Админ

 

2018 елның 21 мартында Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри бәйгегә йомгак ясады. Жюри  Татарстан Мәдәният министрлыгы, «Татмедиа» һәм Татарстанның Милли китапханәсе вәкилләре дкатнашында эшләде.

Ел китабын сайлауда Татарстанның 1510 китапханәсе катнашты. Конкурска 381 китап куелып, шуларның 51е –  татарча проза әсәре, 75е – татарча шигъри басмалар, 44 балалар китабы, 49 русча китап,  92 татарча публицистик һәм фәнни-популяр басма, 70 русча публицистик һәм фәнни-популяр басма.

Конкурс нәтиҗәләре буенча алты номинациядә җиңүчеләр билгенләнде.

 

«Татарча проза әсәре» номинациясе:

I урын – Нәбирә Гыйматдинова (Бикчурова) «Сөйлим, тыңла...»;

II урын – Айгөл Әхмәтгалиева (Муллагалиева) «Таллыкүлдә былбыл бар»;

III урын – Сәйдә Зыятдинова «Яралы кош авазы».

 

Кызыксындыру дипломнары:

 

Камил Кәримов «Игезәкләр йолдызлыгы»;

Гөлсинә Галимуллина «Алтын ачкыч»;

Равилә Шәйдуллина-Морат «Ялантауга ай кунган».

 

«Татар шигърияте» номинациясе:

 

I урын – Муса Җәлил «Моабит дәфтәрләре»;

II урын – Роберт Миңнуллин «Монда без дә бар әле!»;

III урын – Клара Булатова «Гасыр белән гасыр арасында».

 

 Кызыксындыру дипломнары:

 

Рәмис Аймәт «Бозлы җилкәннәр»;

Рәдиф Гаташ «Ихласнамә».

 

«Татарча балалар китабы» номинациясе»:

 

I урын – Габдулла Тукай «Әтәч илә Энҗе бөртеге»;

II урын – Лиана Әмирханова «Китап яратучы малай»;

III урын – Йолдыз Шәрәпова «Аппак белән Шапшак».

 

Кызыксындыру дипломы:

 

Факил Сафин «Керпенең шәһәргә сәяхәте».

 

«Русча матур әдәбият»номинациясе:

 I урын – Габдрахман Әбсәләмов «Ак чәчәкләр – Белые цветы»;

II урын – Әхәт Мушинский «Черный индюк, красные штаны...=Кара күркә, кызыл ыштан...»;

III урын – Рафис Корбан «Куда уходит ночь?».

 

Кызыксындыру дипломнары:

 

Рөстәм Кутуй «Сердитый трамвай»;

Борис Вайнер «О дырках в зонтике и о других важных вещах».

 

«Татарча публицистик һәм фәнни-популяр басма»номинациясе:

I урын – Әзһәр Шакиров «Язмыш»;

II урын – Индус Таһиров «Без тарихта эзлебез»;

III урын – Алла Сальникова, Диләрә Галиуллина «Татар «Әлифба»сы үткәне һәм бүгенгесе»

 

Кызыксындыру дипломнары:

Альберт Гадел «Фокуслар энциклопедиясе»;

Әхәт Гаффар «Сайланма әсәрләр. 4Т.».

 

«Русча публицистик һәм фәнни-популяр басма» номинациясе.

 

I урын – Юныс Әхмәтҗянов «Татарские национальные блюда»;

II урын – Роман Почекаев «Чингизово право: правовое наследие Монгольской империи в тюркско-татарских ханствах и государствах Центральной Азии»;

III урын – Фәндәс Сафиуллин «За свободу и равноправие».

 

Кызыксындыру бүләге:

 

Нияз Халит «Стили и формы татарской архитектуры Казани 1920 гг.».

 

 

 

 

 

 

Дүшәмбе, 26 Март 2018 13:36

Котлыйбыз!

Бүген Татарстанның халык язучысы Рабит ага Батуллага 80 яшь тулды. Мөхтәрәм каләм иясен бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Саулык, байлык, имин гомерләр телибез!

 

 

24 мартта Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә танылган  шагыйрә, Габдулла Тукай бүләге иясе Клара Булатова белән очрашу булды.

"Мин шагыйрә. Мин шигырьләр  язам,

Мин  орлыклар гына чәчә алам.

Җыючылар  булыр бүтәннәр" – 
 дип язган  шагыйрәнең иллеләп  китабына  тупланган  иҗаты тормышчан, тере, мул шытымлы, тоныкланмас булуын күрсәтте дә инде әлеге кичә. Зирәк фикерле, чая телле, гаҗәеп хәтерле Клара апа чичән шагыйрә дигән данын тагын бер кат раслады.   

            Кичәне Роза Хәмидуллина алып барды. Ул, шигырьләр белән үреп, Клара  Булатованың тормыш һәм иҗат  юлына күзәтү ясады. Чаллы дәүләт драма театры артисткасы Гөлфия Фәйзрахманова  укуында яңгыраган шигырьләр дә гаҗәеп халыкчанлыгы,  эчкерсезлеге белән күңелгә хуш килде.

Тәгәрәпләр  йөгереп үтә гомер,

Җир шарыдай, юл түгәрәк түгел.

Аның  иге-чиге  бер булыр...

            Чаллы язучылары исеменнән хөрмәтле кунакны Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин сәламләде. Ул Клара ханымга иҗади хезмәте өчен рәхмәт әйтте һәм, гомер бәйрәме белән котлап, чәчәк бәйләме бүләк итте.

"Аяк  йөрми, куллар язмый,

Тел әйләнә чак кына,

Русча әйтсәк, әле пока

Соображает баш кына" дип шаяртып алса да,  Клара апа  кичә барышында бик аз утырып торгандыр. "Әлмәт язучылар бүлеге җитәкчесе Нур Әхмәдиев "Кайда йөри Булатова, анда инде буза туа" дия иде” дип көлдереп алгач,  ул сүзне мөгаллим хезмәттәшләренә   тапшырды. (Кичә  барышында, дилбегәне шулай үз  кулына алып, берничә  тапкыр матур гына борылышлар кертеп  җибәрде шагыйрәбез. Бар да Клара апача иде.) Хезмәттәшләре  аның Кәшер урта мәктәбендә эшләгәндә, экспромт туган шигъри юллар белән  тәрбия бирү  мисалларын китерделәр. Ул шагыйрә генә  түгел, ә көчле педагог та иде дип сөйләделәр алар. "Язмыш шулай язган: мин укытучы гаиләсендә туган, мәктәптә яшәгән, мәктәптә үскән, мәктәптә әвәләнгән  икмәк инде",  – диде ярты гасыр гомерен мәгарифкә  багышлаган өлкән мөгаллим Клара Гариф кызы үзе дә.  

Мөгаллим-шагыйрә Рәзинә Мөхияр шагыйрәнең иҗатына соклануын  белдереп, үзен белгәнче үк җырлары белән таныш булуын әйтте һәм "Зәңгәр  чәчәк" җырын җырлап  үтте. Татарстанның  атказанган  укытучысы, филология фәннәре докторы, шагыйрь Әнвәр Шәрипов исә: "Без бүген тарихи кичәдә утырабыз, чөнки Клара Булатова ул – легендар шәхес. "Йөрәкне  бәйлисе бар" дигән китапта аның образы бар, Хәсән Туфанның  атаклы Тәнәкәсе ул. Әлмәт районы Колшәрип авылында Клара Булатова исемендәге чишмә бар. Без бер чорда укыдык һәм арабызда Клара Булатова кебек шагыйрь барлыгын ул чагында ук белеп, горурланып укый идек", – дип, шагыйрәгә  хөрмәтен белдерде. Клара ханымның соравы буенча, Әнвәр әфәнденең  хәләл  җефете Фәйрүзә ханым аның "Сиңа кайтам"  шигырен  яттан  укыды. "Яттан уку  ул – акыл гимнастикасы", – ди  шагыйрә. Үзе бөтен шигырьләрен диярлек яттан белә.

            Шагыйрәне  таныткан тагын бер өлкә бар. Ул – җыр. Клара Булатованың бик күп сүзләренә көй язылган. "Шушы яктан, шушы туфрактан без", "Кыңгырау чәчәге", "Якын дустың  барын онытма"  һәм башка җырлары халык күңелендә урын алган. 76 җырын берләштергән җыентыгы дөнья күрү дә зур иҗатның бер дәлиле булып тора. Кичәгә килгән җырчы Илсөяр Зарипова башкаруында яңгыраган җырлар да тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде. Татарстанның атказанган  мәдәният  хезмәткәре Рубис ага Зарипов "Сөю җыры" ның туу тарихы, 90 нчы еллардан  башланып киткән иҗади дуслык турында сөйләп үтте. Гармунчы Рәшит Мәүләвиев  белән бергәләп  җанга якын, тансык җырлар да башкарылды.

            Шагыйрәнең иҗаты  турында җылы сүзләр әйтүчеләр  күп булды. Төбәкне өйрәнүче галим-шагыйрь Мансур Сафин, Алабугадан  килгән  дусты, шагыйрә Кадрия Наил һәм башка каләмдәшләре аның сәламәт булып, озак еллар үз укучысын сөендереп иҗат итүен теләделәр. Әлбәттә,  бирегә җыелучыларның  барысы да  шул теләктә булгандыр. Клара апа кебек җор телле, зирәк акыллы шагыйрәнең рухи мирасы тагын да тулылану – милләт өчен зур  бәхет ул. Шагыйрә исә үзе, язмышыма рәхмәтлемен, дип белдерде һәм сүзен:

Бәхетлеме син, дигәнгә

Мин әле җавап бирмим.

Мин әле ул бәхетемнең

Үсүен көтеп йөрим, – дип тәмамлады һәм шатлыгы белән уртаклашты: дәвамчысы булган сигез яшьлек  оныгы  Гайшә Булатованың  китабы чыккан  икән. Афәрин!

           

            Лилия Фәттахова

           

           

 

 

 

 

 

22 март көнне, Халыкара шигърият көне уңаеннан, Яр Чаллы шәһәр үзәк китапханәсендә М. Җәлил, Һ. Такташ исемендәге премияләр лауреаты, төрки халыклар поэзиясе фестиваленең Х. Байкара исемендәге әдәби бүләк иясе, танылган шагыйрь, «Шомырт салкыннары», «Айның аръягында», «Бозлы җилкәннәр», «Тоткындагы ирек» һәм башка татар, рус, төрек, әзербәйҗан телләрендә дөнья күргән шигырь җыентыклары авторы, Татарстан язучылар рәисе урынбасары Рәмис Аймәтнең иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Чара Чаллы шәһәренең Татар драма театры артистлары чыгышы белән башланып китте. Алар бар тамашачыларның күңеленә үтеп керерлек итеп шагыйрьнең лирик шигырьләреннән тезмә укыдылар.
Рәмис Аймәт очрашу барышында үзенең тормышы, иҗатка килү юлы хакында аерым бер җылылык белән бәян итте. Шул рәвешле ул китап сөючеләрне үз дулкынына көйләп, аның укуында яңгыраган шигырьләр дөньясына сихерләп алып кереп китә алды. Шагыйрьгә адресланган сораулар да шактый булды. Р. Аймәт һәркайсына үз итеп, яратып җавап бирде. Табигый рәвештә җанлы, җылы әңгәмә килеп чыкты.
Кичәгә тагын бер җылылык һәм ямь өстәп, композитор-башкаручы Зөлфия Җиһан Р. Аймәт сүзләренә язылган җырларын бүләк итте.
Кичәдә шагыйрьнең каләмдәш дуслары да катнашты. Чаллы язучылар берлеге рәисе Факил Сафин, язучылар Рәшит Бәшәр, Әлфия Ситдыйкова, Айрат Суфиянов, Рәзинә Мөхияр һәм башкалар авторга җылы сүзләрен, изге теләкләрен җиткерделәр.
Аралашу барышында шигърият сөючеләр үзләре өчен яңа дөнья ачтылар, Рәмис Аймәт иҗаты белән инде таныш булганнар да күп яңалык һәм өр-яңа хисләр алып китте очрашудан.
Кичә азагында Рәмис Аймәт ихлас рәхмәтен белдереп үз шигырҗләренә иҗат ителгән популяр  җырларын башкарды. Әлеге очрашу килгән кунаклар күңелендә якты хатирәләр калдырды.

 

 

 Әлмәт шәһәренең 2нче номерлы мәктәбендә бик матур чара узды: балалар белән очрашуга Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Р.Төхфәтуллин һәм С.Сөләйманова премияләре лауреаты, язучы һәм шагыйрь Әхәт Хәбибуллин килде. Балалар Әхәт Хәбибуллинның Антарктидага баруы,диңгезче булуы турында истәлекәрен, әсәрләрен кызыксынып тыңладылар, язучы белән фотога төштеләр. Әлеге чара җылы хәтирә булып хәтердә озак сакланачак.

Лилия Фәрхетдинова.

Якын киләчәктә Мәскәүнең «Юность» журналында татар язучыларының әсәрләре нәшер ителәчәк. Мәскәүдә 1955 елдан бирле нәшер ителүче «Юность» журналының бер саны Татарстанга багышланачак. Журналның баш мөхәррир урынбасары Игорь Михайлов белән очраштык, – диде Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов. – Быел ТАССРның 100 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан Мәскәү басмасы безнең республика язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итеп бастырырга карар кылган. Яшь һәм урта буын иҗатчыларның унлап проза әсәрен «Юность» редакциясенә тапшырырга сөйләштек. Мондый проектлар элегрәк тә булгалаган, ләкин тулы бер сан һәм берничә язучының бергә нәшер ителгәне юк иде әле. Безнең өчен бу зур куаныч. Озакламый сайтка урта буын һәм яшь авторларның әсәрләрен урнаштырачакбыз. Шуннан инде иң яхшылары сайлап алынгач «Юность» редакциясенә тапшырылачак».

Әлегә «Юность» журналында кайсы язучыларның әсәре бастырылачагы билгеле түгел.

Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе белдергәнчә, авторларга гонорар түләнми. «Абруйлы журналда әсәреңне бастыру, язучыга яңа иҗат офыклары ачарга ярдәм итәчәк», – ди ул.

Исегезгә төшереп узабыз, 2017 елның җәендә Казанда «Иске Татар бистәсе» арт-резиденциясе ачылган иде. Әлеге иҗади проектның бурычы – прозаиклар, шагыйрьләр, публицистларга Казанга килеп, башкалабыз турында әсәрләр язарга мөмкинлек тудыру. 

Күптән түгел Игорь Михайлов һәм «Иске татар бистәсе» арт-резиденциясе проектының модераторы һәм кураторы, язучы Илдар Әбүзәров Татарстан Язучылар берлегендә Данил Салихов һәм шагыйрь Рәмис Аймәт белән дә очрашты. Алар үзара хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.
 

«Татар-информ»

 Мөршидә Кыямова

 

Татар язучыларының Кама аръягында очрашулары дәвам итә. Бүген  каләм ияләрен Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин кабул итте. Язучылар шулай ук мәктәп укучылары белән очраштылар. Әдәби очрашуда татар авторларының әсәрләре яңгырады, әдипләр балаларның сорауларына җавап бирделәр.  

 

24 мартта (13 сәг.) Кукмара район мәдәният йортында күренекле язучы Шаһинур Мостафинга багышланган «Яшьлегемә кире кайтыр идем...» дип исемләнгән әдәби очрашу була. 70 яшьлек юбилее уңаеннан, күренекле эзтабар әдипкә багышланган чаралар аның туган ягы Мамадышта узган иде инде. Шаһинур Мостафин өчен Кукмара төбәге  дә ят түгел. Ул «Хезмәт даны» дип аталган Кукмара  район газетасында 13 ел – 1970-1983 елларда хезмәт куйган, районның каләмле яшьләрен туплаган әдәби берләшмәне җитәкләгән.

Кукмарадагы очрашуда Казаннан һәм Кукмара белән чиктәш Киров өлкәсеннән дә кунаклар – драматург, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов,  тел галиме Фоат Галимуллин, шагыйрьләр Газинур Морат, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рифә Рахман, Рифат Җамал, Мәрзия Мухина, прозаиклар Вахит Имамов, Рөстәм Галиуллин, Заһид Мәхмүди, Киров өлкәсе  татарлары оешмасы рәисе Рәүф Фәсхетдинов, «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары Габделбәр Ризванов, Киров өлкәсендә чыгучы  «Дуслык» газетасы журналисты Шәмсия Хәлимова һ.б. катнашачак.

Страница 4 из 105
Союз писателей РТ