Админ

 

16 декабрь, 2017 ел

 

         Мәгълүм вакыт аралыгын колачлаган хисап чорында язучылар зур тарихлы әдәбиятыбызның дәвамчанлыгын иҗади тәэмин итү юнәлешендә нәтиҗәле эшчәнлек күрсәттеләр. Гасырлардан килгән язма мирасыбыз барлык әдәби жанр буенча да сәнгать таләпләренә җавап бирә торган яңадан-яңа әсәрләр белән баетылды. Күп кенә каләм әһелләренең моңарчы сирәк яктыртылган тематик катламнарны үзләштерергә, заманча стиль мөмкинлекләреннән киңрәк файдаланырга омтылуы уңай күренеш буларак бәяләнергә хаклы. Композицион камиллеккә ирешүдә дә күпмедер алга китеш сизелә. Безнең өчен мөкатдәс саналган авыл тормышын беркадәр үзгәрәк яссылыкта – гамьле кайгыртучанлык аша сүрәтләү даимилек төсен ала башлады. Тарихи әсәрләр язу да тасвир объектларын төрләндерү күзәтелә. Күренекле шәхесләр турында романнар иҗат итү халкыбызның зурлыгын раслауда да, күпне белергә теләгән укучының ихтыяҗын канәгатьләндерүдә дә перспективалы отыш китерә. Бу җәһәттән Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән бергәлектә үткәрелеп килгән конкурс, шулай ук дәүләтебезнең максатчан ярдәме прозаның әлеге тармакларын көчәйтергә бәрәкәтле этәргеч бирде.

         Шуны билгеләп үтәргә кирәк: бездә өлкән, урта һәм яшь буын иҗатчылар бергәлеге әдәбият алдындагы теләсә нинди катлаулы бурычларны үтәргә сәләтле.Олуг вазифаны уртак җигемдә башкаруның нәтиҗәлеге шигърият өлкәсендә аеруча калку чагылыш таба. Ошбу жанрның элгәрләр тарафыннан яуланган дәрәҗәсен шагыйрьләребез бүген дә шактый югары тота. Шигъри әсәрләр образлы фикерләү тирәнлеге, күңелләргә үтеп керерлек миллият гаме, форма төрлелеге ягыннан аерылып тора. Үзенең традицион ярларына тулып агучы шигърияткә талантлы яшьләребез дә заманча сулыш өрә.

         Гәрчә балалар өчен иҗат итүчеләр бездә чагыштырмача азрак булса да, хисап чорында яшь варисларыбыз китапханәсенә дә кызыклы әсәрләр байтак өстәлде. Шунысы да сөендерә, аларда эчтәлек ягыннан да, жанр җәһәтеннән дә яхшы мәгънәсендәге чуарлык күзәтелә. Бүгенге чор барысының рухиятендәге кайбер креатив үзгәрешләр дә сизгер каләм осталары тарафыннан дикъкать үзәгенә алына. Өлкән укучыларга йөз тоткан язучылар да яшь буынга үзләренчә өлеш чыгарырга тырыша. Мондый омтылыш хуплауга лаек.

          Заманча тенденцяләрне иҗади үзләштерү юнәлешендәге эзләнүләр безнең драматургиядә дә уңышлы дәвам иттерелә. Моның игътибарга алырлык нәтиҗәләре аерата  яшьләр һәм балалар өчен язылган әсәрләрдә ачык күренә. Яңа авторлар да күзгә ташлана, пьессаларның куелыш географиясе дә киңәя. Кайбер драматургларыбыз башка халыкларның театрларын да яулый башлады. Киносценарийлар өлкәсендә дә азмы-күпме җанлылык тоемлана. Һәрхәлдә, сәхнә сәнгатендә затлы әсәрләргә ихтыяҗ бар, халык һәрбер спектакль премьерасын көтеп ала.

         Рус телендә иҗат итүче язучыларыбыз да һәр әдәби жанрда да нәтиҗәле эшләп килә. Республикабызда төрле чаралар үткәрүдә дә алар мөмкин кадәр активлык күрсәтә. Милли әдәбият үрнәкләрен рус теленә тәрҗемәләргә дә безнең каләмдәшләр шактый зур өлеш кертә. Аларның иҗади катнашы белән быел да берничә китап дөнья күрде, Россия күләмендәге көндәлек матбугат басмаларында татар язучыларының әсәрләре тәкъдим ителде. Гомумән, бездә тәрҗемә эше  алай начар куелмаган.Төрки телләрдә һәм башка халыклар телендә аерым китапларыбыз яки күмәк җыентыклар чыккалап тора. Татар әдипләренең әсәрләре белән Европа укучысы да таныша. Үзебезнең телгә күчерелгән китаплар Татарстанда да нәшер кылына. Шунысы отышлы: милләтара Багланышлар кысасындагы тәрҗемә эше ике яклы рәвештә алып барыла.

         Югарыда шәрехләп үтелгән әдәби хәрәкәтне, әлбәттә, Татарстан Язучылар берлеге әйдәкли. Әдәби тормышның көндәлек эшләрен координацияләүдә оешмабыз көченнән килгәнчә иҗтиһат куя.

         Шул ук вакыт та язучыларыбызның иҗат эшчәнлегендә үзгә игътибар сораган мәсьәләләр дә байтак. Мәсәлән, халыкның милли үзаңын үстерү мотивы безнең әсәрләрдә ничектер тоныклана башлады. Бүгенге глобаль дөньяда гафу ителмәслек мондый хәл прозада да, шигърияттә дә, драматургиядә дә шәйләнә. Яшь буында туган телгә мәхәббәт тәрбияли торган әсәрләргә дә кытлык сизелә. Публицистикага да милли гамь-ваем, тирәнлек, массштаблылык, зирәкләргә гомумиләштерү җитми.Тулаем, әдәбият белеме үссә дә, әдәби тәнкыйть әлегә сүлпәнлек күрсәтә. Тәрҗемә эше башлыча аерым авторларның инициативасы белән башкарыла, әсәрләрне тәлапчән төстә сайлап алу тиешле югарылыкка куелмаган.

         Татарстан Язучылар берлеге рәисенең хисабын, жанрлар буенча махсус докладларны һәм фикер алышуда ясалган чыгышларны тыңлап, Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш түбәндәге тәкъдимнәрне кертә:

 

– халыкның милли үзаңын үстерү, яшь буында туган телгә мәхәббәт тәрбияләү әдәби эшчәнлектә игътибар үзәгендә торырга тиеш;

– милли яшәешнең кичектергесез көнүзәк мәсьәләләре уңаннан республика гаммәви матбугат чараларында төпле чыгышлар оештырырга, халкыбызның төрле даирәләрендә, бигрәк тә ата-аналар арасында эзлекле рәвештә аңлату эшләре алып барырга;

– килеп туган гаять мөһим проблемаларга багышлап, Язучылар берлеге каршында эшләп килүче остаханәләрнең берләштерелгән утырышын үткәрергә;

– һәр елның апрель аенда язучыларның Г. Тукай клубында Туган тел бәйрәме уздырырга;

– “Казан утлары” журналында ана телебезгә багышланган иң яхшы шигырьләргә конкурс оештырырга;

– бөек шагыйребез Г. Тукайның “Туган тел” шигырь-гимнына  һәйкәл- скульптур ансамбль булдыру мәсьәләсен республика җитәкчелеге алдында яңадан күтәрергә.

– Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә үткәрелә торган конкурсны дәвам итәргә;

– әдәбиятның башка жанрлары әйтик, шигърият буенча конкурс оештыру мөмкинлекләрен эзләргә;

– лаеклы әдәби алмаш тәрбияләү максатыннан, төрле семинарлар, тәҗрибәле әдипләр белән мастер-класслар үткәрергә;

– яшь каләм ияләренең күмәк җыентыкларын бастырып чыгару өчен хөкүмәттән грантлар алу җаен табарга;

– Язучылар берлегендә профессиональ тәрҗемәчеләр төркемен һәм әсәрләрне сайлап алу буенча белгеч-экспертлар советы булдырырга;

– милли әдәбиятлар арасындагы багланышларны ныгыту һәм үстерүне нигездә гамәлгә ашыра барырга.

 

 

 

  • Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Язучы Фоат Миңнеәхмәт улы Садриевка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт сүзе тапшырылды
  • Нәтиҗәле хезмәте һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗановага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт сүзе тапшырылды 
  • Нәтиҗәле хезмәте һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен язучы Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләнде.
  • Язучы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге иҗтимагый оешмасы әгъзасы Хәмидуллин Лирон Хәйдәр улы Татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткәне әчен һәм 85 яше тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
  • Нәтиҗәле хезмәте һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен шагыйрә Сирень Мөхибулла кызы Якупова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде
  • Нәтиҗәле хезмәте һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен язучы Зарифуллин Фирдәвес Зәбихулла улы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

 

  • Язучы Маликова Мәдинә Габделхак кызы Әдәбияттагы казанышлары өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Һәм Язучылар берлегенең ГАЯЗ ИСХАКЫЙ исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнде.
  • Язучы Гомәров Госман Гомәр улы (Госман Гомәр) Әдәбияттагы казанышлары өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Һәм Язучылар берлегенең ФАТИХ ХӨСНИ исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнде
  • Язучы Хәмидуллин Лирон Хәйдәр улы Әдәбияттагы казанышлары өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Һәм Язучылар берлегенең ҖАМАЛ ВӘЛИДИ исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнде.
  • Язучы Сәгъдиев Рәдиф Нәҗип улы (Рәдиф Сәгъди) Әдәбияттагы казанышлары өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Һәм Язучылар берлегенең ТУФАН МИҢНУЛЛИН исемендәге премиясе белән бүләкләнә.

 Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә уздырылучы  АВЫЛ ТОРМЫШЫН ЯКТЫРТКАН ПРОЗА ӘСӘРЛӘРЕ КОНКУРСЫНДА җиңүчеләр:

“ПОВЕСТЬ” НОМИНАЦИЯСЕНДӘ

  •  Беренче урын – Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. “АК ЧИТЕК” әсәре. 
  • Икенче урын – Вакыйф НУРИЕВ. “КЫШНЫҢ ОЗЫН БЕР ТӨНЕ” әсәре.
  •  Өченче урын – Ркаил ЗӘЙДУЛЛА.  “АЛТЫН КАШЫКЛЫ ЯҢГЫР” әсәре

 “ХИКӘЯ” НОМИНАЦИЯСЕНДӘ

  • Беренче урын – Рөстәм ГАЛИУЛЛИН.“ДӘВАМ” әсәре
  • Икенче урын – Әмирҗан МОТАЛЛАПОВ. “ЧОҢГЫЛ” әсәре
  • Өченче урын –  Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. “КӘСЕП КАДЕРЕ” әсәре

 “ӘДӘБИ ОЧЕРК” НОМИНАЦИЯСЕНДӘ

  • Беренче урын – Рабит БАТУЛЛА. “БЕЗНЕҢ ЗАМАН КАҺАРМАНЫ” әсәре
  • Икенче урын – Гөлдәлифә ӘХМӘТГАЛИЕВА. “ТУГАН ҖИРДӘ КАНАТЛЫЛАР” әсәре
  • Өченче урын – Альберт ХӘСӘНОВ.  “БАЛ КОРТЫ” әсәре.
  •  

Муса Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан чыгарылган истәлек медальләре һәм Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилованың Рәхмәт хаты :

  •  Разил Вәлиев
  •  Рүзәл Мөхәммәтшин
  •  Ирек Сабиров
  • Зиннур Хөснияр
  • Гөлзадә Бәйрәмова
  • Рәдиф Гаташ
  • Зиннур Мансуров
  • Шаһинур Мостафин
  • Рифат Җамал
  • Рифә Рахман 

16 декабрьдә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышы булды.

Җыелышта  2017 елда әдәбиятнең төрле жанрларында иҗат ителгән әсәрләргә күзәтү ясалды, докладлар буенча фикер алышулар булды, әдәби премияләр, Берлеккә яңа алынган әгъзаларга кенәгәләр тапшырылды, конкурсларга йомгак ясалды.

Әдәби ел йомгакларына багышланган  җыелыштан  “Татар -информ» мәгълүмат агентлыгы репортаж алып барды.

Корреспондент – Рузилә Мөхәммәтова.

 

Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелыш Берлек рәисе Данил Салихов чыгышы белән башланып китте.

Ул быелгы әдәби ел уңышларын санап үтте. Җыелышны Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин алып бара.

Җыелышның түрендә Берлекнең Президиум әгъзалары, шул исәптән, Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татрстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, күренекле язучылар Рабит Батулла, Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Әхәт Мушинский һәм башкалар утыра.

Татарстан язучылары 2017 елда вафат булган каләмдәшләрен – Татарстанның халык шагыйре һәм Тукай премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗанны, Тукай премиясе лауреаты Марсель Зариповны, Аркадий Мельниковны, Николай Беляевны, вафатыннан соң Марсель Сәлимҗанов премиясе бирелгән Ризван Хәмидне бер минут тынлык белән искә алды. 

 

Татарстан Мәдәният министрлыгы татар язучыларының бөтен тәкъдим-үтенечләренә колак салып эшли, дип белдерде Мәдәният министрының беренче урынбасары.

Татарстан Мәдәният министрлыгы татар язучыларының бөтен тәкъдим-үтенечләренә колак салып эшли. Бу хакта Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова сәламләү чыгышында әйтте. "Татар язучыларының иҗтимагый тормыштагы роле бәяләп бетергесез", - диде ул. Эльвира Камалова татар әдәбиятының бай әдәбият булуын ассызыклап, татар әдәбиятын дөнья күләменә чыгару максатыннан тәрҗемә эшенә игътибарны арттыру кирәклеген дә искәртеп үтте.

Эльвира Камалова татар язучыларына рәсми бүләкләр тапшырды. Татaр әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен язучы Фоат Садриевка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт сүзе, нәтиҗәле хезмәте һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен шагыйрә Сания Әхмәтҗановага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт сүзе тапшырылды.

Факил Сафин Татарстан Мәдният министрлыгының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" билгесе белән бүләкләнде. Язучы Лирон Хәмидуллинга 85 яше тулу уңаеннан Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Шагыйрә Сирень Якупова, Фирдәвес Зарифуллин министрлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

 

Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды.

Конкурсның приз фонды 1 000 000 сум.

 

Жиңүчеләрне Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлнирә Абдрахманова. бүләкләде.

"Сез язучылар татар халкының бай тарихын, мәдәни һәм рухи мирасын саклап калуга һәм үстерүгә, халкыбызны рухи баетуга, берләштерүгә үзегездән зур өлеш кертәсез. Шушы юнәлештә алып барылган матур иҗатыгызга бүген нәтиҗәлр ясап, планнар корасыз", - диде Гөлнирә Абдрахманова.

Ул берничә ел рәттән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге белән бергә уздырыла торган әдәби конкурсның матур традициягә әверелүен ассызыклады.

Проза әсәрләре конкурсының "Повесть" номинациясендә беренче урынны "Ак читек" әсәре өчен Айгөл Әхмәтгалиева алды, икенче урында - "Кышның бер төне" әсәре өчен Вакыйф Нуриев бүләкләнде, өченче урында - "Алтын кашыклы яңгыр" әсәре өчен – Ркаил Зәйдулла.

"Хикәя" номинациясендә беренче урында - "Дәвам" әсәре белән Рөстәм Галиуллин, икенче урында "Чоңгыл" әсәре өчен Әмирҗан Моталлапов, өченче урында - "Кәсеп кадере" хикәясе белән Фәнзәлия Бәдертдинова.

"Әдәби очерк" номинациясендә – Рабит Батулла – "Безнең заман каһарманы"; Гөлдәлифә Әхмәтгалиева – "Туган җирдә канатлылар"; Альберт Хәсәнов –"Бал корты".

Гөлнирә Абдрахманова  конкурсның алга таба да дәвам итәчәгенн әйтте.

Быел Татарстан Язучылар берлегенә сигез язучы һәм шагыйрь кабул ителде

 Берлек рәисе Данил Салихов Казаннан Алсу Шәмсутова, Ләйсән Могътәсимова, Наилә Яхина, Түбән Камадан Нурзия Мирхазова, Мөслимнән Лилия Садриева һәм Әтнәдән Гөлүсә Батталовага Татарстан Язучылар берлеге таныклыклары тапшырды.

Татарстан язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт "Татар-информ" хәбәрчесен белән сөйләшкәндә рус телендә язучы ике язучыга – Марат Морев һәм Ольга Овчиннкивага таныклыкларның алдарак тапшырылуын әйтте.

 

Хәзер өлкән буын язучыларының бер өлеше социаль челтәрләрне актив куллана башлады.

Хәзер тәнкыйди фикерләр журнал битләреннән электрон ресурсларга һәм интернет форумнарга күчә бара. “Әдәби тәнкыйть” жанрына күзәтү ясаган язучы Галимҗан Гыйльманов чыгышын шушы фикер белән йомгаклады. “Алга таба әдәби тәнкыйтькә күзәтү ясаганда, социаль челтәрләрдәге тәнкыйть турында да чыгыш әзерләргә кирәк булыр, – диде ул. – Бик күп фикер алышулар, бик күп аралашулар электрон ресурсларда бара”.

Искәртеп үтәбез, хәзер өлкән буын язучыларының бер өлеше социаль челтәрләрне актив куллана башлады. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Вахит Имамов, Ркаил Зәйдулла, танылган язучы Фәүзия Бәйрәмовалар фикерләрен җиткерү өчен социаль челтәрләрне актив куллана, Чаллы Язучылар берлеге рәисе Факил Сафин, Татарстан Язучылар берлеге урынбасары Рәмис Аймәт, язучы Галимҗан Гыйльманов та социаль челтәрләрдә теркәлгән. Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның хәтта ике аккаунты бар.

Роберт Миңнуллинның балалар өчен шигырьләр язмый башлавы балалар әдәбияты өчен зур югалту.

 Балалар әдәбиятына күзәтү ясарга алынган язучы һәм драматург Айгөл Әхмәтгалиева үз чыгышында шулай дип белдерде.

Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин Татар-информ” хәбәрчесенә аңлатма биреп: “Үзең күреп торасың бит хәзер нинди шигырьләр язылганын, – диде – Берсеннән икенчесенә күчү бик авыр. Әмма бу балалар әдәбиятыннан киткән дигән сүз түгел”.

Роберт Миңнуллин үзенең балалар әдәбияты өчен борчылуын әйтә. “Балалар әдәбиятында торгынлык чоры, – ди ул. – Бәлки заман нык үзгәргәндер, бәлки язучылар үзгәргәндер. Үзем дә шуны кичерәм. Дөресен әйткәндә, элеккечә язасы килми. Бик күп яздым. Аның бер чиге була. Яңача язасы килә. Күңелдә нәрсәдер өлгерә...”

Рабит Батулла  "Казан утлары" журналының баш мөхәррире алышыну темасын күтәреп чыкты

"Казан утлары" журналының баш мөхәррире алышыну матбугат чараларында җитәкчелекне яшәртү максатыннан эшләнә. Әдәби журналга яңа мөхәррир билгеләнәчәге турындагы яңалыкны Берлек рәисе Данил Салихов шулай дип шәрехләнде.

Җыелышта "Казан утлары" журналының баш мөхәррире алышыну темасын халык язучысы Рабит Батулла күтәреп чыгарды. Ул соңгы елда журналның тиражы артуын, сыйфаты яхшы булуын ассызыклады.

Данил Салихов үзенең "Татмедиа" җитәкчелеге белән сөйләшүен, әдәби журналның баш мөхәррирллегенә яшь кешенең - яшь галим һәм талантлы язучы Рөстәм Галиуллин билгеләнүен әйтте.

Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Илфак Ибраһимов сүз алып журнал белән бәйле вазгыятьне аңлатып узды. Баланс комиссиясенең уңышлы узуын, журналның тиражы кимемәвен, яңа буын укучылар тартылуын ассызыклады. Коллективның да яшәргәнлеген әйтте. Илфак Ибраһимов үзенең 2018 елларда китергә җыенуын да искәртеп узды. "Мин әле 15 гыйнварга кадәр эшлим. Журналның беренче номерына үзем кул куеп чыгарып калдырам", - диде ул.

Илфак Ибраһимов журналга куеласы яшь мөхәрриргә уңышлар теләде. "Рөстәм Галиуллин ышанычлы егет, талантлы шәхес", - диде ул.

 

     

 

 

 

 

.

 

 

 

Пәнҗешәмбе, 14 Декабрь 2017 16:51

Музейга китап бүләк ит!

 

Хөрмәтле язучылар! 

Тиздән Габдулла Тукай әдәби музеенда яңа экспозиция төзү эше башланачак. Шулай ук «Тукай үзәге» оештыру да күз алдында тотыла. Тамашачылар биредә татар шагыйре Г. Тукайның тормышы һәм иҗат эшчәнлегенә багышланган  китаплар, аудио һәм видеоязмалар белән таныша алачак. Тукай үзәге оештырылу уңаеннан музей «Музейга китап бүләк ит» дип аталган акция игълан итте. Теләгән һәркем үзенең гаилә китапханәсендә сакланган Г. Тукайның төрле елларда һәм телләрдә дөнья күргән басмаларын яки аның турындагы китапларны музейга бүләк итә ала.

Сезне дә «Музейга китап бүләк ит» акциясендә катнашырга чакырабыз!  

    Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-20-85 

 

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелыш

2017

 

 

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                    Пресс-релиз

Чара: Язучыларның Әдәби ел йомгакларына

 багышланган гомуми җыелышы

                                                      Вакыты: 2017 ел, 16 декабрь, 09.00 сәг.

Урыны: Казан, Пушкин урамы, 86 нчы йорт,

 «Казан» милли-мәдәни үзәге

 

Җыелышның көн тәртибендә:

 

 1. Сәламләү чыгышлары

2.     Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов чыгышы

3.     Чаллы һәм Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчеләренең   

       еллык хисаплары

4.     Котлаулар, бүләкләүләр, берлекнең яңа әгъзаларына  кенәгәләр тапшыру

 5.     Жанрлар буенча докладлар:

–        2017 елгы татар шигъриятенә күзәтү

   Нурфия Марс кызы  Йосыпова

ФИЛОЛОГИЯ ФӘННӘРЕ КАНДИДАТЫ, КФУның ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ КАФЕДРАСЫ ДОЦЕНТЫ

–        2017 елгы татар прозасына күзәтү

  Гөлфия Расил кызы Гайнуллина

 ФИЛОЛОГИЯ ФӘННӘРЕ КАНДИДАТЫ, КФУның ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ КАФЕДРАСЫ ДОЦЕНТЫ

 

–       2017 елгы рус телле әдәбият һәм сәнгати тәрҗемәләргә күзәтү

Әлфия Фоат кызы Галимуллина

ПЕДАГОГИКА ФӘННӘРЕ ДОКТОРЫ, КФУның РУС ҺӘМ ЧИТ ИЛЛӘР ӘДӘБИЯТЫ КАФЕДРАСЫ ПРОФЕССОРЫ

–        2017 елгы балалар әдәбиятына күзәтү

Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева

ЯЗУЧЫ,   МӘХМҮТ КАШГАРЫЙ исемендәге ХАЛЫКАРА ӘДӘБИ ПРЕМИЯ ЛАУРЕАТЫ

 

–       2017 елгы сәхнә әдәбиятына күзәтү

Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов

ФИЛОЛОГИЯ ФӘННӘРЕ ДОКТОРЫ, Г.ИБРАҺИМОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ТӘһСИнең ӘДӘБИЯТ БЕЛЕМЕ БҮЛЕГЕ МӨДИРЕ

 

–       2017 елгы әдәби тәнкыйтькә күзәтү

Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов

ЯЗУЧЫ, ФАТИХ ХӨСНИ ҺӘМ САҖИДӘ СӨЛӘЙМАНОВА ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯЛӘР ЛАУРЕАТЫ

 6.     Докладлар буенча фикер алышулар һәм чыгышлар

7.     Резолюция кабул итү

 

 

 

 

Яр Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге язучыларының җыелышы булды. Җыелышта Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә, Тукай районында яшәп иҗат итүче каләм ияләре катнашты. Казаннан берлек рәисе Данил Салихов, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов та килгән иде.

Язучылар алдында 2017 елда башкарылган эшләр турында бүлекнең җаваплы сәркатибе Факил Сафин хисап тотты. “Чаллы бүлеге язучылары быел бик актив иҗат иттеләр. Моның дәлиле – Татарстан китап нәшриятында һәм башка нәшриятларда басылып чыккан дистәдән артык затлы, тирән эчтәлекле китап һәм “Казан утлары”, “Мәйдан”, “Сөембикә”, “Мәдәни җомга” кебек басмаларда дөнья күргән саллы әсәрләр”, –  диде җитәкче. Ул  шулай ук төбәк язучыларының җәмәгать тормышында да бик актив булуын искәртте. Чыннан да, төрледән-төрле әдәби чаралар, очрашулар, бәйге-конкурслар, бәйрәмнәрнең берсе дә язучы-шагыйрьләрдән башка үтми. Факил Сафин үз чыгышында проблемалар турында да сөйләде һәм аларны чишү юлларын тәкъдим итте.  

Данил Салихов исә, үз чиратында, Чаллы бүлеге язучыларының проблемаларын хәл итүдә бергәләп шәһәр җитәкчеләре белән эшләячәген белдерде. Күп кенә сорауларга җавап бирде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов бүген мәктәпләрдә татар телен укыту буенча килеп туган вәзгыятькә тукталды, бу мәсьәләләрне хәл итүдә язучыларның роле турында әйтте. Балаларда татар теленә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләүдә каләм ияләренең  алгы сафта булуларын теләде. Язучылар Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Рафис Сәлимҗанов һәм башкалар милләтнең, туган телнең аяныч хәле турында борчылып сөйләделәр, халыкта милли аңны күтәрүдә яңа юллар эзләргә кирәклеген әйттеләр, үзләренең киңәшләрен бирделәр.

Җыелышның икенче өлешендә республикакүләм премияләргә кандидатлар күрсәтелде, Казанда узачак Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең әдәби ел йомгаклары җыелышында бердәм рәвештә катнашу турында да сүз булды.

Разил Вәлиев: «Ташкичү авылында Мәрҗани музее ачылу ислам дөньясы өчен зур вакыйга»

Тарихны оныту милләтнең куәте кимүгә китерә, ди депутат.

 

  Арча районы Ташкичү авылында тууына 200 булу алдыннан дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге музей ачылу, ислам дөньясы өчен зур вакыйга саналырга тиеш. Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев шундый фикер җиткерде.

“Бу музейның ачылуы Ташкичү авылы, Арча районы, гомумән Татарстан өчен генә түгел, бөтен ислам дөньясы өчен зур вакыйга булырга тиеш. Чит илләрдә, бигрәк тә ислам илләрендә булганда игътибар иткәнем бар – беренче чиратта Шиһабетдин Мәрҗанины, Ризаэтдин Фәхретдин һәм Габдулла Тукайны искә алалар. Чынлап та халкыбызны, республикабызны бөек шәхесләр аша таныйлар икән, үзебез алар хакында тагын да күбрәк белергә тиешбез”, – ди Разил Вәлиев.

Депутат сүзләренчә, Шиһабетдин Мәрҗанины үзебезгә дә өйрәнергә һәм балаларга да өйрәтергә кирәк.

“Алга таба эшләнәсе эшләрне барларга кирәк. Татарстан китап нәшриятында Америка профессоры Юлай Шамил углының Мәрҗанига багышланган затлы китабы чыгып килә. Безнең “Җыен” фонды Шиһабетдин Мәрҗаниның әсәрләрен татар, рус һәм инглиз теленә тәрҗемә итеп бастырырга ниятли. Тарихыбызны белмибез, аның бөек шәхесләре белән горурланып үсмибез икән, милләтебезнең дә куәте кимер”, – диде Разил Вәлиев.

Сылтама: Музей ачылды.

 Татар-информ,

Фәрит Салихов, фото- Александр Эшкинин

 

Хөрмәтле язучылар!

2017 елның 11 декабрендә ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Казан дәүләт мәдәният институтының халык биюләре кафедрасы ярдәме белән Г.Х. Таһировның тууына 110 ел тулуга багышлап, “Халык биюләре һәм хореографик сәнгать: традицияләр һәм бүгенге заман” дигән темага халыкара фәнни-гамәли конференция уздыра.

Г.Х. Таһиров татарларның һөнәри бию культурасы формалашуда һәм аның үсешендә мөһим роль уйнаган шәхес. Аны бик хаклы рәвештә татар халык-сәхнә биюләрен куюда башлап юл салучы дип атыйлар. Татар дәүләт академия театрында (1928–1933 елларда), М. Җәлил исем. Татар дәүләт опера һәм балет театрында (1938–1972 елларда), Г.Тукай исем. Татар дәүләт филармониясе каршындагы Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1952–1970 елларда) эшләү дәверендә ул, балетмейстер буларак, музыкаль-драма, балет һәм опера спектакльләренә биюләр куя. Алар арасында “Зәңгәр шәл”, “Наемщик”, “Шүрәле” кебек дөньякүләм классик сәнгать шедеврларына, “Фауст”, “Кармен” һ.б. операларга куелган биюләр бар. Г. Таһировның төрле елларда төрле сәхнә мәйданнары өчен иҗат иткән 365 хореографик эше арасында татар биюләре төп урынны били.

Конференциянең тематик программасы түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:

– хореографик фольклорның көнүзәк проблемалары һәм сәхнә сәнгатендә аларны тормышка ашыру;

– халык биюләренең этник үзенчәлеге;

– бүгенге белем һәм мәдәният контекстында профессиональ хореография;

– фольклор биюләрен өйрәнеп тикшерүнең нәзари аспектлары һәм аларны тормышка ашыруның гамәли формалары;

– Г.Х. Таһиров мирасы һәм балет постановкаларында, халык биюләрендә аның гәүдәләнеше;

– бүгенге заман хореографиясендә традицион фольклор жанрларын өйрәнү, аларны саклау һәм үстерү мәсьәләләре.

Конференциянең халыкара статусы Казанда уздырыла торган бу чарада Россия һәм башка илләрнең Л.А. Касиманова (Санкт-Петербург), Е.А. Кузнецов (Мәскәү), М.А. Кәримов (Уфа), Арман Нурмахаматулы (Анкара, Төркия), Тарана Мурадова Гусейн (Баку, Азәрбайҗан), Г.Ю. Саитова (Астана, Казакстан) кебек күренекле сәнгать белгечләре катнашу белән билгеләнә.

Конференция эшендә Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре һәм аспирантлары, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, хореография көллияте студентлары һ.б. катнашачак.

 

Конференция Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында (адресы: ТР, Казан шәһ., Бауман ур., 20 йорт) уздырыла.

Башлана сәг. 10 да.

Катнашучыларны теркәү: сәг. 9 да.

 

Элемтәгә керү өчен:

ТР ФА Г. Ибраһимов исем. ТӘҺСИ, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Мөнир кызы Галимова.

Белешмәләр өчен тел: (843) 590-55-93.

 

 Хөрмәтле язучылар!

8 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә  Татарстан Язучылар берлегендә Проза остаханәсенең чираттагы утырышы үткәрелә.

Көн тәртибендә:

1.Прозаик Зиннур Тимергалиев иҗаты буенча фикер алышу;

2.Фатих Хөсни һәм Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премияләргә кандидатлар күрсәтү;

3. Төрлесеннән.

 

5 декабрьдә Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында «Туган телем – әдипләр теле» дип исемләнгән V республика фәнни-эзләнү конференциясе узды. Конференциядә республиканың гомуми урта белем бирү йортлары укучылары катнашты. 

Мондый төр конференцияләр Актанышта ел саен оештырыла. Быелгы конференция драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Гамил Авзал премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховка багышланган.

Чарада Данил Салихов үзе һәм каләмдәшләре – шагыйрьләр Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләбиб Лерон, драматург Рәдиф Сәгъди, әдәбият галиме Әлфәт Закирҗановлар  катнашты.

Страница 3 из 91
Союз писателей РТ