Админ

 

Хөрмәтле язучылар!

Г.Тукай, Г.Исхакый, Һ.Такташ, Ф.Хөсни, Җ.Вәлиди исемендәге әдәби премияләргә гомуми нигезләмә таләпләренә туры килгән, җәмәгатьчелектә югары бәя алган әсәрләр кабул ителә.

Тәкъдимнәрне Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары Рәмис Аймәткә тапшыруыгызны сорыйбыз.

Белешмәләр өчен тел.: 236-97-71, 236-97-52

«Уңыш премияләрдә, хөкүмәт бүләкләрендә чагылмый»

Рифә апа, сентябрь аенда 55 яшьлек күркәм бәйрәмегезне билгеләп үттегез. Сез аны нинди хисләр белән каршыладыгыз?
– Җиңел хисләр белән бәйрәм итәр вакыт түгел. Милләткә һәрьяклы һөҗүм бара. Тел язмышы кыл өстендә генә. Мин аны көрәштә – халык алдында чыгышлар ясап, протест вакыйгаларында катнашып, култамгалар җыю хәрәкәтенә кушылып уздырдым. Республика җитәкчелеге дә кыен хәлдә. Алар ничек кенә, ни дип кенә әйтсә дә, безнең яклауга мохтаҗ. Әгәр татар кешесе үз язмышына битараф икән, җитәкчелек берни эшли алмый. Без бүген, бердәм булып, шуны аңлап һәм бернидән курыкмыйча, канунда язылган хакларыбызны таләп итәргә тиеш. Ул-кызларны милли телдә тәрбияләп, милли телдә укытып кына, иманлы балалар итеп үстерергә мөмкин. Шуңа соң дәрәҗәдә ышанам. Соңгы ярты елда һәр көнем татарны моңа кадәр яшәткән авыл ничек уйлый, гади халык ничек уйлый, без язучыларның йөрәк аша уздырып әйткән сүзләрен ишетәме икән, дигән гамь эчендә узды.
Сез язмышыгыздан канәгатьме?
– Сорау бераз уңышсызрак яңгырый. Канәгать һәм канәгать түгел... Язмышка карата мондый сорау бармый дип саныйм. Монда бит дәрестә билге алу турында гына сөйләшмибез. Икелегә һәм башка билгегә мөнәсәбәт күрсәтү булса, төп-төгәл җавап бирер идем. Язмыш – Алладан. Инсан Хода биргәнгә шөкер кылырга, әмма тормышны тагын да ямьлерәк итү өчен тырышырга тиеш. Йөреп торырлык, эш эшләрлек сәламәтлегең булу – үзе генә дә зур бәхет. Ә инде эшләрең вакыт-вакыт нәтиҗә дә китерсә, шул мизгелләрдә ниндидер канәгатьлелек хисләре туып-туып аладыр. Мин бит әле, Аллага шөкер, яшим. Ә сез тормыш йомгакланган, бәясен алырга тиеш кебек сөйләшәсез. 
Сорау үзегездән канәгатьме, башкарган эшләрегез күләменнән, ирешкән уңышларга... кебегрәк бирелсә икән ул. Әле анда да, җавабы барыбер мондагычарак булыр иде. Кеше үз алдына бурыч өстенә бурыч йөкләргә тиеш. Милли әдәбиятка хезмәт итүченең бәхете, сезнеңчәләп, канәгатьлек хисе дип атыйк, милләт халәтенә, аның дөнья кысасындагы дәрәҗәсенә, мөмкинлекләренә бәйле.
Шәхси язмыш бар, милләт язмышы бар. Менә милләтең азатлыгына бәйле дә бәхет тойгылары кичерсәң икән ул! Язучылар белән очрашу вакытында бер малай танылган әдиптән, сез бәхетлеме, дип сораган. Тегесе, бәхетле, дигән дә нигә икәнлеген шәхси тормышы мисалларында аңлатып киткән. Шуннан соң малай бик акыллы сүз әйткән. Язучы кеше милләте ирексез булганда, ничек бәхетле була ала инде, дигән. Менә без үзебездән соң килер буыннарны, яшь алмашны шушындый мәгънәле фикер йөртүчеләр итеп тәрбияләсәк, халкыбызның киләчәк язмышын аларга ышанып тапшыра алсак икән! Чын канәгатьлекне әнә шул чакта гына кичереп булачак. 
Аллага шөкер итү исә биргәненә рәхмәт әйтү дигән сүз. Мин аңа үткәнем, бүгенгем өчен, әни исәнлегенә, балалар һәм оныклар, туганнар барлыгына мең мәртәбәләр шөкер кылам. Инде булганыннан аермасын! Алла биргәнгә, язганга риза булсаң да, ничек итеп, үзеңә бәйле рәвештә, мин канәгать, мин канәгать, дип, сафсата сатарга мөмкин?! Ул чакта бит үсеш тукталачак, рух сүнәчәк. Дөм канәгатьсезлектә яшәсәң дә, шулай ук. Мин, әллә өлкән кеше булгангамы, мондый төшенчә турында уйланмыйм. Төгәл, кәгазҗгә төшә торган билгеләргә эшләр яшьтән чыктым. Мин үз алдыма тәгаен эш-хәлләргә бәйле генә сораулар куеп яшим.
Әдәбиятыбызның киләчәге бармы? 
– Бар! Ул бүгенге көндәге әдәбияттан кайтыш та булырга мөмкин, тиң дә, башкача да... Әмма бар! Сүз сәнгате күтәрелеш һәм төшешләр аша югары үрмәли. Бу табигый. Бүгенге әдәбиятның йөзек кашлары – нигездә, миндә укып, язучылык серләренә төшенгән яшьләр. Рөстәм Галиуллин – бер дигән прозаик, Лилия Гыйбадуллина – бик үзенчәлекле шагыйрә. Тагын бар алар. Үзебезнең Рүзәл Мөхәммәтшинның иҗат потенциалы чиксез зур. Киләчәктә әле ул тагын да үсәчәк! Мин шуны көтәм, аңа бәйле өметләр юкка чыкмаса иде дип телим.
Әдәби тәнкыйтьнең бүгенге хәле нинди?
– Бу хакта башкачарак сүзләр белән бер язган идем инде. Әле ул үлеп үк бетмәгән. Мәрткә киткән кеше кебегрәк. Аның да пульсы чак-чак тоемланырга мөмкин, хәтта тоемланмаска да! Яшәми дә, үлмәгән дә! Шунысы хак: әкрен генә сыза, яшәмичә генә барыбер картая. Уянса да, унҗиде яшьлек кыз кебек яшәп китмәячәк, вакыт барыбер үз эшен эшләячәк, кискен рәвештә картайтачак! Мәрткә киткән хәлдә картаймаска иде инде. Ничек тә җаен табып уятырга кирәк аны. Иленә, халкына, әдәбиятына хезмәт итсен! Яңа буын иҗатчыларны гына түгел, тәнкыйтьчеләрне дә тәрбияләсен! Ул авыру хәлдә булмаса, бүгенге көндә язучылар берлегендә 300дән артык каләм иясе булыр идемени?! Күбрәк тә әле! Аларга бит менә безнең кебек әдәбият йөген үзләре тартканнар хезмәт итә. Язганнарын эшкәртеп, төзәтеп, канвага кертеп.
Журналистиканың хәле әдәбиятныкыннан да яманрак заманда яшибез! Шома гына укырлык мәкалә, дөрес сөйләмгә корылган текстны табу кыен! Эчтәлек хакында әйтеп тә торасы юк. Бүгенге публицистика телне белмәүчеләргә хезмәт итә һәм телебез сафлыгына соң дәрәҗәдә зур зыян сала. Бары тик талантлы язучылар иҗат иткән мәкаләләр генә укырлык. Менә шушы хәл дә әдипләр алдында торган бурычларны арттыра. 
Төрле жанрларда эшлисез. Аларның кайсында күбрәк нинди темаларга өстенлек бирәсез, нинди проблемаларны күтәрәсез? 
– Соңгы елларда мин күбрәк проза китаплары чыгарам, чөнки шигърият кенә тормышны бөтен тулылыгы белән чагылдыру мөмкинлеге бирә алмый. Мәхәббәт темасына язылган, ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләрен, сихер-михерләрне, җыен вак-төякне тасвирлаган әсәрләр дә кирәк, аның укучысы күп, әмма алар талантлы прозаик иҗатында төп урынны алып тормый дип саныйм. Хатын-кызлар иҗатында иҗтимагый-сәяси темаларга язылган әсәрләр азлыгы, алар иҗат иткән прозаның эчтәлек ноктасыннан тарлыгы, сайлыгы мине бик борчый. Ә бит иң матур сөйләм нәкъ менә хатын-кызлар каләменнән чыга. Шул каләмгә иҗатимагый взифаларны зуррак йөклисе килә. Аларның укучысы күп, димәк, яшь буынны аналарча тәрбияләү дә алар өстенә төшә.
Үз иҗатымда узган чорларны чагылдыру киң урын алып тора, ә бу милләт, ил, дөнья тарихын яхшы белүне, кешенең теге яки бу чорлардагы көндәлек тормышын бөтен ваклыклыклары белән күзаллауны таләп итә. Миндә тарихи узганны, шул узганда гади кешенең, татар кешесенең язмышын, теге яки бу вакыйгалардагы, күренешләрдәге ролен чагылдырырлык материал җитәрлек.
Кайберәүләр шигырь генә укый, кайберәүләр проза гына, диләр. Андый фикердә хаклык бар. шул ук вакытта чын әдәбият сөючеләргә әсәрләрнең төрле жанрдагысы якындыр. Укучың күп булсын дисәң, проза да, шигырь дә язарга кирәк. Шагыйрь прозасы инде ул – югары проза, бөтенләй башка проза! Бигрәк тә зур шагыйрьләрнеке.
Сезне мәхәббәт шагыйрәсе дип бәялиләр.
– Бу карашны билгеле бер күләмдә кабул итәргә була. Миңа теләсә кайсы темага язу җиңел, шул ук вакытта, укучы ихтыяҗын искә алып, мәхәббәт темасына шигъри әсәрләрне күбрәк язам. Әдәбият тарихын күздән кичерегез, бигрәк тә аның узганында төп урынны шуны чагылдырган әсәрләр алып тора. Шигъриятнең укучысы – хатын-кыз. Аның үз язмышын күрсәтеп биргән әсәрләр укыйсы, тугарылып елыйсы, китапны ябып куйгач, тәрәзәгә карап моңаясы, аш-су пешергәндә синең шигырь юлларыңны кбатлап йөрисе килә. Мин аларның мең төрле вариантлардагы кавышуларын. аерылышуларын, яратышуларын, мөнәсәбәтләрен күз алдымда йөртәм һәм шигырьгә күчерәм. Бер үк вакытта укучыны, мәхәббәт шигырьләремә ияртеп, башка проблемалары да бихисап булган зур дөньяга алып керәм. Ярату-сөю турында язганда, чит мәсьәләләргә дә тукталам, аларын кеше аңына сиздерми генә уздырам. Мин яратырга, үзеңне яраткан кешеләрнең кадерен белергә өйрәтергә телим.
Сез еш гашыйк буласызмы?
– Мәхәббәт турында ешлык тамгалары, процентлар ярдәмендә сөйләшәләрмени?! Ешлыктамыни хикмәт?! Сыйфатта! Сөю хисләренең көчендә, гүзәллегендә, романтиклыгында! Тормыш проблемалары арткан саен, романтикага урын тарая бара...
Мәхәббәт турында шигырь тусын өчен, гашыйк булу кирәкмени? Кешеләр әллә кайчан вафат туганнарына, әти-әниләренә дә ярату хисләре аңлаталар бит. Шигырь язарга кирәк дип, алар урынына башкаларын эзләп тапмыйлар. Каләм иясе бары тик үзе белән булганны, шул минутта кичергәнне яза дип уйлау иҗатны бөтенләй күзалламауны күрсәтә. Бу – әдәбият турындагы зур сүзне мич артындагы әңгәмә, юрган асты тематикасы дәрәҗәсенә тартып төшерү белән бер.
Гаиләгез таныштырып узсагыз иде. Кызыгыз Таңгөл иҗат итәме?
– Таңгөл иҗат итәм дип саный. Ул – финансист. Мин саннарны исәпләгәндә, күз алдымда биегәннәрен, таралганнарын, җыелганнарын, әйләнгәннәрен күрүдән тәм табам ди. Җитдирәк сөйләшкәндә, һәрбер эштә иҗатка урын бар, әни, үз юлымнан китмәдең дип кайгырма, ди. Алай да вакыт-вакыт тормышында зур сәнгатькә түгел, хәтта һәвәскәр иҗатка да вакыт таба алмаудан моңланыбрак киткән кебек тоела. Үзенең алай дигәне булмаса да. Мин моны тик торганда берәр музыка коралы сатып алуыннан, башка эшләреннән күрәм. Теге яки бу инструментны күтәреп өйгә кергәндә, берәр заман җай чыкмасмы, дип алдым әле, ди. Аннан, җае барыбер чыкмый икән, дип уфтана.
Киявем Наил дә дә, Таңгөл дә зур чит ил компанияләрендә үз профессияләре буенча эшли. Оныгым Айханга – яшь тә дүрт ай, оныкам Назлымга – 4 яшь. Назлым бер яшьтән бирле рәсемнәрне бик ясый, шигырьләр, җырлар чыгара. Ул минем беләнрәк үсте, мин язганда нишләсен инде, шуны ук эшли иде. Айханны аз күрәм, ниләр булдырганлыгын белмим. Бер яшькә кадәр гел малайларча иде: кулында балта белән чүкеч. Әнисе һаман да, гел эш кораллары белән маташа, сүтә-җыя, ди. Малайларның камил сөйләм соңрак калыплаша бит. Җитмәсә, аларның һәрберсе янәшә өч телдә аралаша.
Рифә апа, еллар агышы сезне бер дә картайтмый, киресенчә, яшәрә генә барасыз. 
– Матур уйлап табылган комплимент. Рәхмәт! Үзе хакында, мин унҗидедә генә әле, дип сөйләүчеләр еш очрый. Аларны тыңлаганда, көзгегә бер дә карамый микән әллә, дип аптырыйм. Дәшмим, елмаям. Үзем, чыннан да, көзгегә карамыйм диярлек. Бәйрәм уңаеннан булса гына. Әллә шуңа андагы сурәтне танымый торам. Елдан-ел яшәрсәң, сабыйлыгыңа кайтып төшәр идең ләбаса! Әмма көзгеләрдән миңа һич кенә дә беркатлы сабый бакмый.
Юбилейга нинди уңышлар белән килдегез? 
– Уңышны укучы һәм галимнәр билгеләргә тиеш. Ул премияләрдә, хөкүмәт бүләкләрендә чагылмый. Мин юбилейга, гап-гади бер кеше кебек, көндәлек хезмәтләремне башкара-башкара атладым. Нәтиҗәле эшләрең барын күрәләр икән – мең рәхмәт, күрмиләр икән – тыныч кабул итәргә кирәк. Бер дигән язып та, исем алмыйча киткән каләм ияләре бихисап. Уртача язып та, әдәбият тарихына кергәннәр дә шактый. Танылу һәм бәяләнү әдипнең үзенә бәйле булмаган бик күп шарт-сәбәпләрдән тора.

Чәршәмбе, 15 Ноябрь 2017 10:12

Кукмара шагыйрәне олылый

Кукмара шагыйрәне олылый

Зур Кукмара мәдәният йортында  танылган язучы Рифә Рахманның 55 яшьлек юбилей кичәсе узды. Тантананы район хакимият башлыгы урынбасары  Равия Габдулла кызы Кәримуллина ачып җибәрде. Ул шагыйрәнең  туган төбәге  данын республика мәйданында танытуы, иҗаттагы, фәндәге уңышлары өчен район хакимияте башлыгы Дмитриев Сергей Дмитриевич  исеменнән рәхмәт белдерде, медаль белән бүләкләде.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов Рифә Рахманның каләмдәшләре каршындагы абруе, идарә әгъзасы буларак һәм Язучылар берлегенә кабул итү коллегиясендә алып барган эшчәнлеге турында сөйләде, шагыйрәне шул көндә генә «табадан төшкән» пьесалар җыентыгы белән бүләкләде. Данил Салихов «Олы юлның тузаны» җырын югары профессиональ осталыкта башкарып, кукмаралыларны таң калдырды. 
Фоат Галимуллин Рифә Рахманның киңкырлы иҗатында фәнни юнәлештәге хезмәтләренең дә югары кимәлдә башкарылуы турында әтрафлы сүз алып барды. Хөрмәтле профессор галимәнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, Әдәбият һәм Сәнгать институтында хәзерләнгән сигез томлык «Татар әдәбияты тарихы»н язуга керткән өлеше зурлыкка аеруча басым ясады. Ул Рифә Рахманның язучылар каршында ясаган фәнни докладларының нигезлелеген, өстән-өстән генә язылмавын, һәрвакыт зур игътибар белән тыңланылуын, гомумән, аның бу төр чыгышларга җаваплы якын килүен билгеләде. Аның башкаруындагы «Җидегән чишмә» җыры да тамашачы күңеленә хуш килде.
Озак еллар Кукмарада «Салават күпере» иҗат берләшмәсен җитәкләгән Шаһинур Мостафин Рифә Рахманны үз укучысы санавын әйтте. Ул аның беренче шигырен ике яшьтә үк чыгаруын, мәктәп елларында бик күп һәм еш язуын, район газетасында әсәрләренең даими басылуын, тырышлыгы һәм камил каләмгә иялеге белән шул вакытта ук бар кешене таң калдыруын сөйләде.
Рифә Рахманның балачак елларыннан ук белгән якын дусты Газинур Морат тамашачы игътибарын каләмдәшенең һәр төр юнәлештә бердәй камил иҗат итә алуына, чордашларының исемен әдәбият тарихында калдыру юлындагы эшләргә юнәлтте. Ул «Тукай энциклопедиясе»ндәге 200дән артык язмасы эчендә замандашлары белән олы шагыйрь арасындагы бәйләнешләрне чагылдырган мәкаләләрнең нәкъ менә аның каләменнән төшүен билгеләде. Г.Морат шагыйрәгә үз чорында күпләрнең эчтән гашыйк булганлыгын матур истәлекләр рәвешендә сөйләде һәм аның хөрмәтенә мәхәббәт шигыре укыды.
Кукмарада туып үскән Рузәл Мөхәммәтшин студент елларында Рифә апасының дәресенә чакырып алып шигырьләрен анализлавын, каты тәнкыйтьтән хәтта куркып калуын, еллар узгач кына, бу эшнең кирәклеген аңлавын, үзе оештырган әдәби судларда исә аның белән бик якынаеп китүен бер мәзәк итеп сөйләде. Яшь шагыйрь юбилярга бүләк йөзеннән залны уйга калдырырлык тирән мәгънәле шигырь укыды.
Кичәгә шагыйрәнең авылдашлары да килгән иде. Алар Рифә Рахманның һәм нәселенең мәмәширлеләр тарафыннан хөрмәтләнүен, шагыйрәнең авыл тормышында актив катнашуын, мәдәният йортында уздырылган чараларга кайтырга тырышуын әйттеләр, туганнары исә аның, иҗатта нинди генә зурлыкларга ирешсә дә, һаман да үзләренә бик якын кеше булып калуына сөенечләрен белдерде.
Кичә матур гөлләр, затлы шигырьләр, талантлы башкарылган җырлар белән истә калды. Әлеге тамашаның үзәгендә Рифә Рахманның «Сайласаң-сайламасаң да» исемле драмасыннан җирле артистлар тарафыннан уйналган өзек тора дисәң, ялгыш булмас. Анда сүз үлем түшәгендә яткан кеше җанының киткәндә калган эшләре, бурыч-амәнәтләре, якыннары һәм бакыйлыкта очрашырга ымсынган әрвахлар белән ике арада ничек өзгәләнгәнлеген күрсәтте. Спектакльне караганда, тамашачыларның күбесенең күзендә яшь иде. Әлеге яшьне туктатырга теләгәндәй, спектакльдә әледән-әле җор сүз яңгырады, гыйбрәтле сүзләр ишетелде.
Тамашаны районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Бари улы япты. Ул шулай ук үзенә бала чагыннан ук якын таныш Рифә Рахманга соклануын, киләчәктә дә зур иҗат уңышларына ирешеп яшәвен теләде, зулда утыручыларны яңа юбилейларда очрашуларга чакырды.

 

 Кукмара районының «Ак калфак»

оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина

 

 

 “Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев кебек әдәбият титаннары киткәч сагаебрак калган татар прозасы бүген ничек яши?” дигән сорау куелды бүген прозаиклар алдына Казанда, Татарстан Язучылар берлегендә оештырылган проза буенча "түгәрәк өстәл"дә. “Элек язучылар өчен темаларны партия съездлары, карарлары билгели торган иде. Бүген әдәбиятның торышы, үсеш тенденциясе нинди? Бүгенге вазгыятьтә традицияләр ничек саклана? Форма һәм эчтәлек ягыннан нинди үзгәрешләр бар? Нинди темалар өстенлек итә? Аның укучысы бармы? Киләчәге нинди?” – дип сүз башлады утырышның модераторы Татарстан Язучылар берлегенең беренче урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт.
Утырыш Казан китап фестивале кысаларында үтте һәм анда язучылар, әдәбият галимнәре белән бергә китапханәчеләр дә катнашты.
Татарстан Фәннәр Академиясе вице-президенты, әдәбият белгече Дания Заһидуллинаның бүгенге прозага күзәтү ясаган чыгышын язучылар тын да алмый тыңлады. Әдәбият галиме сүзен: “Хәзер укырлык авторлар юк”, - дигән фикер белән килешмәвен белдерүдән башлады. Дания Заһидуллина бүгенге татар әдәбиятының ХХ йөз башы әдәбияты белән диалогта яңаруын ассызыклады һәм моның кимчелекле дә, өстенлекле дә яклары булуын әйтте. “Татар әдәбияты һәрчак реализмга омтылды, чөнки ул әдәбият милләтне алга җибәрү процессын әйдәп бара торган әдәбият буларак үсте. Әгәр әдәбият милләтне әйдәп бару процессын әйдәп барырга тели икән, ул чынбарлыктан башка була алмый", - диде Дания Заһидуллина. Ул Габдрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләрен мисал итеп китереп, “милләт аңын, милләт рухын, милли фәлсәфәне әйдәп барган әдәбиятыбызны миллилек юнәлешендә үстерү омтылышын” күрсәтеп узды.
Дания Заһидуллина язучыларның игътибарын аеруча постколониаль әдәбият юнәлешенә юнәлтте. “Дөньяның мәшһүр уку йортларында ул шул исем белән укытыла, бу исем колонияләрдән азат булган милләтләрнең үз милли проблематикасын куйган әсәрләргә бәйле. Без бу терминны казах, кыргыз, азәрбайҗан, украин әдәбиятында да барлыгын һәм өйрәнелүен күрәбез. Татар әдәбияты да шушы милли проблематиканы, милләт язмышы турында сөйләшүне постколониаль яссылыкка куя алды, - диде Дания Заһидуллина. - Нәрсә дигән сүз ул постколониаль яссылык? Ул милләтнең 1917 елдан соңгы халәтен милли кыйммәтләрне, милли фәлсәфәне юк итү вакыты буларак, бәяләүче әдәбиятка әйләнде. Без аның билгеләрен сиксәненче-туксанынчы елларда Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗевта күрәбез. Беренче билгәләрен хәтта Шәриф Камалның “Канатсыз акчарлаклар”ында да, Гаяз Исхакый да күрдек. Ләкин болар билгеләр генә, алар әдәбият формалашу турында сөйләмиләр. Татарда постколониаль әдәбиятның беренче әсәре дип Флүс Латыйфиның “Ишелеп төшкән бәхет” романын атар идем, Вахит Имамовның “Могикан” әсәре килеп кушылды. Фәүзия Бәйрәмова иҗатында ул тулы бер күренешкә әйләнде. “Караболак”, “Соңгы намаз” әсәрләре шушы юнәлештә иҗат ителгән. Монда геройлар шушы җирне чистарту өчен көрәшкә өндәүче милли герой дәрәҗәсендә тәкъдим ителә...”
Язучылар Дания Заһидуллинага татар прозасына җентекле анализы өчен рәхмәтләрен җиткерделәр, бу чыгыштан үзләре өчен яңалык ачуларын билгеләп үттеләр, галимәнең сүзләрен фикер алышу вакытында еш кулландылар. 
Әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллина хатын-кыз язучыларның әдәби журналлардагы иҗаты турында чыгыш ясаганда кайбер ир-атлар залдан чыгып киттеләр.
"Түгәрәк өстәл"дә язучы Камил Кәримов “Казан утлары” әдәби журналы мисалында бүгенге татар прозасына күзәтү ясады, әдәбият галимнәре Әлфәт Закирҗанов, Рамил Ханнановлар, язучы Ркаил Зәйдулла, Вахит Имамов, Марат Кәбиров, Халисә Ширмәнннәр үз фикерләрен җиткерделәр.
Бүгенге татар әдәбиятының иң зур кимчелекләренең берсе – үсмерләр әдәбияты булмау. Танылган язучы Марат Кәбиров шушы теманы күтәреп чыкты.
“Балалар әдәбияты күпмедер дәрәҗәдә бар. Бала үсеп килә-килә дә, акны карадан аера башлагач кына, әдәбият юкка чыга. Тоташтырып тора торган әйбер кирәк, - диде ул борчылып. – Үсмер йә, укыса, зурларныкын укый башлый, йә бөтенләй укымый башлый. Моны бәлки конкурслар аша хәл итеп буладыр... Игътибарны шуңа юнәлтергә кирәк”.
Язучылар бу проблеманың совет әдәбияты чорында ук булуын таныдылар. Әмма бу мәсьәләдә ниндидер конкрет тәкъдимнәр яңгырамады.
Язучы һәм “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов каләмдәшләрен халык өчен “рухи маяк” була алмауда гаепләде. “Безнең бөтен әдәбият укытучыбыз Зифа Кадыйрованы укый. Нишләп алар Дания Заһидуллина санап үткән әдәбиятны укымадылар? Нигә алар милләт өчен көрәшә торган Фәүзия Бәйрәмованы укымадылар?” – дип ялкынлы чыгыш ясады ул.
“Декларация кабул ителгәннән соң, Конституция кабул ителгәннән бирле күңел ачтык, җырладык-биедек. Гаеп үзебездә дә. Көрәш рухын тәрбияләмәдек. Язучы турында Маяковский «народа водитель и одновременно народный слуга” дигән. Ә бит сүзне таба беләбез, үзебезне “Рухи маяк”, дибез. Утырып уйлагыз әле – безгә нинди әдәбият кирәк?”, - диде Вахит Имамов.
Язучы Камил Кәримов язучыларның архаик сүзләр белән мавыгуын татар укучысының татар әдәбиятыннан гайрәтен чигәргән бер сәбәп итеп саный. “Без суверенитет шаукымы белән шулкадәр мавыктык, архаик сүзләр керттек, - диде ул . - Мин - татар мәктәбендә укыган бала да дәрелфөнүн, мәхкәмә, тәхәллүс кебек сүзләрне белмим. Без артык мавыгып, агуладык татар телен, укучының гайрәтен чигердек”.
Камил Кәримов үзенең рәхәтләнеп Әхсән Баянны укып чыгуын искә алды: “Рәхәтләнеп аңлаешлы телдә язган. Безнең, нишләптер, артык татарлашасыбыз килде”, - ди ул.
“Казан утлары” әдәби журналының тиражын утыз ике язучы тәэмин итә. Журналның проза бүлеге мөдире Камил Кәримов шулай дип белдерде. Ул исемләп санамаса да, утырышта катнашмаган дүртесен әйтеп узды. Болар - Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Рөстәм Галиуллин иде. “Сезнең белән әле иҗат итеп була, - диде ул оптимизм белән каләмдәшләренә мөрәҗәгать итеп. - Киләчәктә шушында утырган язучыларны сагынган буын киләчәк. Безнең буын иң “слабое звено” түгел. Ахырзаманга алып бара торган буын түгел әле без”.
Камил Кәримов әдәбиятны хатын-кызларныкы дип бүлүгә каршы булуын әйтте: “Кызлар язганмы аны, малайлармы, сөннәтлеләрме-сөннәтсезләрме – бүлмик. Хәзер әдәбият башка яктан икегә бүленеп бара – базар әдәбияты һәм саллы реалистик әдәбият - сагындыра һәм тарихта кала торган әдәбият”, - ди ул. Язучы “Казан утлары”на көн саен телевидениедәге сериаллар шикелле әсәрләр килүе турында ачынып сөйләде. “Көн саен өчәр повесть укыйбыз – уйнаштан бала туа, банкет бара, кеше үтерәләр... Элек укучыбыз булган кешеләр хәзер үзләре яза. Язучы арткан саен укучы кими”, - ди ул уенын-чынын бергә кушып.
Чыгышының ахырында юморист язучы революциянең 100 еллыгы булуын искә алып, бер күзәтүе белән уртаклашты. “Мин әле Ленинның 55 томын саклый идем. Бакчаны сатарга җыенабыз, томнарны сөртеп өйгә алып кайтыйм дисәм, 25нче томны тычкан кимергән. Нәкъ уртада торганын. “Нигә болай?” дип ачып карасам, анда Ленинның “О праве наций на самоопределение” дигән мәкаләсе икән”, - диде ул.
Язучы һәм әдәбиятчы укытучы Халисә Ширмән язучылар арасында остазлык хәрәкәтен башлап җибәрергә тәкъдим итте. Ул каләмдәшләрен шәкертләрен булдырырга чакырды.
“Татар прозасының бүгенгесе турында сөйләгәндә дә аның иртәгәсен уйларга кирәк. Язучы “Бу әсәрем” дип мактанудан элек, “Бу укучым” дип горурлансын иде. Моны эшләмибез икән - киләсе көнебез юк, дигән сүз. Әлегә без үзебез язган әсәрләр белән генә мактанабыз. Бүген дә алты-җиде яшь язучы исеме генә яңгырады. Бу бик аз”, - диде ул.
Язучылар бүгенге милли тормыш, тел мәсьәләсендәге бүгенге вазгыять темасыннан да читтә кала алмадылар.
Татар әдәбияты өчен дәреслекләр төзегән галим, “Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары Рамил Ханнанов утырышта татар әдәбияты дәреслекләре төзү белән бәйле проблемаларны күтәреп чыкты.
“Язучылар: “Ни өчен минем әсәремне дәреслеккә кертмисез?” дип йөриләр. Без алар өчен аерым “Бичаралар исемлеге” төзедек. Кертеп булмый аларны! – ди ул. - Дәреслек төзегән вакытта коточкыч каршылыкка килеп төртеләбез. Без рус телле балаларга бу әсәрне ни өчен, нинди максат белән, нинди юнәлештә тәкъдим итергә тиеш - проза турында сөйләшкәндә шуңа да игътибар итсәк иде. Без беренче чиратта яшь буынны тәрбияләү максатын куярга тиеш”, - диде ул.
“Мәктәпләрдә рус телле балалар өчен без татар телен әдәбият аша түгел, морфология һәм фонетика аша кертергә тырышуыбыз - ялгышлыгыбыз булды”, - диде ул сөйләшү вакытында.
“Рус телле мәктәпләргә без әдәбиятны беренчел итеп куймадык. Без балаларга сингармонизм законы өйрәттек, йоткылык тартыгы, тел-ирен тартыгы, тел-теш тартыгы өйрәттек, синтетик иярченле кушма җөмлә һәм бәйләүче чаралар өйрәттек, - ди галим. - Ә безнең беренчел булып әдәбият чыгарга тиеш иде. Без бүген шуның нәтиҗәсен күрәбез инде. Без рус телле мәктәпкә әдәбиятны кайтарырга тиеш”.
Татар әдәбиятының төрле жанрлары турында сөйләшүләр алга таба да дәвам итәчәк, дип вәгъдә итә Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт.

 

("Татар- информ", Рузилә Мөхәммәтова)

 

 

ХӨРМӘТЛЕ ЯЗУЧЫЛАР!

10 ноябрьдә  11.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең конференцияләр залында «Хәзерге татар прозасы турында уйланулар» темасына «Түгәрәк өстәл» була.

Төп чыгышлар:

1.     Хәзерге татар прозасы:гомуми барыш һәм яңа күренешләр

Дания Заһидуллина, филология фәннәре докторы, академик, Татарстан Фәннәр Академиясенең вице-президенты;

2.      2017 елда «Казан утлары» һәм «Идел» журналларында дөнья күргән әдибәләр  прозасына күзәтү

Гөлфия Гайнуллина, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты;

3.      Прозаның киштәдәге урыны

Камил Кәримов, язучы.

 

Сезне әлеге чарага көтеп калабыз!

Татарстан мәдәният министрлыгы,Татарстан Язучылар берлеге быелның 20 ноябрендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри урамы, 14) икътисад фәннәре докторы, профессор, язучы, Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган фән эшлеклесе Фарсель Зыятдиновка  80 яшь тулу уңаеннан кичә уздыра. Чарага рәсми вәкилләр, язучының фикердәшләре, чордашлары, якташлары чакырулы. Әдәби-музыкаль кичәдә ике шәхес Фирая һәм Фарсель Зыятдиновларның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак.

Керү ирекле, РӘХИМ ИТЕГЕЗ!

Кыскача белешмә:

Фарсель Зыятдиновка быелның 1 нче июнендә 80 яшь тулды. Ул Татарстанның Актаныш районы Качкын авылында туган.Урта мәктәпне тәмамлап, белемен башта техникумда, соңыннан Казан дәүләт университетында дәвам итә. Бер ук вакытта М.Горький исемендәге авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Аспирантурада укый. Икътисад фәннәре докторы, профессор, академик дәрәҗәсенә ирешү белән бергә, күңелендә әдәбиятка, шигърияткә булган мәхәббәтенә дә урын бирә. Фикерләрен туплап китаплары нәшир ителә. Ул 1990 елдан бирле СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Фарсель Зыятдинов  өч дистәгә якын шигырь, проза һәм фәнни китаплар авторы, шуларның яртысын диярлек балалар һәм өлкәннәр өчен язылган шигырь һәм хикәя   җыентыклары тәшкил итә.

Казан,Татарстан Язучылар берлеге

 

 

7 ноябрьдә Г.Камал театрында  Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премияләрен тапшыру тантанасы булды.

Премия Татарстан Республикасы Президенты Указы белән булдырылды һәм Татарстан Республикасының профессиональ театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән иҗат коллективларына, мәдәният хезмәткәрләренә 2 елга бер мәртәбә бирелә. Премия нигезләмәсе буенча, өч җиңүченең һәрберсенә 200000 сум күләмендәге акчалата бүләк, һәр премиягә өстәп махсус бүләк һәм Мактау дипломы тапшырыла.

 2017 елда  Татарстан Язучылар берлеге әлеге дәрәҗәле премиягә  танылган драматург Ризван Хәмидне тәкъдим иткән иде. Драматургның «Синең урыныңа кайттым...» исемле беренче пьесасын Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштерә. Соңрак Ризван Хәмид әсәрләре күп театрларда зур уңыш белән озак еллар уйнала. Драматургның Гаяз Исхакыйның «Курчак туе» әсәренә нигезләнеп, Мансур Гыйләҗев белән автордашлыкта язган инсценировкасы буенча Камал театры куйган спектакль җәмәгатьчелектә зур кызыксыну, каршылыклы фикерләр тудырган, тәнкыйтьчеләрнең югары бәясен алган әсәр булып театр тарихына кереп калды.

2017 елның  сентябрендә Ризван Хәмид вафат булды. Премия комиссиясе тарафыннан  күренекле драматургка тәгаенләнгән бүләкне хатыны Гайшә ханым алды. «Бүген Ризванның вафатына 50 көн булды, – диде ул. – Марсель Сәлимҗанов Ризванга бик ярдәм итте. Ул аның беренче әсәрен куйды. Ул күреп алмаса, белмим, аның тормышы ничек булыр иде икән?! Ризван театр дип, әдәбият дип яшәде».

Конкурс комиссиясен Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләре тәшкил итә Комиссиянең рәисе – Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибагатуллин.

 

 

2015 елда М.Сәлимҗанов исемендәге премия лауреаты исеменә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гомәр Мәрдәнов, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама  Татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев лаек булган иде.

2017 ел лауреатлары – Казан Рус яшь тамашачы театры коллективы, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймәрданов, танылган драматург Ризван Хәмид (вафатыннан соң).

 

Фото "Татар-информ» сайтыннан алынды.

 

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Данил Салихов Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә иҗади сәфәрдә булып кайтты. Стәрлетамак Башкорт драма театры драматургның «Хатын түгел – аҗдаһа» комедиясен сәхнәләштерде. Театрны премьера белән котлап, Д.Салихов спектакльнең озын гомерле, уңышлы булуын теләде. Драматургның әлеге әсәре  – күп театрларда озак еллар уйналып, зур уңыш казанганннардан.

Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак  филиалында Данил Хәбибрахманович Салихов белән очрашу узды. Очрашуны Башкорт һәм төрки филология факультетының татар һәм чуаш филологиясе кафедрасы оештырды.  Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче танылган татар язучылары һәм шагыйрьләре, студентлар, мөгаллимнәр алдында ясаган чыгышында Данил Салихов  әдәбиятнең тел сагында торучы иң зул көчләрнең берсе, һәр халыкның үз туган телен саклавының никадәр мөһим икәнлеге хакында әйтте.

(Университет сайтында  әлеге очрашу  турында сылтама буенча: http://strbsu.ru/news/420)

 

 

Катнашучылар “Туган телдә белем һәм тәрбия” , “Туган тел һәм гореф-гадәтләр”, “Туган тел һәм информацион ресурслар” секцияләренә бүленеп эшләде.

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов).  Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә “Арча. Туган тел, гореф гадәтләр: киләчәккә караш” исемле "түгәрәк өстәл" узды. 

Секцияләр эшендә иҗтимагый оешма вәкилләре, Язучылар берлеге әгъзалары, югары һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре, урта һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, “Казан арты” тарих-этнография музее вәкилләре, район мәгариф идарәсенең мәгариф идарәсе методистлары, гомуми белем оешмаларының туган тел һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Төркемнәрдә чыгыш ясаучылар арасында филология фәннәре докторы , профессор Рүзәл Юсупов; Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов, галим һәм шагыйрь Хәнәфи Бәдигый, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт;  "Ватаным Татарстан" газетасының парламент хәбәрчесе, журналист Риман Гыйлемханов; фән докторы, шагыйрь Рифат Корбанов; "Белем.ру" оешмасы директоры Раил Гатауллин һәм башка күренекле шәхесләр бар иде.

Катнашучылар “Туган телдә белем һәм тәрбия” , “Туган тел һәм гореф-гадәтләр”, “Туган тел һәм информацион ресурслар” дип аталган секцияләрдә чыгыш ясады. Чыгышларны тыңлаганнан соң, һәр секция, нәтиҗәләр ясап, карар кабул итте, дип белдерде мәдәният идарәсе башлыгы.

“Туган телдә белем һәм тәрбия” секциясе эшендә катнашучылар туган телнең, йола, гореф-гадәтләрнең киләчәктә алга таба сакланышы һәм үсешен тәэмин итү максатыннан:

- район мәгариф системасы белем бирү оешмаларында әлеге юнәлештә юл картасы эшләү;
- Арча педагогия көллияте базасында йолаларны, гореф-гадәтләрне гамәли куллануны өйрүтүне алга куйган инновацион мәйданчыклар эшен оештыру;

- кадрларның квалификациясен күтәрүдә комплекслы чаралар күрү;
- уңай эш тәҗрибәсе булган педагогларның эш тәҗрибәсен өйрәнүнене һәм республикакүләм таратуны оештыру;
- район гомуми белем учреждениеләрендә татар телен һәм әдәбият укытуны Федераль белем стандартлары кысаларында милли үзенчәлекләрне, милли мәдәниятне, татар сүз байлыгының бөтен матурлыгын, аһәңен чагылдырган әсәрләр материалында оештыру;
- милләтара, конфессиональара, яшьләр арасындагы килешүне булдыра торган, толерантлык хисе тәрбияли торган программа һәм проектларны россиякүләм тормышка ашыру эшен дәвам итү, махсус интернет ресурслардан иркен файдалану;
- балаларга өстәмә һәм гомуми белем бирү оешмаларында үткәрелгән чараларда туган тел, йола, гореф-гадәтләргә багышланган чараларга басым ясау;
- әти-әниләрне, гаиләне гомуми белем бирү оешмаларында әлеге юнәлештә оештырылган чараларга җәлеп итү, балалар белән әти-әниләр мөнәсәбәтен якынайту һәм матурлау, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен, үрнәк гаилә төшенчәсен формалаштыру өчен, фольклор төрләрен максатка ярашлы куллану;
-милләтебезнең күренекле шәхесләре мисалында милли горурлык хисләре тәрбияләү кебек юнәлешләрдә эшне дәвам итәргә дигән тәкъдим белән чыкты.

 

 

 Әйе, ул нәкъ җил кебек чая, җитез, ярсу, хәтта бераз гына дуамал да. Коңгырт-кара күзле, чем-кара чәчле, шуклыгы белән кайчак егетләрне дә уздырып җибәрә алган бу кызны уку йорты хәтерли әле. Үзе дә онытмаган, сагына, күрәсең! Юкса, 55 яшьлек юбилей тантанасын көллияттә үзенең остазлары белән берлектә үткәрмәс иде.  Бүген ул янә кадерле кунак:  төпле белем һәм иҗатына юллама биргән көллияткә танылган шагыйрә, прозаик, публицист һәм галимә Рифә Рахман буларак кайткан! Үзе белән күпме дусларын, хезмәттәшләрен, каләмдәшләрен дә алып килгән. Кайчандыр аңа белем биргән укытучылар – хөрмәтле ветераннарыбызга да урын түрдән.  Алар күңелендә бүген дә ул нәкъ шундый ук шук, шаян, чытлык бер кыз. Әнә көллиятнең элеккеге директоры, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Арча районының шәрәфле гражданы, Россиянең “Иң күренекле кешеләр” китабына кертелгән шәхес – Сәгъдиев Илдус Габдрахман улы бүген үтә бер гоурлык һәм егетләрчә җитезлек белән сәхнә түренә ашыга:

–    Хөрмәтле кунаклар, студентлар, укытучының бәхете –мактаулы исемнәрдә түгел, ә үзе укыткан укучыларының хөрмәтендә. Рифә, сеңлем, безне онытмыйча, олылап, үзеңнең юбилееңа чакыруың өчен зур рәхмәт сиңа. Без, ветераннар, бүген көллияткә шатланып, горурланып килдек. Синең иҗатың белән кызыксынып барабыз һәм  уңышларыңа сөенәбез, – ди ул, аталарча бер ягымлылык белән.

Бәйрәмәнә шундый күңел түреннән чыккан котлаулар һәм кадерле истәлекләр, берсеннән-берсе матур шигырьләр, моңлы җырлар һәм дәртле биюләр белән үрелеп барды. Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь, популяр җырлар авторы Рәмис Аймәт аның бер төн эчендә тулы бер китап язарлык талантына сокланса,  Татарстан Фәннәр Академиясенең  Г.Ибраһимов исемендәге Тел, Әдәбият, Сәнгать институты директоры урынбасары филолология фәннәре кандидаты Хисамов Олег Ришатович «Татар әдәбияты тарихы» томлыкларын, “Тукай энциклопедиясе”нең үз вакытында бастырып чыгарылуында да Рифә ханымның  тырышлыгы зур булуын билгеләде.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Рифә Рахманны телебез сакчысы, милләтебез өчен  җан атып яшәүче дип бәяләп, конгресс медален тапшырды.

Казан дәүләт, соңрак федераль университетында бергә эшләгән хезмәттәшләре, Р. Рахманның доцент буларак эшләгән елларын сагынып искә алып, аның, чын мәгънәсендә,  милли рухлы, зирәк мөгаллим булуы турында әйттеләр.  Бу елларны мин үзем дә яхшы хәтерлим әле. Рифә апа (без, яңа гына авылдан килгән беренче курс студентлары, аңа яртып нәкъ әнә шулай дәшә идек) безнең күңелләрдә ХХ йөз башы әдәбияты, аеруча, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Ш.Камал иҗатына мәхәббәт уяткан кеше. Аның, бернинди китап-дәфтәрләргә карамый, яңгыравык тавыш белән лекция сөйләве;  язып кулларыбыз талганны сизеп, үтә хисләнеп, шигырь укуы, кулларыбызны гына түгел, җаннарыбызны да ял иттерә иде.

Гомумән, Р. Рахман табигый талантка ия кеше. Бу турыда аның  кыю һәм туры  фикерле публицистик язмалары да сөйли. Кичәдә катнашкан “Идел” журналының баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Р.Р. Сабиров та,  аның бу сәләтен билгеләп, кайчакта каләмдәшенең куркынычсызлыгы өчен борчылуын белдерде.

Сәхнәдәянә безнекеләр, монысы – Арча педагогия училищесында Р.Рахман белән бер заманда укыган  Татарстан Фәннәр академиясенең тарих фәннәре кандидаты Рәшит Галләм. Галим Рифәдәге үткенлекнең туган ягы Мәмәширдән килүен тарихи күзәтүләре белән дәлилләп бирде: анда усал халык яши, бирегә көчләп чукындыру максаты белән килгән поплар да авылның икенче очына исән килеш чыга алмаган, ди ул. Тарихи фактларга, Рифә белән бергә булган кызыклы истәлекләр кушылды. Соңыннан галим, саклык белән куен кесәсеннән кубыз тартып чыгарып, халык көйләренә тезмә сызды.

Әйе, юбилейдагы бүләкләр затлылыгы белән түгел, зыялылыгы белән, ә котлау-истәлекләр гадилеге, сафлыгы белән кыйммәт бәяләнде.

Көллиятебез директоры Гарипова Гөлнара Фидаил кызы сүзләре белән әйткәндә, Г.Тукай исемен горур йөртүче көллиятебез өчен дә бу кичәнең тәрбияви кыйммәте зур булды. Уку йорты үзенең традицияләренә һәрчак тугрылык саклый.  Көллиятебездә еш үткәрелүче мондый чаралар, һичшиксез, безгә буыннар бәйләнешен сакларга, булачак педагогларның әхлакый йөзен тәрбияләргә ярдәм итәчәк.

 

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                   Әлфия Төхфәтуллина

Страница 7 из 92
Союз писателей РТ