Админ

Чәршәмбе, 14 Ноябрь 2012 15:24

Вахит Имамов “Утлы дала”

     Әлеге китапта исемнәре бөтен дөньяга билгеле Чыңгызхан, Кол Гали, Юрий Долгорукий, Андрей Боголюбский, Всеволод Зур Оя образлары аша Рус һәм Болгар дәүләтләре, татар, монгол һәм кыпчак халыкларының XII–XIII гасырлардагы тормышы сурәтләнә.

 Китаптан өзек:

      Ясүгәй баһадир бүген Онон елгасы буена ауга чыкты. Башка чакта, ауга дисәң, кыят ыруындагы ирләрнең берсе калмый, өстәвенә алар үзләре белән җиңел тирмәләр, оста бавырчылар гына түгел, хәтта төнлә ат каравыллау өчен коллары – тотыкларны да ала торган иде. Ә бу юлы Ясүгәй үзе белән җиде-сигез генә ир ияртте. Чөнки аңа буйсынган ыруның байтак күремнәре* Онон белән Кырүлән елгалары арасындагы җәйләүләргә таралган, Ясүгәй янында аның энеләре Дәритай, Тайчу, Канун карамагындагы бер нәсел кавемнәре генә калган иде.

      Кыятлылар аз түгел түгелен, җәмгысы унбиш меңләп тирмә исәпләнә. Тик шулай да саклык комачауламый. Моннан кул сузымында гына агып яткан Кырүлән елгасы да, аның сул як яры буйлап җәелгән сусыл үзәнлекләр дә – кара татар ыруының җирләре. Ул гына да җитми, шул татар ыруының йә төрбән, йә җыен кабиләсе магуллар хуҗа булган Онон янына да килеп чыккалый. Төрбәнлеләр килсә, әллә ни шөллисе юк – алардагы арба-тирмә саны искитмәле түгел. Мәгәр инде җыенлылар күренсә, алар белән орышка керүдән Мәңгелек Күк Тәңре үзе саклый күрсен. Кара татар ыруының әлеге иң хәтәр кабиләсендәге тирмәләр саны утыз меңнән арта. Ким дигәндә утыз күремлек кабилә!

        (Имамов В. Утлы дала. Татарстан китап нәшрияты, 2012).

 

Чәршәмбе, 14 Ноябрь 2012 15:22

Гүзәл Әдһәм “Наласа авылы көе”

       Гүзәл Әдһәмнең бу китабына ике повесте һәм хикәяләре туплап бирелгән. Тормышны, кешеләр психологиясен яхшы белеп язылган әсәрләрдә үткән һәм бүгенге дә, туу һәм үлем дә, мәхәббәт һәм гыйбрәтле кеше язмышларын сурәтләгән тетрәндергеч вакыйгалар да гәүдәләнә.

  Китаптан өзек:

    Ачык тәрәзәдән ургылып кергән шомырт чәчәге исе Гәүһәриянең фикерен чуалтып, күңелен җилкендереп җибәрде. Кыз, һаман да чишелеп бетмәгән мәсьәләсенә карап, авыр сулап, уфтанып куйды. «...А пунктыннан В пунктына... ике поезд... беренчесенең тизлеге икенчесенә караганда...»

      Их, шушы поездлар булмаса, нинди бәхетле булыр иде ул!.. Авыр бирелә аңа математика, бик авыр... Әдә бият-тарих дәресендә уттай янган күзләре, мәсьә лә чишә башласа, тоныкланып, нәүмизләнеп кала. Бүгенгедәй читене дә туры килсә...

     Кыз, башын күтәреп, иптәшләренә күз салды. Барысы да диярлек дәфтәрләренә иелгән. Кемдер ручка башын кабып уйга калган, кемдер мәсьәлә чишелешен, ашыга-ашыга, дәфтәренә төшерә. Берәүләр – җыерылган кашлы, аптыраулы карашлы; ә кайберәүләр, шомырт исенә хисләнеп, ачык тәрәзәгә төбәлгән. Иң арткы партада утыручы Равил эшен беренче булып тәмамлады. Ялт итеп Гәүһәриягә күз салды: «Чишә алганмы, юкмы кызый мәсьәләне?»

    Әнә ул алдагы партада утыра. Равилгә аның йөзе бөтенләй күренми диярлек. Егет кызның кечкенә генә алка тагылган колак яфрагыннан, бераз гына бөдрәләнеп торган чигә чәчләреннән күзен алалмый. Класста гы барлык кызлардан да аерылап тора Гәүһәрия. Калын озын толымы, нәфис җилкә-билләрне узып, идәнгә кадәр салынып төшкән. Мондый чәчле кызлар хәзер авыл да да сирәк шул. Кинәт Равилгә шундый купшы то лымның идәнгә тиеп торуы кызганыч булып тоел ды. Егет хыялында шул толымга орынды, күңеле белән аңа кагылып, сыйпап иркәләде, аннары затлы чәч бәйләмәсен кызның алдына салды. Хыялда гына, билгеле..

      (Әдһәм Г. Наласа авылы көе. Татарстан китап нәшрияты, 2012).

 

Чәршәмбе, 14 Ноябрь 2012 15:03

Әхмәт Гадел “Сөю дәрьясы”

     Шагыйрь Әхмәт Гаделнең әлеге китабына төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре туплап бирелгән.

 

Китаптан өзек:

    1942 елның җилле-буранлы, карлы-болытлы феврале. Ватан сугышының тәүлеге елга торырлык, ил язмышы кыл өстендә тирбәлгән авыр, фаҗигале көннәре. Татар һәм башка милләт ләрнең чибәр, назга мохтаҗ хатыннарын, буй җиткән, әмма каһәр орыш котырынуы нәтиҗәсендә гаилә кора алмыйча калган Гөлҗамалларын, шулай ук меңнәрчә балаларны ятим иткән өч почмаклы, кара мөһерле хатларның еш килгән, әмма Идел буенда немец фельдмаршалы Паулюс армиясенең «билен сындырган» сөе нечле чорлар бу. Авыр сынау мизгелләрендә дә мәңгелек тереклек тә өзеклек була алмый, хәят, берни белән санашмыйча, үз кануннарын алга куя, дөньяга көрәшчеләрнең дәвамчыларын ките реп, кендек каннарын җиргә тамыза тора.

 (Гадел Ә. Сөю дәрьясы. Татарстан китап нәшрияты, 2012).

 

Чәршәмбе, 14 Ноябрь 2012 15:01

Рөстәм Зәкуан “Синдә калам”

      Шагыйрь Рөстәм Зәкуанның бу китабында да, башлыча, татар авылы темасы. Аның проблемалары, бүгенгесе, киләчәге... Һәм мәңгелек мәхәббәт темасына багышланган өр-яңа шигырьләре. Җыентыкта шагыйрьнең популяр җырлары да урын алган.

 

Китаптан өзек:

Безнең гомер ярсып аккан

Елгаларга охшаш икән.

Бусагалар аша яшьлек,

Сизми калдым, узып киткән.

 

Гомер-көннәр, җилли-җилли,

Дәвер аша исеп киткән.

Кайчак саныйм сәгатьләрне,

Ялгызлыкта калсам, читтән.

 

Минутларын барлыйм кабат

Бергә булган көннәремнең.

Хәтер барлый һәр мизгелен

Бәхет тулы төннәремнең.

 

Җаннар кайчак сызласа да

Еламадык, шөкер, түздек.

Балдай сөю диңгезенең

Назларында бергә йөздек.

 

   (Зәкуан Р. Синдә калам. Татарстан китап нәшрияты, 2012).

 

Чәршәмбе, 14 Ноябрь 2012 14:45

Рифкать Имаев “Агымсу”

   Шагыйрьнең әлеге китабына төрле елларда иҗат ителгән лирик шигырьләре туплап бирелгән.

 

Китаптан өзек:

Агымсулар акмый тормый,

Аккан сулар болгана.

Җаннарында сагыш булган

Суга карап моңлана.

 

Агымсулар акмый тормый,

Аккан суның үз юлы.

Узып бара тагын менә

Гомеремнең бер елы.

 

Агымсу ич, болганадыр,

Болгана да бер тона.

Елгалар да безнең төсле

Бер ашыга, бер тына.

 

Йөзгән чагым колач салып

Тормыш дигән агымда.

Көтәләрдер, ярга басып,

Иртән туган ягымда.

 

(Имаев Р. Агымсу. Татарстан китап нәшрияты, 2012).

 

Чәршәмбе, 14 Ноябрь 2012 14:40

Рәдиф Сәгъди “Гүзәл Аппаксылу”

    Язучы Рәдиф Сәгъдинең әлеге китабына урта һәм олы яшьтәге мәктәп балалары өчен төрле елларда иҗат ителгән пьесалары, әкият-пьесалары һәм бер әкияте туплап бирелгән.

 

Китаптан өзек:

     Рәдиф Сәгъди – киң катлау укучыларга һәм театр тамаша чыларына яхшы танылган нәсерче-прозаик, драматург һәм публицист – әдәбият һәм театр сөючеләрне куандырып, калә мен әсәрдән әсәргә үткенләштерә, кыюлаштыра бара. Аның Татарстан китап нәшриятында чыккан «Канга буялган алтыннар» дип аталган проза китабы 2003 елда «Ел китабы» бәйгесендә урын алып, кулдан-кулга йөреп укыла. «Сынган беләзек» пьесасы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 14 ел буена барып, Россиянең күп төбәкләрендә дә уйналып, тамашачыларыбызның яратып каралган әсәрләренең берсенә әверелде. Аны 40 тан артык халык театры, шул исәптән Төмән театр студиясе, Барда халык театры да сәхнәләштерде. 2011 елда Чаллы шәһәрендә Муса Җәлил призына оештырылган татар көрәше ярышында драматургның татар милли көрәшенә багышланган «Мәхәббәт алышы» пьесасына беренче урын бирелде. «Ирдәүкәләр» китабы 2011 елда Фатих Хөсни премиясенә лаеклы дип та былды. Рәдиф Сәгъдинең драматург буларак үз иҗат йөзе, стиле бар. Ул «Гүзәл Аппаксылу» дип аталган пьесалар җыентыгын тулаем яшүсмерләргә, дөресрәге, сабыйлык хисләрен җуеп өлгермәгән, әмма өлкәннәрчә фәлсәфә кора белүче балаларга атап язган. Рәдифнең нәни геройлары – «кечкенә Рәдиф ләр» – балаларча ихлас һәм туры сүзле, кырысрак хисле булу белән бергә, өлкәннәрчә тирән кичерешләргә дә гаять бай булулары белән аерылып торалар. Алар, тизрәк үсеп, беркемгә баш бирмичә, үзләре теләгәнчә, ләкин бүтәннәрнең дә ирекләрен кысмыйча яшәргә хыялланалар. Ә буыннары ныгый башлаганнары, ягъни яшәү мәгънәсен аңлый башлап, «кеше булган Рәдифләре» тормышны философларча күрергә өйрәнү бе лән бергә, аны бү тәннәргә дә аңлатырга тырышалар, шул ук вакытта алар бүтән нәр турында сабыйларча самими кайгырта беләләр, чөнки балалык хисләрен югалтмаганнар. Алар әле, кем әйтмешли, төшләрендә кош булып очалар, кайчакларда керфекләренә эленгән саран күз яшьләрен чит карашлардан яшермиләр. Тик тирән кичерешле саф хисләрен тиз генә ачмасалар да, башкаларга бу сер түгел. «Башкалар» ул «Рәдифләрне» яхшы таныйлар, дөрес аңлыйлар һәм дустанә якын итәләр. «Өлкәнрәк Рәдифләр»нең үз-үзләрен ничек тотуыннан ук аңлашыла бу: алар дөньяны икегә – «мин» һәм «бүтәннәр»гә бүлмиләр, алар өчен барлык кешеләр бербөтен. Моны дәлилләр өчен Рәдиф Сәгъдинең әкиятләрдәге бөтен дөнья буйлап гастрольләрдә йөрүче иске курчакларны гына да искә алу җитәдер. Әмма бу Рәдифнең геройлары беркайчан да ялгышлык эшләмәс, беркайчан да икеләнеп тормас, һәркемнән өстен «асаба» затлар дигән сүз түгел: алар борчыла да, курка да беләләр, еш кына нишләргә белмичә каушап та калалар.

 

       (Сәгъди Р. Гүзәл Аппаксылу. Татарстан китап нәшрияты, 2012).

 

 

      Бу җыентыкта Татарстанның халык шагыйре, Муса Җәлил исемендәге – республика, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевнең иҗади һәм сәяси эшчәнлеге хакындагы язмалар, әңгәмәләр, фәнни мәкаләләр, шигъри багышлаулар урын алган. Каләмдәшләре, галимнәр, журналистлар, сәнгать әһелләре һәм әдәбият сөючеләрнең әтрафлы фикерләре әдипнең киң колачлы иҗатын һәм эшчәнлеген тулаем күзалларга мөмкинлек бирә.

 

Китаптан өзек:

Бөтен дөнья якты... Бөтен дөнья

Уч төбендә кебек күренеп тора.

Тармак-тармак яшел болытларга

Тәлгәш-тәлгәш яшен эленеп тора.

 

 Ә без дүртәү – ярда. Алда Казан

 Серле утларына күмелеп тора.

 Кая барабыз без? Ал өметләр

 Әле үлеп, әле терелеп тора.

 

 Кемне мактый, кемне сүгәбез без –

 Безнең алда барысы җиңелеп тора.

 Әйтерсең лә үзебезнең атлар

 Һәрвакытта әзер, җигелеп тора.

 

(Вәлиев Р.: Минем чорым – минем җырым. Татарстан китап нәшрияты, 2012).

 

 

      Чыңгыз Мусинның әлеге китабында күбесенчә соңгы елларда язылган шигырьләре урын алган. Аларда авторның туган җиргә, аның табигатенә мәхәббәте тасвирлана. Шулай ук шагыйрьнең юмористик-сатирик шигырьләре, җырлары да әлеге җыентыкта туплап бирелгән.

 

 Китаптан өзек:

       Шагыйрьләр авылда туалар, шәһәргә шуалар, диләр. Ә безнең Чыңгыз ага Мусин – Әгерҗе рай онының Мордывый авылында туып, шунда яшәп, шул ук вакытта иҗат белән дә шөгыльләнеп, Казанда китаплар нәшер итеп, гомеренең алтын көзенә килеп җиткән бәхетле шагыйрь. Бәхетле диюем юкка гына түгел. Гади шофёр, механик, тәэминатчы, автоколонна начальнигы булып эшләгән, мәшәкатьле тормыш белән яшәгән «авыл агае»ның сигезенче китабы дөнья күрүе бәхет түгелмени?! Халык китап укымый дигән заманда да Чыңгыз аганың җыентыклары китап киштәләрендә тузан җыеп ятмый. Шигырьләрен район сәхнәләрендә сөйлиләр, шагыйрьнең үзен мәктәпләргә, китапханәләргә очрашуларга чакыралар.

         (Мусин Ч. Карт юкәләр яшь чәчәктә. Татарстан китап нәшрияты, 2012).

 

Страница 91 из 91
Союз писателей РТ