Админ

 

Конкурста 381 китап катнашты, шуларның: 51-е – чәчмә әсәрләр (проза), 75-е – тезмә әсәрләр (шигърият), 44-е – балалар әдәбияты, 49-ы – рус телендә чыккан матур әдәбият, 92-се – татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 70-е – рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.

Татарстан нәшриятларында 2016 нчы елда дөнья күргән, 2017 нче ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республикабызның 1510 китапханәсе катнашты.

2018 нче елның 21 нче мартында Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләде.

 

Чәчмә әсәрләр:

1 урын Нәбирә Гыйматдинованың «Сөйлим, тыңла…»;

2 урын Айгөл Әхмәтгалиеваның «Таллыкүлдә былбыл бар»;

3 урын Сәйдә Зыялының «Яралы кош авазы» китапларына бирелде.

Камил Кәримовнең «Игезәкләр йолдызлыгы», Гөлсинә Галимуллинаның «Алтын ачкыч», Равилә Шәйдуллина-Муратның «Ялантауга ай кунган» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Тезмә әсәрләр:

1 урынны Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре=Моабитские тетради»;

2 урынны Роберт Миңнуллинның «Монда без дә бар әле!»;

3 урынны Клара Булатованың «Гасыр белән гасыр арасында» китаплары алды.

Рәмис Әймәтнең «Бозлы җилкәннәр», Рәдиф Гаташның «Ихласнамә» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Балалар әдәбияты:

1 урынга Габдулла Тукайның «Әтәч илә Энҗе бөртеге»;

2 урынга Лиана Әмирханованың «Китап яратучы малай»;

3 урынга Йолдызның «Аппак белән Шапшак=Аппак и Шапшак» китаплары чыкты.

Факил Сафинның «Керпенең шәһәргә сәяхәте» китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Рус телендә чыккан матур әдәбият:

1 урын Габдрахман Әпсәләмовның «Белые цветы»;

2 урын Әхәт Мушинскийның «Черный индюк, красные штаны…=Кара күркә, кызыл ыштан…»;

3 урын Рафис Корбанның «Куда уходит ночь?» китапларына бирелде.

Рөстәм Кутуйның «Сердитый трамвай», Борис Вайнерның «О дырках в зонтике и о других важных вещах» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:

1 урынга Әзһәр Шакировның «Язмыш»;         

2 урынга Индус Таһировның «Без тарихта эзлебез»;

3 урынга Алла Сальникова белән Диләрә Галиуллинаның «Татар «Әлифба»сы үткәне һәм бүгенгесе=Татарская «Алифба»: история и современность» китаплары чыкты.

Альберт Гаделнең «Фокуслар энциклопедиясе», Әхәт Гаффарның «Сайланма әсәрләр. Т.4» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:

1 урынны Юныс Әхмәтҗановның «Татарские национальные блюда»;

2 урынны Роман Почекаевның «Чингизово право: правовое наследие Монгольской империи в тюркско-татарских ханствах и государствах Центральной Азии»;

3 урынны Фәндас Сафиуллинның «За свободу и равноправие» китаплары алды.

Нияз Халитнең «Стили и формы татарской архитектуры Казани 1920 гг.» китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

 

 

 

Түбән Тегермәнлек авылы Мәдәният йортында узган бәйрәмдә авыл җирле идарәсе башлыгы Аналолий Дмитриев юбилярга район хакимияте башлыгының «Рәхмәт хаты»н тапшырды. Котлау сүзләре белән районның Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Резидә  Җәләлова, пенсия фонды җитәкчесе Минзия  Вәлева, «Бердәм Россия» партиясе җитәкчесе Лидия  Касыймова, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Гүзәлия  Керженцова, балалар иҗат үзәге директоры Рәйхана Иминева , балалар бакчасы хезмәткәрләре Мөслимә Равзетдинова, Иделия Мәхмүтова чыгыш ясадылар. Шагыйрәнең сеңлесе Равия Мингалеева аның «Рәхмәт фәрештәсе» поэмасыннан өзек укыды. Композитор Габдразак Мингалиевның кызы Галиябану «Умырзая» җырын башкарды.

 

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов шагыйрәгә Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттагы казанышлар өчен» билгесен тапшырды.

Юбилей кичәсенә Казаннан күп язучылар кайтты. Каләм ияләре – Равил

Фәйзуллин, Асия Юнысова, Фәүзия Солтан, Госман Гомәр, Гөлзада Бәйрәмова, Әхәт Гаффар, Нурулла Гариф, Балык Бистәсендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Гөлнур Әхмәдуллина Рәсимә Гарифуллинага иң изге теләкләрен теләделәр.

 Шәмсия Җиһангирова Бөтендөнья Татар Конгрессының

«Рәхмәт хаты»н тапшырды.

Юбилей кичәсендә шагыйрәнең әсәрләрен мәктәп балалары укыды.  

 

 

 

 

 

 

Шагыйрә Рәсимә Әхмәтзакир кызы Гарифуллина 1957 елның 26 июнендә (рәсми документларда 1958 елның 1 апрелендә) Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында туа. Шәҗәрәсе буенча элек тә җир-сулар биләп торган, мал-мөлкәтле байлар нәселеннән. Совет чорында нәсел варислары, төрле җәбер-золымнар кичереп, ахырда гади авыл крәстияне хәлендә яшәргә мәҗбүр ителгәннәр.

Рәсимә, Түбән Тегермәнлек һәм Югары Тегермәнлек мәктәпләрендә укып урта белем алгач, Пермь шәһәренә китеп, ике ел заводта эшли. 1977–1982 елларда ул – Казан дәүләт университетының журналистика факультеты студенты. Укуын тәмамлагач, туган якларына кайтып, 1989 елга кадәр Балык

Бистәсендә чыга торган төбәк газетасы «Авыл офыклары» редакциясендә хатлар бүлеге мөдире вазифаларын башкара. Бер үк вакытта газета редакциясе каршында эшләп килгән «Кама таңнары» дигән әдәби берләшмәгә җитәкчелек итә. 1989–1991 елларда Саратов шәһәрендә Идел буе иҗтимагый-сәяси институтында белемен арттырып кайткач та, ул ун елдан артык «Авыл офыклары» газетасындагы журналистлык хезмәтен дәвам иттерә: редакциянең иҗтимагый-сәяси бүлеген җитәкли. 2003 елның августыннан исә Рәсимә Гарифуллина Балык Бистәсе районы хакимиятенең Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры вазифаларын башкара.

Ул – 2001–2005 еллар арасында Казан нәшриятларында басылып чыккан өч шигъри китап авторы: «Бүген ярат!» (2001), «Яшәү мәңгелек» (2004), «Минем куллар – синең кулда» (2004). Ул, нигездә, лирик шагыйрә, иҗатының төп өлешен мәхәббәт, күңел кичерешләрен яктырткан шигырьләр, җырлар били. Табигать манзараларына, тарихи темаларга багышланган лирик-фәлсәфи яңгырашлы шигырьләре дә байтак. Алар арасында «Чулпы җыры», «Ак Сарайда серләр бар» исемле поэмалары шагыйрәнең үз нәселе шәҗәрәсе риваятьләренә таянып, үткәндәге тарихи вакыйгаларны сәнгатьчә шактый оста тасвирлап бирүе белән кызыклы.

Р.Гарифуллина – 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

«Кулымда тылсымлы каләм...»

Әнә шул исем астында Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нурзия Мирхазова иҗатына багышланган үтә дә эчтәлекле  чара  уздырылды.

Китапханәдә шушы көннәрдә үзенең матур юбилеен билгеләп үтүче Нурзия Рашит кызының балалар һәм олылар өчен нәшер ителгән китаплары, методик әсбаплары, журнал битләрендә дөнья күргән шигырьләре, мәкаләләреннән бик бай күргәзмә оештырылган иде.

Бәйрәм чарасын шәһәрнең 7 нче мәктәбендә белем алучы башлангыч сыйныф укучылары ачып җибәрде. Алар шагыйрәнең «Серле рәссам» китабындагы шигырьләрен яратып, үтә дә сәнгатьле итеп сөйләделәр. Нурзия апалары һәрберсенә үзенең китабын бүләк итте. Аннан соң өлкән сыйныф укучыларына, студентларга, замандашларга адресланган «Уяну» китабындагы проза әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Боларын инде китапханәчеләр тәкъдим итте.

Кичәгә аксакал язучы Фәтхулла Абдуллин, шагыйрь Рифкать Имаев, «Кама таңнары» иҗат берләшмәсе әгъзалары да килгән иде. Чаллы шәһәреннән каләмдәш дуслары Сирень Якупова белән Әлфия Ситдыйкованың килүе дә ямь өстенә ямь булды. Алар Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафинның котлау сүзләрен, үзләренең шигъри теләкләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Зәй районыннан «Җәүһәр» халык фольклор ансамбле җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова һәм «Илһам» ансамбле артисты Илшат Хабибуллин Нурзия ханымга моңлы җырларын бүләк иттеләр.

Гомер буе тәрбияче  булып эшләүче Нурзия Мирхазова үз чыгышында: «Җаваплы хезмәтемне иҗаттан, иҗатымны эшемнән аерып карап булмый, алар берсен-берсе тулыландыра, аеруча бүгенге көндә», – диде. Чыннан да, Нурзия Мирхазова балалар бакчаларында, мәктәпләрдә туган телгә, туган илгә мәхәббәт, иҗатка омтылыш тәрбияләүче күпсанлы проектлар авторы, актив җәмәгать эшлеклесе дә. Шуңа да бәйрәм төсмере алган кичәдә Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Ганиев Рөстәм Мәҗит улы, Нурзия ханымның күркәм гамәлләрен хуплап, Рәхмәт хаты тапшырды һәм  җилкәсенә ап-ак шәл салды.

Әйе, бары тик тырыш хезмәт кенә кешене бәхетле итә. Нурзия Рашит кызының ирешкән уңышлары шактый. Киләчәктә дә һәрчак уңышлар юлдаш булсын аңа, тылсымлы каләме кулыннан төшмәсен!

 

 

Суфиян Минһаҗев

 

 2018 елның 15 апрелендә (якшәмбе) сәгать 10да Казанның Яңа Татар бистәсе зияратындагы Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салу мәрасиме була һәм шагыйрь рухына дога кылына. Чарада республика җитәкчеләре, танылган язучылар, Г.Тукай премиясе лауреатлары һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша.

 

Моннан нәкъ 105 ел элек шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый. Мәдрәсәләрдә дәресләр туктатыла. Матбугатта Тукайның үлү хәбәре урнаштырыла, газета-журналлар чит илләрдән килгән кайгы телеграммаларына күмелә. Рус һәм чит ил матбугаты Тукай шәхесе белән кызыксына башлый. Петербургта чыккан «Мусульманская газета»да Тукайга багышланган русча шигырьләр басыла, ә «День» газетасы Тукайны «Татарский Пушкин» дип атап зур мәкалә бастыра. М. Горький инициативасы белән чыгарылган «Восточный сборник» дигән академик җыентыкта Тукайның биографиясе, берничә шигыренең русчага тәрҗемәсе бирелә. Лондонда чыга торган «Рус журналы»нда Тукай турында мәгълумат бирелә, аның «Пар ат» шигыре инглиз телендә басыла. Тукай турында Төркия матбугатында да күп языла.

Соңгы юлга  шагыйрьне Казан шәһәренең Клячкин хастаханәсеннән озаталар.  Яңа Татар бистәсе зияратында җирлиләр...

Камил Рамазановның «Әстерхан» исемле яңа китабы дөнья күрде. Бөек Ватан  сугышы ветераны Камил аганың бу өченче китабы. Тормышның ачысын-төчесен татыган, халык хуҗалыгын үстерүдә үзеннән зур өлеш керткән Ил агасы бу китабында да яшәешкә, тормышка үзенең мөнәсәбәтен белдерә, уйланырга мәҗбүр итә. Китапның беренче өлешендә  Әстерхан шәһәренең исеменә нигез булган хәл-вакыйга тасвирлана.  Икенче өлешендә шигърият һәм вәгазьләр урын алган.  

Китап «Алгоритм+»  типографиясендә  300 данә тираж белән чыккан.

 Татарстан Язучылар берлегендә танылган язучы, прозаик, журналист Госман Гомәрнең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

Юбилярны котларга, зал тутырып, Госман Гомәрнең якын дуслары, коллегалары, якташлары һәм туганнары килгән.

Чараның алып баручысы Алмаз Хәмзин, шаяртып кына: “Госман ага, бүген үзең турында ишетмәгәнеңне ишетәсең инде”, диде. Чыннан да, бүген Госман Гомәргә карата күп кенә җылы сүзләр яңгырады.

Татарстанның Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова юбилярның журналистикага керткән өлешен билгеләп үтте. Шулай ук ул Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның сәламнәрен һәм бүләген тапшырды.

Галим, КФУ профессоры Фоат Галимуллин Госман Гомәргә җылы сүзләр әйтте. “Госман Гомәрнең китаплары күп. Аның “Дәверләр мөнбәре” дигән китабы безнең әдәбиятыбызда яңа сүз булды. Андый эчтәлектәге затлы шәхесләр турындагы китап башка юк. Аны энциклопедия белән генә чагыштырырга мөмкин. Безнең юбилярыбыз бик бәхетле”, – диде Фоат Галимуллин.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова бүләккә җыр башкарып китте. Соңыннан, юбилярның һәм тамашачыларның үтенече буенча, ул кабат сәхнәгә күтәрелде.

Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Госман Гомәрне яшьләргә үрнәк буларак куйды.

“Бу кичә адәм баласы ничек яшәргә тиеш дигән сорауга җавап бирә. Безнең янда 85 яшьлек егет басып тора. Сугыштан соңгы вакыттан алып, күп газапларны кичеп, ул бүген дә халкына хезмәт итә”, - диде ул.

Данил Салихов Татарстан Язучылар берлеге исеменнән язучыга “Рәхмәт хаты” да тапшырды.

Йомгаклау сүзен Госман әфәнде үзе әйтте. Аның янына туганнары да чыкты.

“Мин матур сөйли белмим, яза гына беләм. Килгәнегез өчен зур рәхмәт. Исән-сау вакытта еш очрашыйк, күрешеп яшик”, - диде Госман Гомәр. 

(«Татар-информ», Алмаз Шиһабетдинов.

Расих Фәсхетдинов фотолары)
 

 

Дагыстанның Лезгин  дәүләт музыка-драма театрында татар халкының күренекле драматургы Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса йолдыз бар» әсәре буенча  спектакль куелган. Бу хакта «Дагестанская правда» басмасы хәбәр итә.

 

Спектакльнең режиссеры Мирзәбәк Мирзабәков тамашачыларның әсәр күтәргән  темага, артистлар уенына битараф калмаулары хакында әйтә.

«Тамашачы бу спектакльгә бик яратып йөриячәгенә ышанам», – ди режиссер. – Әлеге спектакль – чиста күңелле хатын-кызга гимн булып яңгырый. Ул назлы, ягымлы бер җылылык белән сугарылган. Премьерага килгән тамашачыларның иң кырысының да күзләрендә яшь иде».

«Мин әлеге спеклакль өчен театрга бик рәхмәтле, – ди, спектакльне караган тамашачы Мария Хәмитова,  – Актерларга рәхмәт – алар үз геройларында эреп югалдылар, тәэсирле итеп уйнадылар. Минем белән килгән дуслар һәм туганнар әсәрдәге вакыйгаларны чынбарлык дип кабул итте».

 

 

 

Казанның Совет районында урнашкан 171 нче гомум белем бирү мәктәбендә танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова белән очрашу узды. очрашуда республиканың шәһәр-районнарыннан семинар-практикумга килгән татар теле укытучылары да катнашты.

Кайвакыт мондый очрашуларның күңелсез генә, корырак баруын күзәтергә туры килсә, әлеге очрашу тулаем шуның киресе булды. Сания Әхмәтҗанованың, тыңлаучыларын күзенә каратып, үзе, китаплары, иҗаты, гаиләсе турында укытучыларча җанлы итеп сөйләү сәләтенә ия булуына да бәйледер ул. Сүзләрендәге гадилек, ихласлык, күпертүләрсез, ясалмалылыктан азат булып сөйләве белән очрашу бер сулышта узды да китте. Очрашуда мәктәп укучылары гына түгел, республиканың төрле шәһәр-районнарыннан семинар-практикумга килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты.

Данлыклы Арча районында туып-үскән Сания апа иң элек кыскача үзенең автобиографиясенә тукталды. Сөйләүләр мәктәп укучылары башкаруында җыр, шигырьләр белән үрелеп барды. Иң беренче итеп, популяр “Пар алма” җыры яңгырады. Җырның язылуына 25 ел. Сания Әхмәтҗанова җырның язылу тарихы турында сөйләп: “Синең ирең юкмы әллә? Ник ялгызлык турында язасың, дип сорыйлар. Шагыйрь кеше ул, балалар, үз кичерешләрен генә түгел, башкаларның тормышын да күрә белеп, йөрәге аша үткәреп, үзенеке кебек итеп яза белсә, шул вакытта әсәрләре таныла. Бу җыр минем апама багышланган.Ул 18 яшьтә кияүгә чыкты, әмма ире авариядә үлеп, яшьли тол калды. Берсендә шалтыратып, “Без бит пар алма кебек идек, хәзер ничекләр яшим инде мин, алма бакчаларына чыгып, җизнәңне эзләп, пар алмалар тотып саташып йөрим” диде. Бу сүзләреннән “Пар алма” җыры туды. Мине халыкка танытты. Бу җыр - минем визит карточкам”, - диде шагыйрә.

Очрашу барышында шулай ук Сания Әхмәтҗанова сүзләренә иҗат ителгән “Әниемнең туган көне”, “Әйтер сүзең әйтеп кал” һ.б җырлар да яңгырады.

Шагыйрә үзенең “Гәрәбә” исемле шигыренең язылу тарихы турында сөйләде. Шагыйрь Марсель Галиев, аңа гәрәбә турында ике юл шигырь биреп, шуны дәвам итүне һәм аңа шагыйрә булуын исбатлауны тәкъдим иткән. Баштагы ике вариантны Марсель Галиев кабул итмәгән, үз фикерләрен әйткән. Өченче вариант кына күңеленә хуш килгән. Шул рәвешле олпат шагыйрь аңа осталык дәресе биргән. Яңа китабының исемен дә шагыйрә “Гәрәбә” дип атаган.

Сания Әхмәтҗованың балалар өчен язылган шигырьләре дә шактый. Аларның берничәсе очрашуда укылды. “Балалар турында язып була, әмма иң авыр эш – балалар өчен язу. Болар - икесе ике әйбер. Балалар теленә оныгым тугач өйрәндем. Оныгым безне “Бал әби, Бал бабай” дип йөртә, чөнки бабасы аңа килгән саен бал каптыра. Мин Камил улыма  багышлап, “Бал онык” дигән шигырь дә яздым”, - дип сөйләде шагыйрә.

Сания Әхмәтҗанова, укучылар соравына җавап итеп, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларның популяр булу сәбәбен дә аңлатып китте. “Бу җыр текстлары яшьрәк чакта, нәрсә уйласам, шуны әйтә торган вакытта язылган. Халыкка ихласлык кирәк. Алар ясалма түгел. Җыр текстлары гади сүз белән тирән мәгънәне аңлатырга тиеш. Мин шулай уйлыйм”, - диде.

Очрашу барышында Сания Әхмәтҗанова укучыларда үзенең шәхесенә карата кызыксыну уята белде. Укучыларның бер-бер арты сораулар бирүе шул хакта сөйли иде. Балаларның берсе шагыйрәнең исеме нәрсәне аңлатуын, аңа исемне кем кушуы турында сорады. “Әти кушкан миңа бу исемне. Апрель аенда туганмын мин, ул вакытта авылда язгы ташу вакытлары. Таныклык алу өчен, күрше авыл советына барырга кирәк булган. Әтине шунда озатканда, әни, Гөлфия дип куштырырсың яме, дигән булган. Ләкин әти Сания дип исем куштырган, ә әнигә “ташулы елга аша чыкканда, басма чайпалды да, син әйткән исемне оныттым, телемә беренче нәрсә килде, шул исемне куштырдым” дигән. Соңрак миңа, сер итеп кенә, яшь чагында Сания исемле йөргән кызы булуы турында әйтте. Сания исеме туры килә миңа, ул гаиләдә икенче кыз бала дигәнне дә аңлата икән, аннары төрекчәдән ул "мизгел” - секунд дигән мәгънәдә. Кайчакта холкым да бер мизгел эчендә төрле көтелмәгән карарларга бара торган”, - дип җавап бирде шагыйрә.

 

Сания Әхмәтҗановадан кечкенә вакытта кем булырга хыяллануы, яраткан язучысы турында да сораштылар. Ул башта, абыйсы кебек, очучы булырга хыяллануы турында әйтте, аннары укытучы булып хирысланганын, ислемай шешәләре тезеп, аларга “дәрес биргән” вакытларын исенә төшерде. Балачактагы иң якты хатирәләре белән уртаклашты. Фарфор чынаяклары ватыкларын эзләп, язгы бәрәңге бакчасына кереп, тездән язгы бакчада батып яткан мизгелләренә “кайтып килде”. Моның өчен әнисеннән шактый гына эләккәнен дә әйтте.

Шагыйрә чит телләргә дә мөкиббән булуы турында билгеләп үтеп, төрек телен үзлектән өйрәнгәнен, былтыр үзен төрки шагыйрьләр фестиваленә Кахакъстанга чакырганнары турында сөйләде. Хәзер исә инглиз телен өйрәнү белән мәшгуль булуын әйтте.

Очрашу ахырында Сания Әхмәтҗанова балаларга: “Нинди генә эшкә тотынсагыз да, җиренә җиткереп башкарыгыз”, - дип киңәшен бирде, укуында уңышлар теләде. Кунак күчтәнәчсез килә ди мени: шагыйрә мәктәп китаханәсенә үзенең шигырь җыентыкларын бүләк итте. Үз чиратында, мәктәп директоры Рания Галиәкбәрова Сания Әхмәтҗановага җылы очрашуга килгәне өчен рәхмәтен ирештерде.

Очрашу туган телләргә багышланган кичә рәвешендә дәвам итте. Мәктәптә белем алучы төрле милләт вәкилләре концерт чыгышларын тәкъдим итте.

 

Белешмә: Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Арча районының Курса Почмак авылында туа. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 20 елга якын Казанда башлангыч сыйныфлар һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Соңрак укытучылар журналы булган "Мәгариф"тә 17 ел бүлек мөхәррире һәм җаваплы сәркатип вазифаларын башкара. "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Сания Әхмәтҗанова - "Оч иреккә, җырым", "Пар алма", "Гәрәбә" китаплары һәм йөзгә якын популяр җыр тексты авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе. 2009 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Бүген Сания Әхмәтҗанова - "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында редактор.

 

(“Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина)

 

 

       Габдулла Гали улы Галиев 1928 елның 10 гыйнварында Татарстанның Әгерҗе районы Төрдәле авылында туа. Бала һәм үсмер чаклары сугыш чорына туры килгән бик күп яшьтәшләре кебек, ул да кечкенәдән эшкә җигелеп үсә: ат җигеп җир сөрә, колхоз тракторлары өчен ерак җирләрдән ягулык ташый; көзләрен элеваторга ашлык илтә, кышларын Лубьян урманнарында агач чыгара. 1943 елда Кырынды авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлап, Алабуга шәһәрендә берьеллык ветеринария курсларында укып кайткач, Г.Галиев колхозда алты ел ветеринар һәм зоотехник булып эшли. 1952–1955 елларда Алабуга медицина училищесында янә укып, медицина фельдшеры белгечлегенә ия була һәм 1989 елга чаклы (пенсия яшенә җиткәнче) районның Балтач участок хастаханәсендә фельдшер, Кырынды, Татар Шаршадысы авылларында медицина пункты мөдире вазифаларын башкара.

        Әдәби иҗат эшенә мәеле бик күптән тернәкләнгән булса да, Г.Галиев. инде яше шактый өлкәнәя төшкәч кенә кулына каләм алырга җөрьәт иткән язучылар җөмләсеннән. Аның беренче әсәре – «Тормыш үче» исемле пьесасы (соңрак исеме «Яшел елан» дип үзгәртелә) үткән гасырның алтмышынчы елларында языла. Пьеса төбәк үзешчәннәре тарафыннан сәхнәләштерелеп, тирә-як авылларда күрсәтелеп тә йөри, матбугатта әсәр турында уңай фикерләр дә әйтелә. Табигый, авторны бу рухландырып җибәрә: шуннан соң ул «Айдар», «Солдат кайтты», «Гөлгенә», «Аккошлар кебек» исемле сәхнә әсәрләрен иҗат итә. Боларның алдагы икесе, үз вакытында Минзәлә татар драма театры сәхнәсендә куелып, тамашачы тарафыннан яратып кабул ителә.

      Сиксәненче еллардан башлап Г.Галиев проза әсәрләре язуга да игътибарын юнәлтә. 1995 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан һәм ике повестен эченә алган «Үкенеч» җыентыгы, 1997 елда «Кичер мине, Сурия» һәм 2002 елда «Хәзрәт малайлары» исеме белән чыккан проза китаплары авторның бу жанрда да уңышлы эшли алуын күрсәтәләр. Ул дистәгә якын китап авторы.

        Г.Галиев – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Язучыга үз эшенә бирелгәнлек, зур җаваплылык, кешеләрне ярату кебек сыйфатлар хас иде.

Мәрхүмнең  якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр.

 

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы,

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

 

 

Страница 8 из 111
Союз писателей РТ