Админ

Бүген Сарман үзәк ял паркында татар халкының әдәби мирасын пропагандалау, туган телгә һәм шул телдә язылган әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, басылган мәгълүматны кабул итү сәләтен арттыру максатыннан мәктәп укучылары  арасында районкүләм «Читайлэнд» («Укыйбыз») әдәби фестивале үза.Фестивальдә  кунак булып язучы, галим Фәрит Яхин, язучы – прозаик Рәфкатъ Карәми, күренекле язучы, драматург Аяз Гыйләҗевнең хатыны Нәкыя ханым катнаша.

Туфан Миңнуллинның «Мулла» драмасы буенча режиссерлар Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскәров төшергән фильм 23 – 25 май көннәрендә Кыргызстан Республикасында узачак Татарстан киносы көннәре кысаларында  күрсәтелә. Кыргызстан тамашачысы шулай ук Илдар Ягъфәровның «Байгал», Салават Юзеевның «Корбан-роман» тулы метражлы фильмнарын, Илшат Рәхимбайның «Гастарбайтер», «Ышанмыйм» и «Күзалла» кыска метражлы фильмнарын күрә ала.

Татарстан режиссерларының эшләре Бишкәкнең «Октябрь» кинотеатрында һәм Чыңгыз Айтматов исемендәге Кино йортында күрсәтелә.

Сишәмбе, 22 Май 2018 10:00

Белдерү!

Сишәмбе, 22 Май 2018 09:30

Соңгы фото...

Әмир ага Мәхмүтовның Язучылар берлегенә килгәч төшкән соңгы фотосы. Кулында Муса Җәлилнең кызы исеменнән язылган Рәхмәт хаты. Шагыйрьне фотога Флюра Абдулина төшереп алган... Бүген Әмир аганы туган ягында – Башкортстанның Әлшәй районы Габдрәшит авылында җирлиләр...

“Үткәннәр – кеше җанының ватаны”, – дип яза Генрих Гейне. Тарихны музейлардан да кадерләбрәк, яратыбрак саклаучы урын сирәктер. Юкка  гына 18 май – Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелми. Киләчәк буыннарга рухи мирасны чәчми-түкми тапшыруны нәкъ менә музейлар үз эшләренең турыдан-туры максаты дип саный. Ә музей китапханә белән  бергә эшләсә, нәтиҗә тагын да зуррак була.

Сүзебез – Чаллы шәһренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсе каршында  оешкан  Әдәбият тарихы музееның эшчәнлеге турында. Каләм әһелләре һәм әдәбият сөючеләр өчен бу юлы музей  үз ишекләрен  китап тәкъдим итү уңаеннан ачты. “Китапханә. Әдәбият тарихы музее. Тарих сәхифәләре” (Библиотека. Литературно- краеведческий музей. Вехи истории”) дип аталган җыентык әле яңа гына табадан төшкән.  Музейның 10 еллыгы уңаеннан  2017 елның апрелендә “Поликультур тирәлектә Чаллы язучылары иҗатының әһәмияте” темасына  төбәк  фәнни-гамәли конференциясе үткәрелгән, җыентыкка конференция материаллары һәм музей хезмәткәрләренең эшчәнлеген чагылдырган мәкаләләр кертелгән.

Чаллы – Казаннан кала икенче әдәби-мәдәни үзәк булып тора. 1963 елда ук биредә   “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе барлыкка килә.  Шул еллардан бирле монда бик күп күренекле татар язучылары  булып китә. Чаллы үзе дә  күпләр өчен  беренче әдәби адымнарын ясаган урын була. Шуннан   бирле йөздән артык каләм иясе  ак калада эшли, иҗат итә, Татарстан һәм Россия күләмендә танылу ала. Әдәби катлам биредә бик көчле икәнлеген аңлау өчен Мөдәррис Әгъләмов, Кадыйр Сибгатуллин, Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Мәхмүт Газизов, Инна Лимонова, Николай Алешков, Павел Юлаев, Эдуард Касыймов, Рахмай Хисмәтуллин, Михаил Гоголев исеменәрен атау да җитә.

Чаллының әдәби-рухи мирасын  саклау ихтыяҗы  2007 елның 26 апрелендә, Тукай туган көндә,  Әдәбият тарихы  музее оешуга сәбәп була. Шуннан бирле ул үзенең мәгърифәт тарату, фәнни-тикшеренү, укыту-методик, консультатив юнәлешләрен уңышлы гына алып бара. Әлбәттә инде, әдәби юнәлеш – язучылар белән үткәрелгән кичәләр, очрашулар, әдәби чаралар – музейның иң актив эшчәнлек төре санала.

Музей оештыруда язучы, шагыйрь Мансур Сафин  һәм  «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина башлап йөргән. “Язучылар иҗаты кешеләр хәтерендә, шәһәрдәшләр хәтерендә калсын өчен  шундый музейны төзү кирәк иде. Кичә генә зиратта  булдым. Петр Прихожанин  дигән бик тыйнак кына шагыйребез бар иде, җиде ел каберенә таш куелмый торды. Менә хәзер кабер ташы куелган, анда шундыйрак язу  язылган: ”Заводлар һәм йортлар төзеде, шигырьләр язды, чаллылыларны яратты.у шәһәрдә яшәве белән горурлана иде” дип,  Мансур Сафин Чаллының әдәби мохитен тудырган кешеләрнең шәһәр төзелешенә керткән зур өлешләрен дә искәртеп китте.

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе  Факил Сафин мондый музейның Татарстанда беренчеләрдән булып оешуына игътибар юнәлтте. 2007 елда оешкан Рухи мирасны өйрәнү фәнни-методик үзәге  җитәкчесе  буларак, ул   ун елдан артык,  бергәләшеп, бик күп чаралар үткәрүләре турында, алга таба да үзара ярдәмләшеп эшләүнең кирәклеге турында әйтте. Бу эшне алып баручы фидакарьләргә уңышлар теләп,  быел булачак юбилейларны искә төшерде. Вера Хәмидуллинаның Петр Прихожанин  иҗаты буенча Россиякүләм фәнни-гамәли конференциядә  чыгыш ясавы, алга таба да Чаллы әдипләрен таныту буенча эш алып бару кирәклегенә басым ясады.”Россия күләмендә  50 милләт  язучысы иҗатын  үз эченә алган “Антология детских писателей” җыентыгында Татарстаннан  5  язучы булып, шуларның берсе – Рәшит Бәшәр булуы да горурлык хисләре уята. Язучыларыбызның әсәрләре Төркия, Германия, Англия кебек илләрдә тәрҗемә ителә. Зур әдәби-мәдәни  мирасыбызны  киләчәктә дә  саклый алырбыз, шул юнәлештәге эшләребезне дәвам итәрбез” дигән ышанычын  белдерде язучы.

Олпат язучыбыз Айдар Хәлим  әдәбият   тарихы музее булу – шәһәребез өчен зур горурлык булуын искәртте, биредә әдәби тормышның гөрләп баруы өчен  музей җитәкчесе Роза Хәмидуллинага рәхмәтләрен җиткерде. Ләкин  нинди генә матур кичәләр үткәрсәк тә, барлык милләтләрнең киләчәге белән бәйле вәзгыять Айдар аганың чыгышында да чагылмый калмады. Ул  бирегә җыелган рус милләтендәге язучыларга мөрәҗәгать итте: “Безнең телебез, әдәбиятыбыз  куркыныч астында.Телебезгә юкка чыгу куркынычы яный.Чын рус зыялылары һәрвакыт  безнең илдә  “кече халыклар” дип аталучы  халыкларның яклаучысы булды. Без – кече халык түгел, үзенең шундый зур әдәбияты, тарихы булган халык кечкенә була алмый. Мин биредә утырган зыялыларны киң җәмәгатьчелеккә чыгарга, үз сүзегезне әйтергә чакырам. Күптән түгел Максим Шевченко бер язмасында бу хакта “башкаларның телен яклау – һәр рус зыялысының намус эше” дип белдерде. Ватан сугышында җиңү өчен мин әтиемне югалттым, безнең нәселдән 16 Хәлимов һәлак булды. Яшәү мәгънәсе – бер-береңне яклауда, бер-береңә хөрмәт белән карауда. Әйдәгез, үзара ихтирам белән яшик,  мәдәниятләр төрлелеге яшәргә комачауламый, ярдәм итә, бу турыда онытмыйк”.

Язучының борчылуы урынлы. Рухи мирасыбызны киләчәк буыннарга тапшыру өчен туган телен белгән, ана телендә укый-яза, иҗат итә алган, милли үзенчәлекләрне югалтмаган  яшь буынның булуы кирәк. Китаплар электрон форматка күчә барган чорда проблемалар болай да җитәрлек. Язучы Михаил Гоголев та:  “Кайвакыт тормышта “китап укымыйбыз, укырга вакыт юк, теләк юк” дигән кешеләрне очраткан саен язуыбызның мәгънәсе бармы соң дип шик-шөбһәгә бирелә башлыйсың. Ләкин  китапханәгә, музейга киләсең дә мондагы мохит сине яңадан иҗатка рухландыра”, – ди. Чаллы  башкарма комитеты исеменнән Михаил Гоголевка  Рәхмәт хаты да тапшырылды. Дистәләгән китап авторы булган язучы Чаллының рус телендәге  әдәби мирасын актив тулыландыручыларның берсе.

Чаллыда иҗат кешеләре һәрвакыт күп булды, биредә  үзенчәлекле әдәби мохит хөкем сөрә. Күренекле балалар әдибе Рәшит Бәшәр   Чаллы язучылары арасында җылы мөгамәлә, үзара ихтирамлы мөнәсәбәт булуына сөенүен белдерде. Айдар ага сүзләренә кушылып, ул шулай да  күңелне төшермәскә чакырды: “Заманалар гел үзгәреп тора ул, бер катлаулана, бер җиңеләя. Халыкны юкка чыгарып булмый, халык ул – мәңгелек. Димәк, безгә язарга кирәк. Язган әсәрләребез сыйфатлы булсын, шәп булсын. Халык күңеленә барып җитәрлек булсын. Халык укысын аларны, яратсын һәм үзенең кем икәнлеген аңласын. Әдәбиятнең төп миссиясе дә шунда”.

Роза Хәмидуллина кичәгә килгән китапханәчеләргә, югары уку йорты мөгаллимнәренә рәхмәтләрен белдерде. КДПУ доценты, филология фәннәре кандидаты Дания Сибгатуллина исә музей белән югары уку йортлары арасындагы багланышлар дәвамлы булганда гына  нәтиҗә уңай булуын искәртте. Музей фондлары төрле фәнни-тикшеренү эшләре өчен  һәрвакыт зур ярдәмлек булып тора, кичәләр, очрашулар үзара элемтәләрне ныгыта. Чаллының төбәкне өйрәнү музее хезмәткәре Билял Канеев, шәһәр энциклопедиясен төзүчеләрнең берсе буларак, язучылар белән тагын да тыгызрак эшләү кирәклегенә басым ясады. Бүгенге  көндә энциклопедиянең тулыландырылган  варианты эшләнә икән.

Кичәдә  тәкъдим ителгән “Китапханә. Әдәбият тарихы музее. Тарих сәхифәләре” җыентыгы  студентлар һәм укытучыларга, әдәби тормыш  белән кызыксынучы барлык шәһәрдәшләргә файдалы булыр дип уйлыйбыз. Биредә  Әдәбият  тарихы музее турында мәгълүматлар белән беррәттән,  күп кенә язучыларның  иҗатына да күзәтү ясала, бүгенге көн язучылары турында белешмә бирелә.

 

 

Лилия Фәттахова

 

19 майда Пенза өлкәсе Лопаткин районы Иске Карлыган авылында фронтовик шагыйрь, журналист Мөнир Мазуновның тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды. Авыл урта белем бирү мәктәбе диварына күренекле шагыйрь истәлегенә мемориал такта эленде. Чараларда шагыйрьнең кызы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, музыкант Мөнирә Хәбибуллина, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Данил Салихов, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Зиннур Мансуров, Һ.Такташ премиясе лауреаты, шагыйрь Рифат Җамал катнашты. Бу көнне Иске Карлыган авылына Лопаткин районы хакимияте җитәкчеләре, районның барлык авылларыннан кунаклар җыелды

Республикабыз җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. 20 май  көнне танылган әдәбият галиме, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Әмир Гобәйдулла улы Мәхмүдовның  71 нче яшендә йөрәге тибүдән туктады.

         Әмир Мәхмүдов 1947 елның 28 июнендә Башкортстанның Әлшәй районы Әбдрәшит  авылында дөньяга килә. Туган авылында – сигезьеллык, район үзәге Раевкада урта мәктәпне тәмамлагач, 1965–1969 елларда Башкортстанның Бөре шәһәрендәге педагогия институтының рус филологиясе бүлегендә белем ала.
         1969 елның көзендә Ә.Мәхмүдов Мәскәүнең Н.К.Крупская исемендәге педагогия институтының эстетика һәм эстетик тәрбия факультеты каршындагы аспирантурага кабул ителә. Ләкин шул ук елның ноябрь аенда аны армиягә алалар. 1970 елда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Ә.Мәхмүдов аспирантурада укуын дәвам иттерә һәм Муса Җәлил иҗатының идея-эстетик үзенчәлекләре турында фәнни хезмәтен язып тәмамлый (кандидатлык диссертациясен ул соңрак – 1980 елда Казанда яклый).
Ә.Мәхмүдов, аспирантураны тәмамлап Казанга кайткач, берникадәр вакыт «Татарстан коммунисты» журналы редакциясендә һәм телевидениедә, 1975–1981 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы бүлегендә фәнни хезмәткәр булып эшли. 1980 елда яшь галимнең рус телендә «Эстетический идеал в творчестве Мусы Джалиля» монографиясе басылып чыга.

         Институтта эшләү дәверендә Ә.Мәхмүдов «ХIХ гасыр ахыры–ХХ йөз башында татар халкының алдынгы эстетик карашлары» исемле фәнни хезмәтен язып тәмамлый. Хезмәт, шактый вакыт узганнан соң, 1989 елда «Торжество прекрасного» исеме белән Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Тагын да соңрак, 1999 елның язында, шул хезмәт-монография нигезендә Ә.Мәхмүдов Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында докторлык диссертациясе яклый.

         1981 елда Ә.Мәхмүдов Казан дәүләт педагогия институтының татар әдәбияты кафедрасына укытучы булып күчә. 1985 елда доцент дәрәҗәсе ала. Студентларга әдәбият фәне һәм эстетикадан лекцияләр уку вазифасыннан тыш ул студентларның «Илһам» исемле әдәби иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итә.

         Ә.Мәхмүдовның беренче шигырьләре әле мәктәптә укыганда ук Әлшәй район газетасында басыла башлый. Шул вакытлардан бирле ул шигъри әсәрләре белән Башкортстан һәм Татарстанның республика матбугатында даими басыла килә. 1983 елда С.Хәким язган кереш сүз белән «Матурлык тантанасы» исемле беренче шигъри җыентыгы, тагын дүрт елдан «Мәңгелек моң» дигән икенче китабы дөнья күрә.

Татарстанда мөстәкыйльлек һәм милли дәүләтчелек өчен көрәш җәелгән чорда ул, милли азатлык хәрәкәтенең радикал лидерларыннан берсе буларак, үзенең публицистик мәкаләләре, митинглардагы кайнар чыгышлары белән милли рухлы киң җәмәгатьчелек алдында зур абруй казана. 1990 елның ахырыннан алып 1998 елга кадәр Ә.Мәхмүдов Татарстанның мөстәкыйльлеген саклау һәм гамәлгә ашыру максаты белән оештырылган «Суверенитет» комитетын җитәкли һәм аның татар, рус телләрендә нәшер ителгән матбугат басмалары – «Суверенитет», «Независимость» («Бәйсезлек»), «Коммерсант Татарстана» газеталары, «Бәйсез Ватан» журналы аша Татарстан халкының үзаңын уяту вә тәрбияләү юнәлешендә шактый игелекле һәм нәтиҗәле эшләр башкара.
         Ә.Мәхмүдов – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы иде.   

         Язучыга үз эшенә бирелгәнлек, зур җаваплылык, кешеләрне ярату кебек сыйфатлар хас иде.Мәрхүмнең  якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр.

 

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы,

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

 

 

 

Мәрхүм белән хушлашу бүген – 21 майда  16.00 сәгатьтә Казан, Татарстан урамы 7нче йорт (1нче подъезд) адресы буенча.
Шагыйрьне туган авылында җирләячәкләр.

 

Төркиянең Истанбул шәһәрендә  VI Халыкара шигърият фестивале үткәрелде. Солтанбәйле бәләдиясе тарафыннан оештырган әлеге фестивальдә 17 мәмләкәттән 38 шагыйрь катнашты. Төрки телле шагыйрьләрне берләштерү, үзара якынайту максатыннан оештырылган әлеге чарада Татарстанннан М.Җәлил исемендәге Республика премиясе һәм Төркиянең Х.Байкара исемендәге халыкара премиясе лауреаты Рәмис Аймәт  тә катнашты. Шагыйрьләр 4 көн дәвамында Истанбулның төрле Мәдәни мәркәзләрендә, уку йортларында, лицейларда, төрек әдәбияты вакыфында  үткәрелгән  кичәләрдә катнашып, шигърият сөючеләрне үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар, тамашачыларның  күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр. Солтанбәйле бәләдиясе башканы Хөсәен Кәскин әйткәнчә – Төркия төрки халыклар өчен гомер бакый ак туфрак вә хак туфрак булып калачак.

 

Шагыйрь, прозаик Әнәс Хәсәнов туган авылында – Спасс районы Көек мәктәбендә укучылар һәм укытучылар белән очрашты. Каһарман якташы Абдулла Алишка багышланган шигырьләрен укыган укучыларга китаплар бүләк итте, яңа әсәрләре белән таныштырды.

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубы бу сезонда соңгы әдәби-музыкаль кичәсе Татарстан гимны авторы, фронтовик-шагыйрь Рамазан Байтимеровны искә алуга багышлаган иде.

Кичәнең идея авторы һәм аны оештыручы – Гөлшат Байтимерова, Лениногорск шәһәренең музыка укытучысы. «Әтиемә быел 95 яшь тулган булыр иде. Үзем артистларны табып, җырлар биреп, сценарий язып шушы кичәне әзерләдем. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, беркем дә баш тартмады. Бу - әтием шәхесенә хөрмәт дип саныйм», – ди Гөлшат Байтимерова.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үзенең сәламләү чыгышында шагыйрьне һәрвакыт арада итеп тоюларын ассызыклады: «Без гимныбыз белән горурланып яшибез, шундый эшне булдырган егетнең онытылырга хакы юк. Хәтер кичәсе ул – шәхесне ача торган чара. Без бүген бу шәхесне ачарга тиешбез».

  • Рамазан Байтимеров Башкорстанның Авыргазы районында туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. Гомеренең күп елларын Лениногорск шәһәрендә үткәргән. 1989 елда вафат булган.
  • Рөстәм Яхинның «Туган ягым» җырының көе 1993 елда Татарстан гимны буларак расланды. 2013 елда конкурслар аша гимн тексты кабул ителде. Гимн тексты – Рамазан Байтимеровның патриотик шигырьләренең берсенең эшкәртелгән варианты.

 

«Очрашырбыз әле җырларда...» дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә танылган җырчылар Эмиль Җәләлетдинов, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Газинур Фарухшин, Рөстәм Гыйльфанов катнашты. Музыка укытучысы Гөлшат Байтимерованың укучылары һәм коллегалары да чыгыш ясады.

Үзен Рамазан Байтимеровның шәкерте дип санаган шагыйрь Таһир Шәмсуаров остазының һәм үзенең шигырьләрен укыды, шулай ук шагыйрь Татарстан гимны авторының 100 еллык юбилее зур масштабта уздырылачагына ышаныч белдерде. «Без Лениногрскида Рамазан абыйны искә алу кичәләре уздырып торабыз. Рамазан абый моңа бик лаек», – диде ул.

Рамазан Байтимеровны искә алу кичәсенә Берлекнең аксакаллары Фоат Галимуллин, Тәлгать Галиуллин һәм Марат Әмирханов килгән иде.

Искә алу кичәсе залның Татарстан Республикасы гимнын башкаруы белән тәмамланды.

 

(«Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова).

Страница 10 из 118
Союз писателей РТ