архитектура истәлеген – сурәткә төшерәчәкләр.

Әлеге мәйданда киң җәмәгатьчелек өчен спортның төрле юнәлешләренә һәм Бөтендөнья футбол чемпионатына багышланган китап күргәзмәләре, сәламәт яшәү һәм туклану рәвешенә, спортка багышланган лекторийлар, интеллектуаль квест-эстафета, махсус фотозона эшләячәк. Килгән кунаклар татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе мәйданчыгында төрле кызыклы уеннарда катнаша алачак.

Балалар мәйданчыгында спорт темасын чагылдырган открыткалар, китапчыклар эшләү буенча остаханәләр, «Футболны ясыйбыз» арт-импровизациясе үткәреләчәк.

«Ачык микрофон» рубрикасында республиканың танылган язучылары һәм сәнгать әһелләре чыгыш ясаячак, шулай ук Казанда нәшер ителүче көндәлек матбугат вәкилләре катнашачак дип көтелә. Чарага килгән кунаклар үзләренең яраткан шигъри әсәрләрен сәнгатьле укый алалар.

Китап сөючеләр өчен китаплар алмашу мөмкинлеге тудырыла. Күргәзмә-ярминкәдә истәлеккә яки бүләк итү өчен китапханә хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән кул эшләнмәләре сатып алырга була. Әлеге чарада катнашучылар китапханә белән бәйле теләк-фикерләрен махсус дәфтәргә язып калдыра алалар, ул язмалар бер китапка тупланачак.

Бәйрәмнең шигаре – «Укы. Уйла. Сөйлə. – Читай. Думай. Говори. – Read. Think. Speak». Бәйрәм флешмоб белән тәмамланачак.

Барыгызны да бәйрәмгә көтеп калабыз! Рәхим итегез!

Дүшәмбе, 04 Июнь 2018 15:57

Балалар иҗаты – күңел көзгесе

 

Шушы көннәрдә, Түбән Кама шәһәренең И.Х. Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗат сараенда хөрмәтле якташыбыз, күренекле халык шагыйре, биш дистәдән артык китап авторы Разил Исмәгыйль улы Вәлиев премиясенә яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе булды.

Саф татар телендә оештырылган әлеге күркәм бәйрәмдә шәһәребез җитәкчелегенгән, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Долотказина Эльвира Рәфгать кызы; башкарма комитетының җәмәгать оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Сафиуллин Фәрһад Шәфигулла улы; мәгариф идарәсе башлыгы Матюшин Вадим Николаевич; Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе, шәһәр советы депутаты, “Шинник” спорткомлексы директоры Ганиев Рөстәм Мәҗит улы, зыялы “Аксакаллар шура”сы һәм “Кама таңнары” әдәби берләшмә әгъзалары катнашты.

Зәвыклы чигешлешләре белән күзне камаштырган милли киемнәр кигән укучыларның курайда моң сузулары, татар халкының татлы ризыгы – чәк-чәк белән сыйлаулары ук милләтебезнең бер күркәм бәйрәмен хәтерләтте... Икенче катта берничә урында урнашкан күргәзмәләр, үз эченә алган, төрле елларда җиңү яулаган укучыларның фотосурәтләре, шунда ук күрсәтелгән (аскы өлешенә язылган) белешмәләр дә, экраннан бертуктаусыз агылган, укучылар иҗатын чагылдырган, туган телебездә яңгыраган видеоязмалар да туган тел бәйрәмен чагылдырды...  Әйе, бу гади бәйрәм түгел, бу туган телебезгә мәдхия җырлаучы иҗат бәйрәме. Сәләтле балалар күңелендә туган һәрбер иҗат чаткысын ялкын итеп үрләтү максаты белән оештырылган, егерме еллык тарихы булган әлеге чара – яшь буынны шигъри, милли җанлы итүдә өлге булып тора, күргәзмәләр дә шул хакта сөйли, нәтиҗәләре дә уңай.

...20 ел эчендә әлеге конкурста катнашкан балалар санын исәпләсәң, гаҗәеп матур күренешкә тап буласың. Шәһәр һәм район мәктәпләрендә белем алучы мең ярымнан артык укучы бала үз көчен сынаган! Бу бит, коры саннар гына түгел, мең ярымнан артык укучы үз туган телендә иҗат иткән, язганын ана телендә сәнгатьле итеп сөйләгән, иң мөһиме иҗат белән мавыккан, матур әдәбият белән кызыксынган дигән сүз... Ә, җиңеп чыгучы лауреатлар арасында күрсәткеч тагы да сөенерлек. Араларында бүгенге көндә Россиянең һәм чит илләрнең атаклы университетларында белем алучылар, телевидениедә, матбугатта эшләүчеләр, мәктәпләрдә әдәбият һәм туган тел фәннәрен укытучылар дә бар.Алар инде үз чиратындасабыйларга татар телен белүнең кирәклеген төшендереп кенә калмый, укучыларны шушы иҗади бәйгедә катнашырга җәлеп итәләр.Димәк,бубәйгенең үткәне дә, бүгенгесе дә, киләчәге дә бар. Һәм аның актульлеге елдан ел арта гына бара. Мәсәлән, беренче елларны бәйгедә катнашучы укучыларның язма эшләрен тикшереп бәяләгән булсалар, тора-бара укытучылары белән бергә үзләрен дә әдәби берләшмәгә чакырып чыгышларын тыңлап, киңәшләр бирә торган булдык. Быел исә бу җаваплы гамәлне Г.Тукай исемендәге китапханәнең зур залында тагы да үзенчәлекле итеп оештырдык. Өч ай буе дәвам иткән сайлап алу турында, иркенләп яшь язучыларның иҗаты белән таныштык, ялкынлы чыгышларын тыңладык, аның өстенә төрледән-төрле сораулар яудырып туган телебезне нинди дәрәҗәдә белүләрен, ничек аралашуларын да сынадык...

Җиргә төшкән тук орлык – һичкайчан шытмый калмый ич. Шуңа да, икмәкле җирнең җыры булган кебек, бәйгедә җиңеп чыккан балаларның да киләчәге зур, аеруча әдәбият, журналистика өлкәсендә белем үзләштерүчеләр өчен әзер юллама булып тора. Ә балалар иҗаты ул – күңел көзгесе. Туган җиребезнең гүзәллегенә сокланып, туган телебезнең әһәңле яңгырашын тоеп, горурланып язган хикәя, әкиятләре, шигырьләре нәни бер хәзинә – энҗе бөртеге. Елдан-ел темаларының төрләнүенә күңел сөенә. Шигырь юллары язарга күпчелек әти-әниләренең туган авыллары, аның бай табигате, мәгърур нарат урманнары, иксез-чиксез инеш-күлләре илһамландырса, күренекле язучыларның әсәрләре рухландыра. Укучыларның туган телебезнең бөеклегенә мәдхия җырлаулары, тарихи хәтирәләргә бирелүләре дә – уңай күренеш.

Мәктәп укучылары үзләре үк зур осталык белән алып барган эчтәлекле тантанада җиңүгә ирешкән укучылар берәм-берәм сәхнәгә күтәрелеп, тамашачыларны иҗатлары белән таныштырдылар, сыйныфташлары, “Илһам” һәм “Элегия” вокал ансабле җырчылары җыр суздылар, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры артистлары Разил Вәлиевның спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр. Алия Хәмәдиева белән Ралиф Сәләхиев башкарган “Кәләпүшем-калфагым” җыры, “Тамчылар бию” коллективының “Сабантуй бизәкләре”, Шәңгәлче авылының “Нәүрүз” бию төркеме башкарган “Нәүрүз нурлары” бию күренеше дә иҗат бәйрәменең милли бер бизәге булды, ямь өстенә ямь өстәде. Тамаша барышында экраннан яктыртылган фоторәсемнәр 20 еллык тарихы булган бәйгенең истәлекле мизгелләрен искәртеп, күңелебезне тагы да баетты.

Мөхтәрәм кунаклар исеменнән Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Ганиев Рөстәм Мәҗит улының саллы чыгышы, укучы балаларга биргән киңәше дә урынлы иде. Разил Исмәгыйль улына рәхмәтен белдерде, аның тормыш иптәше Алия ханымга чәчәк бәйләме бүләк итте.

Күпкырлы талант иясе, шигърият бәйрәме хуҗасы Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, елдагыча бүләкләрне мулдан алып килгән иде. Үзенә сүз бирелгәч, иҗат белән шөгыльләнүнең тәрбияви, рухи әһәмияте, туган телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыруы турында мисаллар китереп бәйнә-бәйнә сөйләде. Тамаша кылучы укучыларга нәсыйхәт буларак: “Һич кенә дә бәйгедә катнашкан һәрбер бала язучы, шагыйрь булыр дип уйламыйм, әммә әдәбияткә гашыйк булулары, аларның рухи дөньясы баюы киләчәктә дә аларны күпкырлы шәхес итеп тәрбияләү юлында бик зур адым дип саныйм”, - диде. Хәер, бу сүзләрнең бөеклеге, сәхнә түренә эпиграф итеп эленгән, чакыру кәгазенә урнаштырылган берәр куплет шигыре аша да олуг шагыйрьнең, олысына, кечесенә бары тик изгелек кылган җәмәгать эшлеклесенең, рухи кыйммәтләребезне түкми-чәчми киләчәк буынга тапшыру максаты белән янып-көеп яшәве чагыла иде. Разил Вәлиев чыгышында һәрбер мәктәп  укучысын уку елы тәмалануы белән тәбрикләде, махсус язган “Соңгы кыңгырау” шигырен укыды.

Аннан сәхнә түренә бер-бер артлы төрле номинацияләрдә җиңү яулаган каләм тибрәтүчеләр, шулай ук икенче турда катнашкан укучылар күтәрелде. Барысы да Разил абыйлары кулыннан истәлекле бүләкләр алдылар. “Шигъри тәлгәшләр” номинациясендә 24нче лицей-интернат мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Айнур Егоров,“Күпкырлы талант иясе” номинациясендә 29 нчы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Айнур Нуруллин, “Иҗатка омтылыш” номинациясендә Кама Аланы  мәктәбенең 8  нчы сыйныф укучысы Аяз Гәрәев, “Өметле  каләм” номинациясендә 14 нче лицей 4 нче сыйныф  укучысы Тимур Бәхтиев, “Тәүге адымнар” номинациясендә 6 нчы мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Нәбиуллина Айзилә,“Илһамият” номинациясендә 33 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Инсаф Закиуллин, “Үткен каләм” номинациясендә 27 нче мәктәпнең 10 нче  сыйныф укучысы Гыймранова Диләрә, “Шомбай варислары” номинациясендә 15 нче мәктәпнең  6 нчы сыйныф укучысы Нәбиев Рушан,  “Бәллүр каләм”  номинациясендә 8 нче мәктәпнең  5 нче сыйныф укучысы Рәхмәтуллина Эльмира, “Тылсымлы каләм” номинациясендә Муса Җәлил исемендәге 1 нче татар гимназиясенең  5 нче сыйныф укучысы Фәсхетдинова Диләрә, “Игелекле бала” номинациясендә җиңү яулаган Шәңгәлче авылы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы  Фәйзуллина Эльмира, “Гаделлеккә мәдхия”  номинациясендә 11 нче урта белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Шәмсетдинов Альберт, “Күпкырлы талант иясе” номинациясендә 29 нчы мәктәпнең 9 нче сыйныф укучысы Айнур Нуруллин; 10 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Нестеров Александр дипломга һәм истәлекле бүләкләргәлаек дип табылдылар.

Ә инде иҗади бәйгедә катнашып, III урынга лаек булган Зур Афанас урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы  – Алия Әхмәтова, II урынны алган35 нче лицейның 6 нчы сыйныф укучысы – Ильяс Гыйниятуллин, һәм ниһаять, 1 урынны яулаган, бәйрәм кичәсен зур осталык белән алып барган 7 нче мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Камилә Шакирҗанова диплом һәм премиягә ия булдылар. Кичәдә шулай ук шәһәребездә иҗат итүче “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең берничә җаваплы әгъзасына (Рифкать Имаев, Нурзия Мирхазова, Ралия Каримова, Рәфыйк Әхмәди, Нурулла Габдуллин, Рәсимә Нәбиуллина, Фәнүзә Сабирова, Гөлчирә Ибәтуллина), конкурста катнашкан балаларның кочак-кочак эшләрен тиешенчә бәяләүләре өчен, шулай ук бәйгене оештыруда ярдәме тигән укытучыларга да Разил Вәлиев рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Күркәм традициягә әверелгән бай эчтәлекле иҗат бәйгесе киләчәктә дә дәвамлы булсын. Яшь буын туган телебезнең бөеклеген, әһәңле яңгырашын ишетеп, тоеп үссеннәр. Иҗат җимешләре белән һәрчак сөендерсеннәр.

 

 

Нурзия Мирхазова

 

 

 

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Татар балалар әдәбияты: традицияләр һәм заманчалык» темасына фәнни-гамәли конференция узды.

Фәнни чараны Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты уздыра. Конференциядә әдәбият галимнәре, балалар язучылары катнаша. Әлеге чара танылган балалар язучылары Дәрҗия Аппакованың (1898-1948) тууына 120 ел, Абдулла Алишның (1908-1944) тууына 110 ел, халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Галиевнең (1928-2011) тууына 90 ел, халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинга 70 яшь тулуга багышланган.

 

Конференциядә катнашучыларны Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, әдәбият галиме Дания Заһидуллина һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов сәламләде. Фәнни утырышның модераторы – филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин. Чыгыш ясаучылар балаларны рухи яклау әһәмиятен билгеләп үттеләр. Балалар әдәбияты татар әдбиятына укучылар әзерләве ассызыкланды.

Юбилей еллары булган балалар язучылары иҗаты турында докладлар тыңланды. Филология фәннәре кандидаты Равил Рахмани - Дәрҗия Аппакова, шагыйрь Рафис Корбан – Абдулла Алиш, филология фәннәре кандидаты Нурфия Йосыпова – Шәүкәт Галиев, филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗева Роберт Миңнуллин турында чыгышлар ясадылар.

Айгөл Əхмәтгалиева, Ләбиб Лерон, Айсылу Галиева хәзерге балалар әдәбияты, бүгенге балалар матбугаты, балар китаплары турында чыгыш ясадылар.

Оештыручылар татар театрларында балалар репертуары, соңгы елларда басылган балалар китаплары, татар мультфильмнары исемлеге кертелгән белешмәлек тә әзерләгәннәр.
 

«Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова,

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                   Салават Камалетдинов фотосы

Страница 2 из 111
Союз писателей РТ