Админ

 

 18-нче ноябрь көнне Сәләт йортында Р.Бикмуллин исемендәге яшьләр җыр-шигырь «Бикафест» фестиваленең гала-концерты  узды. Быел ул яңа форматта «фатирник» форматында үткәрелде. Күңелле атмосферада, гаилә бәйрәменә охшаган чарада фестивальнең 13 җиңүчесе чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, конкурсның сайлап алу этабына республиканың төрле шәһәрләреннән килгән 180-нән артык бала гариза биргән иде. Шуларның иң-иңнәре генә бу көнне үз сәләтләрен күрсәттеләр.  

«БикаФест» фестивале түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде:

- иң оста автор-башкаручы;

- иң оста коллектив-башкаручы;

- татар халык җырын иң оста башкаручы;

- татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы;

- үз әсәрен иң оста яттан укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция);

- башка автор әсәрен иң оста яттан укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция).

Фестивальнең тантаналы өлешен «Сәләт» фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов башлап җибәрде, шуннан соң Сәләтнең якын дуслары «Juna» музыкаль төркеме үз чыгышлары белән сөендерделәр.

Фестивальгә күп кенә мөхтәрәм кунаклар да чакырылган иде. Шуларның берсе – ТР Министрлар Кабинеты аппаратының социаль үсеш белән идарә итү бүлеге җитәкчесе урынбасары, Сәләтнең оешкан көннәреннән үк безнең белән булучы, Сәләт ветераннары советы рәисе Алмаз Хәбибуллин.

Сәләт ветераны, танылган җырчы Ильназ Сафиуллин: «Әйтеп бетергесез зур, олы рәхмәтләрем Сезгә – әти-әнием! Сезгә –тамашачылар! Якыннарым һәм туганнарым! Икенче туган йортым, иҗатымның тормыш юлын билгеләгән «Сәләт»яшьләр үзәгенә, Җәүдәт абыйга, Тимур дустыма, Алмаз абый Хәбибуллинга, министрлар кабинетына һәм, әлбәттә,Премьер-министрыбыз Алексей Валерий улы Песошинга мең рәхмәтлемен!»

Зал сәләтле яшьләр белән тулы иде. Шунысы куанычлы, алар арасында бүгенге Сәләт тормышында үзен актив күрсәткән яшьләр белән беррәттән, Сәләтнең якын дуслары, остазлары һәм партнерлары да бар иде. Сәләт проектларында актив катнашучы, Сәләт сандугачы, доцент Ләйсән Арсентьева, мәсәлән, сәлкипүшләр белән бергәләп Сәләтнең яраткан җырын башкардылар. Сәләт ветераны, шагыйрә Йолдыз Миннулина исә гитарада үзе үк уйнап, «Бикафест»ның тарихын искә төшереп тамашачыны шатландырды.

Һәр бәйгедә җиңүчеләр исемлеген белү аеруча дулкынландыргыч мизгел. Менә алар җиңүчеләр: вокал блогында Гран-при исеменә Эльвира Закирова җитәкләгән «Ал Зайнәбем» музыкаль коллективы, ә шигърият блогында исә бу исемгә Гүзәл Закирова лаек булды. Котлыйбыз!

Гүзәл Закирова – Гран-при җиңүчесе:

- Сәләт проектлары белән мин 2014-нче елда таныштым. Шул ук елда «БикаФест»та катнаштым. Фестиваль минем өчен ул – җылы, дус-тату атмосфера. Монда килгәч китәсе дә килми. Килүгә үк дусларымны очраттым. «БикаФест» – күрешү, танышу мәйданчыгы. Җиңәрмен дип сизгән идем, ләкин мондый дәрәҗәле исем алырмын дип күз алдыма да китерә алмадым. Шигърият белән 2-3-нче сыйныфларда танышып, шул вакытта ук беренче иҗат җимешләрем дөнья күрде. Иҗатымда күңелдә булганнарны чагылдырырга тырышам.

Эльвира Закирова – «Ал Зәйнәбем» төркеме җитәкчесе:

- «Ал Зәйнәбем» төркеме 2011-нче елда КФУ каршында оешкан иде. Дөресен әйтәм, ел саен ук булмаса да төркемебез яңа кешеләр белән тула. Укып бетерүчеләр китә, яңа гына укырга керүчеләр килә. Бүгенге төркемдәге кызлар Сәләт проектларында актив катнашалар, җәйге сменаларда әйдаманнар булучылар да бар араларында. Бу фестивальдә өченче ел рәттән катнашабыз. Башта 2-нче урын, аннары 1-нче, ә быел исә Гран-прига лаек булдык. Талантлы, дәрәҗәле, үз эшләренең осталары булган кешеләрнең фикерләре безнең өчен бик мөһим. Дөресен әйткәндә, җиңүгә ышанган идек. Узган ел безнең чыгышны бик күпләр мактаган иде, быел шул планкадан төшкән булсак, әлбәттә, борчылыр идек. Һәр башкарган номерыбыз турында бик озаклап уйлап, сценарий төзеп, җырларны тавышларга бүлеп әзерләндек. Минемчә, халык җырларына ясалган заманча аранжировкаларыбыз шәп килеп чыкты. Бу да безгә җиңәргә ярдәм иткәндер. Нәкъ менә традицияләребезне саклап калып, аларга заманча сулыш эрү безнең халык моңнарын саклап калачак та дип уйлыйм.  

Гульназ Гатина – 2-нче урын җиңүчесе, шигърият блогы:

- Хисләрнең, күңелнең тулган чагы! Гүя ул хәзер язгы ташкыннардай ургылып дөньяга чыгар. Бәхетлемен! Рәхмәт,«БикаФест»! Шундый җылы атмосфера һәм мега шәп кешеләр! Иҗат рухы, дуслык хөкемсөргән урында, шушы искиткеч шаукымның бер өлеше булу – сөенеч. Ә үзеңнең җиңүчеләр рәтендә булуыңны тыю, тагы да ләззәт бирә! Ичмасам, үземнең иң яраткан 2 номинациямдә катнаштым! Җыр - аеруча катлаулы һәм җаваплы өлкә, чөнки татар халык җырын бар таләпләргә туры китереп, мәртәбәле җюри алдында югары дәрәҗәдә күрсәтәсе бар! Шигърият – күңел авазы. Мин үзем иҗат иткән әсәрләр югары нәтиҗә бирсә, бу иң затлы, кадерле җиңүләремнең берсе!

Якшәмбе, 26 Ноябрь 2017 10:26

Кайгы уртаклашу

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары - язучы Фәүзия Бәйрәмова, шагыйрә Гөлзада Бәйрәмоваларның әниләре - Герой ана Бәйрәмова Сәлимә Гыйльман кызының йөрәге тибүдән туктады.

Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмәнең урыны җәннәттә булсын...

Хөрмәтле дуслар!

 

2017 елның 27 ноябрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында  язучы, шагыйрь, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый, Һади Атласи исемендәге әдәби премияләр иясе Айдар Хәлимгә  75яшь тулу уңаеннан

“Кайсыгызны юатыйм?” дип аталган кичә  була.

 

Катнашалар:

 

Г.Тукай премиясе лауреатлары, Татарстанның халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллинһәм Гәрәй Рәхим; филология фәннәре докторы Октябрь Кадыйров; шагыйрьВасилий Евтушенко, Әхмәт Саттар, Мөхәммәт Миначев;Татарстанның халык артистлары Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Хәлим Җәләлов, Әсхәт Хисмәт, Зөһрә Сәхәбиева, Фердинанд Саләхов, Резеда Галимова; Татарстанның атказанган артистлары Фәнис Җиһанша, Гөлшат Имамиева, Наил Сәгъдиев, Айдар Габдинов; артистлар Илнур Закиров, Айгөл Гарипова, Раил Шәмсуаров, Зөлфия Шәмсуарова, Фәнис Сәхабетдинов, Фәннүр МөхәммәтҗановКазан шәһәренең 2нче гимназиясе укучылары, язучының дуслары, туганнары.

Кичәдә Айдар Хәлим әсәрләре, җырлар, инструменталь музыка яңгырый, язучының әсәрләре буенча төшерелгән фильмнардан әзекләр күрсәтелә.

Кичәнең сценарий авторы һәм режиссеры – Нурания Җамали

 

Башлана 18.00

Рәхим итегез!

 

Ленар Шәех «Open Eurasia –2017» конкурсы җиңүчесе!

Швециянең Стокһольм шәһәрендә Open Eurasia-2017 конкурсына нәтиҗә ясадылар. Бәйгедә «Рәсем», «Видеофильм», «Тәрҗемә» һәм «Әдәби әсәр» номинацияләре буенча дөньяның 8 иленнән 20 конкурсант катнашты. Алар арасында шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех тә бар! Ул «Кече проза» номинациясендә 2 нче урын яулап, «Open Eurasia –2017» конкурсының Гран-Приена лаек булды.

Котлыйбыз!

Хөрмәтле  дуслар!

 

2017 елның  24 ноябрендә (17.00)  Татарстан  Язучылар берлегенең Тукай клубында (Казан, Мөштәри урамы, 14 йорт)

язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Тәүфикъ Әйди истәлегенә

“Әйдаман” дип аталган кичә була.

 Кичәдә әдипнең Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан, 4 томнан торган “Сайланма әсәрләре” һәм“Җыен фонды”нда  аңа багышлап чыгарылган “Шәхесләребез” сериясенә кергән җыентык тәкъдим ителәчәк.

 

Кичәдә Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Тәуфыйк Әйдинен якын дусты Индус Таһиров; язучы,   филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Тәлгат Галиуллин; Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев; Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров; Татарстан китап нәшриятының әдәбият бүлеге җитәкчесе, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат; Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Рәдиф Гаташ; драматург,Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил  Салихов; тәрҗемәче Фатих Котлы; шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла; әдипнең улы – Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды директоры, икътисад фәннәре кандидаты Айнур Тәүфикъ улы Әйделдинов гаиләсе; җырчылар  – Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри; Базарбай Бикчәнтәев, Зәринә Хәсәншина, музыкаент Разил Камалов; Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов һәм  Гүзәл Гайнуллина катнаша.

 

Сценарий авторы – язучы, Тәүфикъ Әйдинең  4 томлык «Сайланма әсәрләр»ен төзүчеләрнең берсе Рөстәм Галиуллин.

 

Кичәне  журналист Флюра Абдуллина алып бара.

 

Керү ирекле.

 Рәхим итегез!

 

***

 

 Тәүфикъ Рамазан улы Әйди (Әйделдинов) Мәскәү өлкәсенең Шатура районы Туголесский Бор бистәсендә туа.   Сугыш башланыр алдыннан әти-әнисе булачак язучыны Татарстанга, туган якларына алып кайта. Язучының бала һәм үсмер еллары Апас районының Түбән Балтай (1941–1951) авылында уза. Сугыштан соңгы авыр елларда Әйделдиновлар Омск өлкәсенең Азов районы Төк авылында яшиләр. Татар  мәктәбе булмау сәбәпле, үсмер егет казах мәктәбендә укый.

Әйделдиновлар 1954 елда яңадан Апас ягына, Олы Бакырчы авылына кайта. Соңыннан Түбән Балтайга, үз туган нигезләренә юл тоталар. Ул Алабуга китапханә техникумына укый, соңыннан белемен Казан дәүләт университетында, Мәскәүнең икеъеллык Югары әдәби курсларында дәвам итә. Нәкъ шул чорда Т. Әйди үзенең язмышын, киләчәген язучылык һөнәре белән бәйләргә дигән ныклы карарга килә. Иң элек ул «Казан утлары» журналының проза бүлеген җитәкли, аннан   «Татарстан» журналында баш мөхәррир урынбасары була.

Тәүфикъ Әйди гомере буе дөньяның төрле кыйтгаларына сибелеп яшәгән милләттәшләребезне барлады, аларны кайгыртты,   ана телебезне яклаучы-саклаучы  шәхесләрнең берсе булды.  Ул төрки дөньяны берләштерергә омтылып, татар әдәбиятын төрки дөньяга танытып, кардәшләребез белән багланышларны тагын да ныгытырга теләп яшәде.

Исән булса, әдипкә быел 76 яшь тулыр иде.  Тәүфикъ Әйди 16 ел элек вафат булды

 

 

 

 

Халыкка бакчачы буларак якын Фарсель Зыятдинов 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

 

(«Татар-информ», Чулпан Шакирова). Бакчачы, икътисадчы, шагыйрь Фарсель Зыятдиновка «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк тамгасы бирелде. Аны шагыйрьгә бүген, Язучылар берлегенең Тукай клубында, танылган галим һәм язучыга 80 яшь тулу уңаеннан оештырылган "Безнең гомер" исемле әдәби-музыкаль кичә барышында, Татарстан Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгать һәм сынлы сәнгать белеме бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәшит Фәтхуллин тапшырды.

Кичәдә шагыйрьнең курсташлары, якташлары, бертуганнары, хезмәттәшләре, министрлык вәкилләре катнашты.

Фарсель Зыятдинов – Татарстан халкын яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә өйрәткән кеше. Ул «Татар-информ»га да үзенең бакчачылык турындагы киңәшләрен биреп тора, республика газета-журналлары, радио-телевидениеләр белән хезмәттәшлек итә.

 

Мәгълүмат өчен:

Язучы һәм галим Фарсель Зыятдинов 1937 елның 1 июнендә Татарстанның Актаныш районы Качкын авылында хезмәткәр гаиләсендә туа.  1964 елда Тәтеш шәһәрендә укып, кече агроном дигән белгечлеккә ия. 1957–1960 елларда армиядән кайткач, параллель рәвештә Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын (1965) һәм Казан авыл хуҗалыгы институтын (1966) тәмамлый.

1964–1970 елларда Ф.Зыятдинов Татарстан Министрлар Советы каршындагы Радио һәм телевидение тапшырулары комитетында хәбәрче һәм мөхәррир булып эшли, «Яшьлек радиодулкыны» тапшыруларын алып бара.

1970 елда Ф.Зыятдиновны яңа гына оешкан Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтына фәнни-техник информация һәм пропаганда бүлеге мөдире итеп күчерәләр. Шушы елларда ул, эшеннән аерылмыйча укып, Казан авыл хуҗалыгы институты каршында аспирантура тәмамлый һәм 1975 елда икътисад фәннәре темасына кандидатлык диссертациясе яклап, 1980 елдан шул ук фәнни-тикшеренү институтында икътисад бүлеген җитәкли.

Бу елларда аның берничә фәнни монографиясе, икътисад һәм авыл хуҗалыгына кагылышлы, күренекле шәхесләргә багышланган публицистик әсәрләре дөнья күрә. 1986 елда ул конкурс тәртибендә Казан финанс-икътисад институтының икътисад һәм оештыру кафедрасы доценты итеп сайлана.

Матур әдәбиятта Ф.Зыятдинов үзенең әдәби иҗатын шигърияттән һәм балалар өчен язудан башлый.

Ф.Зыятдинов – өч дистәгә якын шигырь, проза һәм фәнни китаплар авторы, шуларның яртысын диярлек балалар һәм өлкәннәр өчен язылган шигырь һәм хикәя җыентыклары тәшкил итә.

Әдәбият, мәдәният, фән өлкәләрендәге хезмәтләре өчен Ф.Зыятдинов 1992 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була. Ф.Зыятдинов – 1990 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Дүшәмбе, 20 Ноябрь 2017 10:27

Мәшһүрләр әйтте...

«Без яшәргә килдек бу Җиһанга”

 

            Иҗатка соңарып кына килгән һәм бакыйлыкка иртәрәк күчкән әдипләр арасында иҗади гомере 15 еллап кына булган Газиз Кашапов та бар. Дөньяда нибары 49 ел яшәп, зур тормыш мәктәбе үткән, прозаик, публицист, шагыйрь буларак танылган шәхес ул.

Кичәне әлеге китапханәдә оештырылган әдәбият музее хезмәткәре, «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина әзерләде һәм алып барды; шигырьләре белән үреп, Газиз Кашапов үткән катлаулы тормыш юлына күзәтү ясады. “Мин ашыгып тудым бу дөньяга...” дип язган шагыйрь яшьли ятим калып әбисе тәрбиясендә үсә, хәрби хезмәт үткәндә һәлакәткә очрый, ләкин күңелендә кечкенәдән иҗат очкынын йөрткән кеше буларак, аны иҗат яңадан аякка бастыра. Яшәтә, яшьнәтә. Кыска гына гомерендә җиде китаплык басма мирас калдыра ул. Әле басылмаганнары күпмедер дә, йөрәгендә йөрткән уй-хисләре күпме булгандыр. Якташы Хәсән Туфан турында “Киек каз юлы”   романының   икенче кисәген  язарга өлгерми калуы да зур үкенеч.

            Чарада катнашучы Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Факил Сафин  күңелендә язучы турындагы хатирәләр шактый саклана. “Сәмум җиле” китабы, “Казан утлары” журналы һәм башка вакытлы матбугат чараларында басылган әсәрләре буенча таныш булган әлеге гаярь ир-егет белән беренче очрашулары, шаулап-кайнап торган Чаллыда эшли башлаган вакытлары турында искә төшерде ул. Газиз Кашаповның Хәсән Туфан белән ныклап аралаша башлагач, яшь каләм ияләрен дә олпат язучы янына алып бара башлавын, шул рәвешле әдәби юл башында төпле киңәшкә мохтаҗ яшь шагыйрьләргә ярдәм кулы сузуын да искә алды. Узган гасырның 90 нчы елларында аның зур публицист буларак танылуын, кыю рәвештә үз карашларын, үз позициясен яклаучы каләм иясе булуын билгеләп үтте. Күптән түгел генә Газиз Кашаповның  Үзиледәге музеена аның бик күп шәхси документларын тапшыруын да әйтте.

            Кешенең бу җирдәге гомерен ул яшәп киткән еллар гына билгеләми. Туган ягында танылган, зурланган әдипләр бу яктан бәхетле: аларның гомере якты истәлек булып халык хәтерендә  яши. Аксубай районыннан килгән зур делегациянең чыгышын тыңлагач, Газиз Кашапов-Үзиленең үз илендә, үз ягында хөрмәтле шәхес буларак олылануына сокландык. Яңа Үзи авылы мәдәният йортында урнашкан музейның ишекләре һәрдаим ачык, биредә Г.Кашапов истәлегенә төрле чаралар үткәрелә; каберенә зиярат кылалар; авылга кергән җирдә  баннер эшләнгән; Бакый Урманченың шәкерте Альфред Әбдрәшитов ясаган сыны куелган. Г.Кашаповның музейдагы архивы гаҗәеп дәрәҗәдә бай икән. Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов аның исемендәге урам булдыру уе  турында да җиткерде. Шагыйрьнең әсәрләрен, бигрәк тә шигырьләрен тәрҗемә итү кирәклеген дә күтәрде якташлары. Афәрин диясе генә кала. Яхшы ниятләренең тормышка ашуына өметләник.

            Кичәгә Чаллыда яшәп иҗат итүче күп кенә шагыйрьләр һәм язучылар, әдипнең балалары, туганнары  килгән иде. Сәхнәгә күтәрелгән Шәйхи Маннур премиясе лауреаты, төбәкне өйрәнүче язучы-шагыйрь Мансур Сафин дустын зур шәхес буларак искә алды. Шагыйрә Әлфия Ситдыйкованың да каләмдәше турында хатирәләре яңгырады кичәдә. Шагыйрьнең соңгы шигырен укып,  аның бу тормышка, киләчәккә өмет һәм ышаныч белән яшәвенә игътибар юнәлтте.

            Газиз Кашаповны күреп белүчеләр арасында чаллылыларның күпчелегенә таныш булган җырчы мөгаллимә Дания Сибгатуллина  әдипнең җыр-моңга гашыйк кеше булуын искә алды. Аеруча халык җырларын ярата иде ул, диде мөгаллимә. “Кеше китә, җыры кала” сүзләре Газиз Кашаповка да туры килә, җыр кебек иҗаты калды, һәм без бу иҗатны күтәрергә, сакларга тиешбез дип, Чаллы педагогия университетында язучы иҗаты буенча курс эшләре язылуын мисалга китерде. Дания Сибгатуллина башкарган “Җилкән” (Ә.Ситдыйкова сүзләре, Ф.Сафин көе), автор-башкаручы Зөлфия Җиһан башкаруындагы “Яши алмас идем” (Г.Кашапов сүзләре) җыры да әлеге кичәнең рухына туры килде, әдипнең Роза Хәмидуллина башкаруында яңгыраган шигъри фикерләре татарның талантлы улы калдырган мирасның сакланырга тиешлеген тагын бер кат искәртте кебек.

              Милләтебезнең  йөзек кашы булган талантлары яклауга, саклауга мохтаҗ. Алар тудырган  әдәби мирасның  кадерләнүе, зурлануы, иң беренче чиратта, исәннәр  өчен кирәк. Алга таба да зур әдәбиятлы, көчле халык булып яшәү өчен кирәк.

 

Лилия Фәттахова. 

Татарстан мәдәният министрлыгы,Татарстан Язучылар берлеге быелның 20 ноябрендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри урамы, 14) икътисад фәннәре докторы, профессор, язучы, Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган фән эшлеклесе Фарсель Зыятдиновка  80 яшь тулу уңаеннан кичә уздыра. Чарага рәсми вәкилләр, язучының фикердәшләре, чордашлары, якташлары чакырулы. Әдәби-музыкаль кичәдә ике шәхес Фирая һәм Фарсель Зыятдиновларның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак.

Керү ирекле, РӘХИМ ИТЕГЕЗ!

 

Хөрмәтле язучылар!

Г.Тукай, Г.Исхакый, Һ.Такташ, Ф.Хөсни, Җ.Вәлиди исемендәге әдәби премияләргә гомуми нигезләмә таләпләренә туры килгән, җәмәгатьчелектә югары бәя алган әсәрләр кабул ителә.

Тәкъдимнәрне Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары Рәмис Аймәткә тапшыруыгызны сорыйбыз.

Белешмәләр өчен тел.: 236-97-71, 236-97-52

Страница 6 из 92
Союз писателей РТ