Админ

Пәнҗешәмбе, 26 Апрель 2018 16:35

Балтачта Тукай көннәре

 

 (Балтач, «Татар-информ» "Хезмәт", Вакыйф Зәкиев). Республикабызда Тукай көннәре бик хаклы рәвештә Балтач районыннан, шагыйрьнеӊ газиз әнкәсе җәсәде җир куйнына иӊдерелгән Поч Сосна авылыннан башлануы табигый вакыйгага әйләнде. Ә бит уйлап карасаӊ, ул шулай булырга тиеш тә. Шәгыйрьгә тормыш бүләк итүче генә түгел, ә аныӊ күӊеленә илаһи моӊ салучы, даны гасырларга барачак кыска гомеренеӊ иӊ якты маягы булган аныӊ әнисенеӊ кабере монда бит. Балтач районына бәйрәм хөрмәтенә аяк баскан язучы һәм шагыйрьләр нәкъ менә шул турыда сүз алып барды, дип яза җирле басма.

Танылган драматург, прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкләгән бу төркем район башлыгы Рамил Нотфуллинда сөйләшү вакытында район халкыныӊ тырышлыгы һәм үзнеӊ тарихын саклап, бөртекләп җыюда үзгә урында торуын билгеләп узды.

Поч Сосна авылы халкы ел саен Габдулла Тукайныӊ әнисе Бибимәмдүдә абыстайныӊ каберенә тере чәчәкләр салып, аныӊ рухына, шушы зиратта соӊгы сыену урынын тапкан мөэмин-мөселманнарга дога кылуны, изге теләкләр теләүне көтеп ала. Бибимәмдүдә исемен йөрткән мәчет яннары чистартылган, зират эче ялт итеп тора. Балтач мәчетнеӊ баш имамы Рамил хәзрәт Бикбаевныӊ әниләр турында вәгазен һәркем – олысы да, кечесе дә йотлыгып тыӊлады, аналарыбыз хакын хаклыйбызмы икән, дип күпләр уйлангандыр. Чәчәкләрне салып, догаларны укып, теләкләрне теләп, җыелган авыл аксакалларыныӊ хәлен белгәч, килгән кунаклар Субаш төп урта мәктәбенә юл тоттылар. Ә анда укучылар алдагы елда килгән танылган прозаик, Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты Марат Әмирхановныӊ «Казан утлары» журналында басылган Тукайныӊ әнисе Бибимәмдүдә абыстайга багышлаган әсәрен сәхнәләштереп каршы алдылар. Бишектәге сабыйдан башлап, шагыйрь анасыныӊ тормыш юлын, аны соӊгы юлга озаткан кечкенә Апушныӊ кичерешләрен табигый итеп сүрәтли алдылар балалар.

Мин үзем моны көтмәгән идем, дип уртаклашты үзенеӊ кичерешләре белән чыгыш ясаган Марат ага Әмирханов. Ә инде мәӊгелек «Туган тел» җырын барлык зал бергә кушылып җырлады. Хәер, тагын бер моӊлы җыр яӊгырады Субашта. Шагыйрьләрнеӊ, язучыларныӊ сүзләрен җөпләп, нәтиҗә ясаган Данил Салихов якташыбыз Гарифҗан ага Мөхәммәтшинныӊ татарныӊ тагы бер гимнына әверелгән «Керик әле урманнарга» җырын сузды. Җырныӊ авторы исә үзенеӊ чыгышында, татар балсыныӊ нинди сыйфатларга ия булырга тиешлегенә басым ясады. Белемле, югары мәдәниятле һәм әхлаклы, нык ихтыярлы, башка милләтләр белән үзен тиӊ күреп яшәүче егет һәм кызларыбыз меӊ еллык тарихлы булган татарныӊ данын тагы да гасырларга яӊгыратыр, дигән ышаныч белдерәм диде ул. Бу сүзләр заманында республикабызныӊ киӊ җәмәгатьчелегенә Балтач җиренә, Поч Сосна авылына, Габдулла Тукай әнисеӊ каберенә юл салган олы шәхестән киләсе буынга васыять булып яӊгырады.

 

Танылган җәмәгать эшлеклесе, популяр татар драматургы Туфан Габдулла улы Миңнуллин иҗатына багышланган «Бәхетле балачак» Бөтенроссия ачык интернет-конкурсында катнашучылар арасында тавыш бирү башланды.

Сайтка төрле илләрдә яшүче балаларның 100 иҗат җимеше урнаштырылды. Бәйгедә Литва, Канада, Кыргызстан илләреннән, Россия Федерациясенең Татарстан, Башкортстан, Мари Эл республикаларыннан, Киров, Пенза, Төмән һәм Ульяновск өлкәләреннән нәни дусларыбыз катнаша.

  • Вокал номинациясендә – 19;
  • Инструменталь башкару номинациясендә – 9;
  • Декоратив-гамәли иҗат – 18;
  • Рәсем номинациясендә – 40;
  • Нәфис сүз номинациясендә – 8;
  • Театр иҗаты номинациясендә – 6.

 

Җиңүчеләр һәр номинациядә 3 төрле яшь категорясе буенча билгеләнәчәк.balachak.congress.tatar сайтына кереп үзегезгә ошаган иҗат җимешенә тавыш бирергә онытмагыз.

 

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм Балет театрында узган Туган тел бәйрәменә һәм Габдулла Тукайның туган көненә багышланган тантанада 2018 елның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителде.

 Яңа Лауреатларга дәрәҗәле бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тапшырды.

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары (2018 ел)

 Язучы Камил Кәримов ("Карурманда кара песи", "Игезәкләр йолдызлыгы" китаплары өчен);

Рәссам Михаил Кузнецов ("Белые холсты. Народы Поволжья" эшләре сериясе өчен);

«Таттелеком» акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме: Лотфулла Шәфыйгуллин һәм Рөстәм Зәкуанов (Татарстанда яшәүче халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга керткән өлешләре өчен)

КОТЛЫЙБЫЗ!

 

(фотолар «Татар - информ» газетасыннан алынды)

 

 

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Туган тел көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!

Бу бәйрәмне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үткәрүебез символик мәгънәгә ия.

Тукай үз иҗатында татар халкының мәдәни мирасы байлыгын бөтен нечкәлекләре белән, төгәл тапшыруга иреште. Мәдәният һәм әдәбият, тәрбия һәм дин, сәясәт һәм икътисад өлкәләренә, рухи-әхлакый мәсьәләләргә кагылышлы фикерләрендә шагыйрьнең гуманистик карашлары ачык чагылыш таба, алар бүген дә актуальлеген югалтмый. Әдипнең яңа максатларга ирешү өчен туктаусыз камилләшергә, тырышып эшләргә, үз телеңне һәм халкыңны сөяргә өндәве, халыклар арасындагы дуслык һәм туганлыкның зур әһәмияткә ия булуы турындагы уй-карашлары безгә якын һәм аңлаешлы.

«И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!» – Тукайның әлеге мәшһүр сүзләре буыннар арасындагы бәйләнешләрдә туган телнең игелекле ролен төгәл билгели.

Һәр халыкның теле – дөньяда тиңдәше булмаган олы байлык һәм аңа карата бигрәк тә сакчыл һәм нәзакәтле мөнәсәбәттә булу таләп ителә. Кеше туган телнең җанга якын аһәңен бишектән үк ишетеп, яратып, аның аша халыкның рухын, гореф-гадәтләрен, йолаларын үзләштереп, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек йогынтысын тоеп, шәхес булып җитешә. Шигырьләрдә, җырларда, әкият-дастаннарда, риваятьләрдә, мәкальләрдә халыкның асылы, әхлакый нигезләре, үзенчәлеге гәүдәләнә. Болар исә Россиягә төрле телләрдә сөйләшүче, дус һәм тату халыклар яшәүче дәүләт буларак үсәргә мөмкинлек бирә.

Бүгенге тотрыксыз дөньяда бу хәзинәне саклап калу һәм үстерү аеруча зарур. Һәркемнең халык тарихына үзенең дә катнашы булуын, туган тел киләчәге өчен шәхсән җаваплылыгын аңлавы аеруча мөһим.

Туган телне саклап калу – киләчәк буыннар алдындагы изге бурычыбыз.

Бердәм омтылышлы, бердәй уй-ниятле булыйк!

Кадерле дуслар! Туган тел көне тынычлык, дуслык һәм татулык тантанасына әйләнсен! Сезгә ихлас йөрәктән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
      Бәйрәм котлы булсын!

 

 

Азнакайның 7 нче номерлы урта мәктәбендә шагыйрь Илдус Гыйләҗевны искә алу кичәсе узды. Күңел әле һаман аның юклыгына ышанмый. Укучылар югары дәрәҗәдә сәнгатьле итеп шигырьләрен укыганда, биредә белем бирүче өлкән кызы Резеда Гыйләҗева, аның җитәкчелегендәге «Хатирә» ансамбле, яшь артистлар җырлаганда, биегәндә Илдус аганың рухы шат булгандыр.

Район башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев та:

- Залда Илдус абый утырадыр кебек. Бик тыйнак, туры сүзле кеше, аның белән сөйләшеп утыруы үзе бер рәхәт иде. Һәр вакыйгага, тормышка үз карашы бар, шуны шигъри матур итеп, инандырып әйтә белә иде. Казанда Илдус абыйның юбилей кичәсендә катнашырга туры килде. Бөек кешеләрнең аның хакында фикерен ишетеп, хөрмәтем тагын да артты, – дип, ул искә алу кичәсен оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.

Татар эстрадасы йолдызы Салават Фәтхетдинов та та Илдус Гыйләҗевның шигырьләрен укыгач: «Акыллы, җор, мәгънәле кеше буганы өчен кулын кысып, рәхмәт әйтәсем килә», – дигән һәм Азнакайга концерт белән килгәч Илдус агага чигешле түбәтәй дә бүләк иткән.

 

Кичәдә Илдус абыйның иҗатташлары, авылдашлары да якты хәтирәләре белән уртаклаштылар. Ул Җир гимны булырлык шигырьләре белән дан казанган, районыбыз тарихына багышланган дистәләгән китаплар чыгаруда үзенең саллы хезмәтен керткән олы шәхес.

7 нче мәктәп җитәкчелеге алга таба һәр елны 25 апрельдә мәктәптә Илдус Гыйләҗевны искә алу кичәсе үткәреләчәген белдерде. Район күләмендә Илдус Гыйләҗев укулары да оештырылыр дип ышанабыз.

 

 

Резеда ШӘРИПОВА

 

 

 

 Апрель ае – Тукай ае. Шагыйрьнең туган көне уңаеннан апрельдә Татарстанда һәм татарлар яшәгән бик күп илләрдә, җирләрдә Шигърият бәйрәмнәре уза. Быел,  елдагыча, Габдулла Тукай зурлап искә алыначак, тантаналы кичәләр, шигырь бәйрәмнәре узачак.

 

 Казанда:

26 апрельдә  08.00 сәгатьтә – Тукай мәйданындагы Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу;

09.30 сәгатьтә – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм Балет театрында Туган тел көненә һәм Г. Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган тантана;

12.00 сәгатьтә – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм Балет театры янындагы Габдулла Тукай һәйкәле каршында Шигърият бәйрәме.

 

 

Яр Чаллыда:

26 апрель, 11.00 сәгатьтә – шәһәрнең Тукай скверында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу, әдәбият һәм сәнгать әһелләре чыгышы.

Алабугада:

26 апрель, 10.00 сәгатьтә – Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының «Серебряный век» китапханәсендә Татарстанда музей язы» акциясе кысаларында «Тукайны укыйбыз» дип аталган бәйрәм.

 

Арча районының Яңа Кырлай һәм Кушлавыч авылларында:

27 апрель, 10.00 сәгатьтә – Габдулла Тукай эзләре буйлап сәяхәт

Әтнәдә:

27 апрель, 14.00 сәгатьтә – Тукай бәйрәме.

 

Тукай шигъриятенә битараф булмаган һәркемне, әдәбият-сәнгать сөючеләрне тантаналы чараларда көтеп калабыз! 

Шагыйрь, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулланың яңа китабын тәкъдим итү кичәсеннән фотолар биредә:

http://www.tatar-inform.ru/photo/2018/04/23/9992/

 

Шагыйрә,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Шәрифуллинаның юбилей кичәсеннән фотолар биредә:

http://www.tatar-inform.ru/photo/2018/04/23/9993/#2

20 апрельдә Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы «Йолдызлык» балалар бакчасында «Тукай мирасы» дип аталган районара конкурс-фестиваль үтте.

Конкурста катнашучылар иң элек чыгышларының видеоязмаларын җибәргән. Мәртәбәле жюри караганнан соң, иң яхшыларын фестивальнең йомгаклау өлешенә чакырып бүләкләр тапшырылды. Тантананы әлеге балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Эльвира Мөхәммәтҗанова алып барды. Әлеге чарада шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының Балалар һәм яшүсмерләр, махсус проектлар бүлеге мөхәррире Рифат Сәлах та катнашты.

Шагыйрьдән хәер-фатиха алганнан соң, төрле районнардан, Яшел Үзәннең төрле балалар бакчаларыннан килгән иҗат төркемнәре чыгыш ясады. Габдулла Тукай шигырьләрен яттан сөйләү, җырлар җырлау белән беррәттән, сабыйлар шагыйрьнең әсәрләренә нигезләнеп театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Кайберләре хәтта курчак театры да оештырды. Шунысы кызык, балалар арасында татар малайлары, татар кызлары белән беррәттән, рус, чуваш һәм башка милләт вәкилләре дә чыгыш ясады. Кайберләре Тукай әсәрләрен ана телләрендә башкарса, кайберләре татарча сөйләүдән дә куркып тормадылар.

Концерт номерлары тәмамлангач, төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Һәр баланың күңелендә бөек шагыйребезгә карата хөрмәт арткандыр дип ышанабыз. Шулкадәр кызык итеп балалар өчен әкиятләр язган әдипне яратмыйча мөмкинмени!

 

Страница 5 из 110
Союз писателей РТ