Админ

 

Азнакай талантларга бай як кына түгел, ә аларны үзенә магниттай тартып торучы да. Районыбызда уза торган күп төрле мәдәни чаралар нәкъ шул хакта сөйли. 11 октябрьдә үзәк китапханәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов белән очрашу аның елъязмасына тагын бер якты истәлек булып өстәлде.

Туган телне укыту буенча сүзләр куерган чорда бу очрашу аеруча әһәмиятле булды. Моны Данил Салихов үзе дә билгеләп үтте.

– Язучылар алдында торган иң зур бурыч – милләтебезне, телебезне саклап калу. Авылларыбыз таркалып бара. Шәһәргә киткән һәр кеше рус мохитенә килеп керә, татарлыкны, телне югалтмау авырлаша. Ат аунаган җирдә төк кала диләр. Мондый кичәләр үз нәтиҗәсен бирә. Бик урынлы чакырдыгыз, – диде ул.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның Азнакайда Әдәбият көннәре үткәрергә дигән тәкъдимен дә бик хуплап кабул иткән Татарстан Язучылар берлеге рәисе.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев язучылар аеруча авылларга, телебезнең учагын сүндерми саклаучы халык арасына чыксыннар иде дигән теләген җиткерде.

– Туган телгә мәхәббәтне кечкенәдән тәрбияләргә кирәк. Без балаларны гына түгел, аларның әниләрен, әбиләрен татарча сөйләшергә өйрәтергә тиеш. Ни кызганыч, татар әбиләре оныклары белән русча аралашалар, – диде Данил Салихов.

Язучыларның телне саклау вазифасына килгәндә, бары мавыктыргыч, зәвыклы әсәрләр белән генә укучыны китапка, матур әдәбият аша туган телне өйрәнүгә җәлеп итеп булуын әйтте.

Кичәне Буралы авылы китапханәчесе Вәсимә Фәхриева әңгәмә рәвешендә, һәвәскәрләребез башкаруында җырлар, спектакльләрдән өзекләр белән үреп алып барды. Тамашачылар драматургның иҗат һәм тормыш юлы белән генә танышып калмадылар, татар әдәбияты турында аның фикерләрен дә ишеттеләр.

Кичен бу көнне Мәдәният йортында Касыйм Еникеев исемендәге Азнакай халык театры Данил Салиховның «Коткарыгыз, караул!» исемле спектаклен тәкъдим итте. Ул зур аншлаг белән үтте.

Резеда ШӘРИПОВА

 

Чәршәмбе, 11 Октябрь 2017 16:02

Айдар Хәлимнең юбилей кичәсе!

12 октябрьдә Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда язучы Айдар Хәлимгә 75 яшь тулуга багышланган кичә була.  Башлана –   18 сәгатьтә.

Рәхим итегез!

Чәршәмбе, 11 Октябрь 2017 15:12

МОХТАР АУЭЗОВНЫҢ 120 ЕЛЛЫК БӘЙРӘМЕНДӘ

 

            Соңгы дәвер казах әдәбияты талантлы,  олуг әдипләргә шактый бай. Әмма алар арасында Кавказ тауларындагы Эльбрус һәм Казбек  кыялары кебек аерылып торучы ике бөек зат бар: Абай Кунанбай (10.08.1845 – 6.07.1904) һәм Мохтар Ауэзов (28.09.1897 – 27.06.1961). Казахны, Казахстанны дөньяга таныткан бу шәхесләр-якташлар: аларның һәр  икесе дә Семей (Семипалатинск) каласыннан ерак булмаган бер төбәктән, икесе дә  башлангыч белемне татар мәдрәсәсендә ала, бөтен гомерләре буена безнең милләттәшләребез белән аралашып яши, халкыбызның телен, сүз сәнгатен, тарихын белә. Бу олуг затларның әсәрләре дә татарлар арсында укылган, югары бәяләнгән. Шунысы да кызыкды: аларның гаиләләре дә теге яки бу дәрәҗәдә милләттәшләребез белән бәйле. Мәсәлән, хәзерге чорның күренекле галиме, җәмәгать эшлеклесе Морад Ауэзов – Казахстан мәгърифәтен  үстерүгә зур өлеш керткән кавемдәшебез Фатыйма ханым Габитованың (1903-1968) 1әм “Абай” авторының улы.

            2015 елның август башларында Семей төбәгендә бөек Абайның 170 еллыгы бик тә зурлап уздырылган иде. Анда актнашкан профессор Хатый Миңнегулов 4-7 октябрьдә Семейдә М.Ауэзовның 120 еллыгына багышланган чараларның да дәрәҗәле кунагы булды. Ул бу юбилейда  катнашучылар белән  бергә (алар арасында Морад Ауэзов та бар иде)  әдипнең туган  җәйләвенә барды,  андагы һәм Семей каласындагы музейларда булды, педагогик колледж студентлары һәм укытучылары белән очрашты, М.Ауэзов  һәйкәленә чәчәкләр куйды,  массакүләм мәгълүмат чараларына интервьюлар да бирде. Казан кунагы Шәкәрим исемендәге Семей дәүләт университетында  уздырылган зур халыкара фәнни конференциянең пленар утырышында “М.Ауэзов һәм татарлар” темасына доклад та сөй ләде. Аның бу чыгышы зур кызыксыну тудырды, басылып та чыкты, эфирдан да яңгырады.

            Семейда булу көннәрендә Х.Миңнегулов бу шәһәрдәге “Татар бистәсе”нең истәлекле урыннары белән дә танышты, “Татар сәнгать мәктәбе”ндә милләттәшләребез белән дә очрашты,  аларга үзенең соңгы елларда дөнья  күргән аерым китапларын да бүләк итте.

 

 

Х. Йосыпов

 

 

Якшәмбе, 08 Октябрь 2017 08:37

Котлыйбыз!

Бүген язучы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галинең туган көне. КОТЛЫЙБЫЗ!

Шимбә, 07 Октябрь 2017 09:45

Котлыйбыз!

Бүген Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Хәбибрахман улы Салиховның туган көне. Котлыйбыз!

 

Балалар шагыйрәсенең гомер бәйрәме 16 октябрьдә Татарстан Язучылар берлеге бинасындагы Тукай клубында узачак.

(“Татар-информ”, Мөршидә Кыямова).

 16 октябрьдә 17:00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлеге бинасында урнашкан Тукай клубында балалар язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрапованың “Күңел кыңгыраулары” дигән иҗат кичәсе узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Йолдыз Шәрапова үзе хәбәр итте.

Иҗат кичәсе Йолдыз Шәрапованың 55 яшьлеге уңаеннан оештырылачак. Бәйрәмдә юбилярның иҗатташ дуслары, шигырьләрен яратып укучы балалар һәм якыннары катнашачак.

“Гомер бәйрәмен дусларым, якыннарым белән үткәрергә карар кылдым, – ди Йолдыз Шәрапова. – Мин якын иткән, мине якын иткән сәхнә йолдызлары да катнашачак. Җырлар, шигырьләр яңгырар дип уйлыйм. Иҗат кичәсен “Күңел кыңгыраулары” дип атавым очраклы түгел, әлеге исемдә минем китабым да бар”.

 

Белешмә: Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрапова 1962 елның 10 апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы әнисе белән әбисе тәрбиясендә уза. 1979 елда Яңа Тинчәле урта мәктәбен тәмамлап, укуын Казан университетының филология факультетында дәвам иттерә. 1984 елда университетны уңышлы тәмамлап чыккач, бераз “Ялкын” журналында әдәби хезмәткәр, аннан Биектау район газетасында корректор булып эшли. 1986 елдан ул – “Яшь ленинчы” (хәзерге “Сабантуй” журналы) газетасында хезмәт куйды. Хәзерге вакытта “Шәһри Казан” редакциясендә эшли.

Йолдыз – әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган каләм иясе. 1994 елда аның “Антенналы бәрәңге” дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә һәм китап укучылар арасында үткәрелгән “1994 ел китабы” конкурсында икенче урынны яулый. Хәзер Йолдыз – балалар күңеленә хуш килгән алты китап авторы. Аның балалар психологиясен нечкә тоеп, дөньяны тану-кабул итүдә бала аңындагы индивидуаль үзенчәлекләрне аңлап-белеп, үз күңеле аша уздырып, йөгерек тел белән язган шигырьләрендә юмор да, гыйбрәт тә, моңсулык та табигый рәвештә бергә үрелеп бара. Шагыйрә 2002 елда республика журналистларының “Бәллүр каләм” бүләгенә, ә 2004 елда балалар әдәбиятындагы хезмәтләре һәм “Колаклы коймаклар” китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләгенә лаек булды.

 

29 сентябрьдә Аксубай районы Яңа Үзи авылында Чаллыда яшәп иҗат иткән, үзеннән соң бай мирас калдырып мәңгелек иленә күчкән күренекле язучы Газиз  Кашаповның тууына 75 ел тулуын билгеләп үттеләр. Әлеге чарада Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Факил Сафин, Эдуард Касыймов, Шәйхи Маннур премияләре лауреаты, төбәкне өйрәнүче язучы-шагыйрь Мансур Сафин һәм шагыйрә Әлфия Ситдыйковалар катнашты.

Яңа Үзи авылы башында кунакларны әдипнең сурәте ясалган, аның шигъри юллары язып куелган зур элмә такта каршы алды. Авыл белән танышканнан соң, чаралар мәдәният йортында дәвам итте. Мәдәният йорты алдында Г.Кашаповның бюсты, мәдәният йортында төбәкне өйрәнү музее урнашкан. Төбәкне өйрәнү музеенда сакланган экспонатлар  әдипнең бай мирас калдырып китүе хакында сөйли. Бихисап кулъязмалар өйрәнү көтеп яталар. Шәхси әйберләре дә язучының рухын саклап тора сыман. Хәрби киемнәре әдипнең катлаулы тормыш юлын үткәнен искәртә. Кыска гына гомер яшәп, «Сәмум җиле», «Вөҗдан хәтере», «Язмышыңа ышан» повестьлары, «Киек каз юлы» документаль романы һәм башка бик күп әсәрләр калдырып киткән каләм иясен туган ягы онытмый. Аның иҗатын барлап, өйрәнеп, һәрвакыт искә алып торулары, укучыларның якташларының иҗаты белән горурланулары, әдип гомеренең иҗаты дәвамлы булуын сөйли.

Рухи мирасны өйрәнү фәнни-методик үзәге җитәкчесе Факил Сафин әдипнең бик күп шәхси документларын авыл музеена тапшырды. Документлар белән бергә Газиз Кашапов авылына яңадан әйләнеп кайтты сыман. Аксубай муниципаль районы башлыгы Гилманов Камил Камал улы да, музей хезмәткәрләре дә, авыл халкы һәм Газиз Кашапов-Үзиленең туганнары да бу бүләкне якташлары өчен зур горурлык хисе белән кабул иттеләр.

Мәктәп балалары, авыл мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләгән әдәби-музыкаль кичәдә яңгыраган хатирәләр Газиз ага рухына дога булып барып ирешкәндер. 

Шигырь булып ургый хисләре

 

28нче сентябрь көнне Чаллы шәһәренең 12нче санлы татар китапханәсендә “Гөлгә бизәп гомер юлларын...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

 Кичәдә китап укучылар шәһәребезнең күренекле шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Әлфия Ситдыйкова белән очраштылар. Әлеге очрашуга шагыйрәнең  иҗатташ дуслары Сирень Якупова, Марс Яһудин, Айгөл Әхмәтгалиева һ.б. килгән иде.  Алар, шагыйрәнең иҗатын бәяләп, үзләренең җылы сүзләрен, ихлас теләкләрен, фикерләрен җиткерделәр.

Талантларга бай Актаныш якларында туып үскән каләм иясе Әлфия Мирзанур кызы үзе турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, кызыклы хатирәләре белән уртаклашты. Аеруча шагыйрәнең шигърият, татар әдәбияты, туган телебез турындагы гамьле уй-фикерләре очрашуга килүчеләрнең күңел кылларын тибрәтте. Әлфия Ситдыйкова күптән түгел генә Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән “Яктылык сулышы” исемле шигырьләр җыентыгы белән дә таныштырды.

Авторның кичә барышында китап укучылар, мәктәп балалары, китапханәчеләр  тарафыннан укылган шигырьләре исә залда утыручыларны уйландырды, хис дөньясына алып керде. Шагыйрәнең бөтен иҗатына хас темалар – мәхәббәт, туган авыл, табигать, ил һәм кешеләр язмышы. Ул тормышны ничек бар, шулай кабул итә белә һәм йөрәгенә килеп кагылган һәр вакыйганы, һәр күренешне шигъри калыпка салып, әдәби әсәр тудыра. Шагыйрә һәрвакыт ихлас – иҗатында да, тормышта да. Аның бу сыйфаты язган һәр шигырь юлында чагылыш таба һәм шуңа да Әлфия Ситдыйкованың әсәрләре укучыларыбыз күңеленә барып җитү көченә ия.   

                                                                     

 

Зөлфия Шәкүрова

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле, кадерле, зирәк өлкәннәребез, гомерләрен язучылык дигән бөек хезмәткә багышлаган ветераннарыбыз!  Саулыгыгыз - корычтай, күңелегез - тыныч, уйларыгыз - матур булсын!

Страница 9 из 91
Союз писателей РТ