Сәхапов Миңнәхмәт

Печать
Изображение не найдено
Описание

           Әдәбият галиме, язучы-публицист, тәнкыйтьче, нашир-журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Миңнәхмәт Җәмил улы Сәхапов (әдәби тәхәллүсе – Әхмәт Сәхапов) 1957 елның 12 августында хәзерге Татарстан Республикасының Әлмәт районы (элекке Беренче Май районы) Түбән Абдул авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туып үсә.

           Миңнәхмәт урта белемне туган авылы мәктәбендә ала, аннан, Казанга килеп, 1974–1975 елларда 16 нчы һөнәри-техник училищеда укый. Училищены тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Казанның «Сантехдеталь» заводында үз белгечлеге буенча эшли. 1975 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Студент елларында, укуыннан аерылмыйча, «Татарстан яшьләре» газетасы белән хезмәттәшлек итә, газета редакциясендә спорт һәм оборона-масса эшләре бүлеген җитәкли.

           1980 елда университетны тәмамлаганнан соң, М.Сәхапов ике ел Биектау район газетасында һәм район комсомол комитеты аппаратында, 1982–1984 елларда «Казаньпромстрой» тресты профкомында һәм Татарстан республика китап сөючеләр җәмгыятендә төрле вазифалар башкара. 1984–1991 елларда ул – Татарстан китап нәшриятында, әүвәл – баш редакциянең пропаганда һәм реклама бүлеге мөдире, соңга таба – яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мөхәррире, китап продукциясенең сыйфат советы һәм тираж комиссиясе сәркәтибе, иҗтимагый-сәяси әдәбият редакциясе мөхәррире хезмәтләрендә.

           Мәктәп елларыннан ук каләм тибрәтә башлаган М.Сәхапов бу елларда әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре, журналистик язмалары белән матбугатта даими катнашып килә, җәмәгать эше тәртибендә Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть секциясе утырышларында секретарьлык итә; 1986 елда РСФСР Язучылар берлеге идарәсе һәм ВЛКСМ Үзәк комитеты секретарияты Дубултыда (Латвия) оештырган яшь тәнкыйтьчеләрнең VII Бөтенроссия семинарында катнаша, 1987 елда исә Татарстан Язучылар берлеге белән «Казан утлары» журналы тарафыннан уздырылган әдәби рецензияләр конкурсында җиңүче яшь каләмнәрнең берсе була.

           Бер үк вакытта ул, хезмәт урынындагы төп эшеннән аерылмыйча, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый.

           Үткән гасырның туксанынчы елларында татар халкының тарихи-мәдәни мирасын кайтару өчен шартлар туа башлагач, М.Сәхапов бер төркем милләтпәрвәр фикердәшләре белән берлектә 1991 елда фәнни һәм иҗтимагый-матди Татар «Мирас» фондын оештыру эшенә якыннан катнаша һәм бу фондның президенты итеп сайлана. Шул ук елның апрель аенда Татар «Мирас» фондының һәм Түбән Кама «Нефтехим» җитештерү берләшмәсенең матди ярдәме белән «Мирас» журналы чыга башлый.

           М.Сәхапов журналның редакция советы рәисе һәм баш мөхәррире итеп раслана. 1994 елда ул нәниләр өчен татар һәм рус телләрендә «Сабыйга» исемле төсле рәсемле журналны оештыра. Атаклы филантроп Джордж Сорос оештырган һәм финанслаган «Ачык җәмгыять» халыкара институтының Россиядәге вәкиллеге тарафыннан 1997–2002 еллар арасында «Журналист һәм журналистика» программасы кысаларында уздырылган Бөтенроссия конкурсында «Сабыйга» журналы илдә нәшер ителә торган өч йөздән артык балалар басмалары җөмләсендә беренче урынны яулый һәм «Сорос фонды»ның Гранты белән, М.Сәхапов исә Джордж Сорос исемендәге Халыкара премия белән бүләкләнә.

           Татар халкының күпгасырлык бай тарихи-мәдәни мирасын кайтару, халыкара «Мирас» журналы белән «Сабыйга» балалар журналын һәм «Мирас» китап нәшриятын оештыру, Татар «Мирас фонды»н җитди иҗтимагый-гыйльми үзәккә әверелдерү юлында күрсәткән фидакарь тырышлыклары һәм хезмәтләре өчен М.Сәхапов 1993 елда Кол Гали исемендәге Халыкара премиягә лаек була.

           Милли матбугатта актив эшләү белән беррәттән, М.Сәхапов әдәбият өлкәсендәге гыйльми тикшеренүләрен дә дәвам иттерә. Кандидатлык диссертациясеннән соң, 1998 елда, ул «Исхакый иҗаты һәм ХХ йөз татар әдәбияты» дигән темага докторлык диссертациясен яклый һәм филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала. Диссертация темасы буенча галим биш монография бастырып чыгара. Шуларның берсе («Яңарыш хәбәрчесе») «ТӨРЕКСОЙ» халыкара оешмасы карары буенча 2004 елда Төркия башкаласы Анкара шәһәрендәге дәүләт нәшриятында төрек телендә, икенчесе («Гаяз Исхакый») Мәскәүнең «Логос» инновацион технологияләр үзәге тарафыннан инглиз телендә Лондон шәһәрендәге «Гардиан» китап нәшриятында нәшер ителә. Гомумән, галимнең гыйльми тикшеренүләр һәм эзләнүләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән күләмле «Исхакый иҗаты» (1997), «Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр татар әдәбияты» (1997), «Яңарыш хәбәрчесе» (2001), «Татар ренессансының алтын дәвере» (2004) исемле һ.б. фундаменталь хезмәтләре татар әдәбияты тарихын һәм аның зур вәкиле Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүгә керткән җитди казаныш буларак тәкъдир ителәләр. 2001–2003 елларда ике дәүләт телендә – татар һәм рус телләрендә басылып чыккан «Яңарыш хәбәрчесе» («Вестник возрождения») монографиясе өчен М.Сәхапов 2004 елда Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

           М.Сәхапов Татарстан укытучыларының белемен күтәрү һәм камилләштерү институтының татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасында ХХ йөз татар әдәбияты курсыннан студентларга лекцияләр укый.

           Актив педагоглык эшчәнлеге өчен аңа 2000 елның 12 июнендә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы коллегиясенең карары нигезендә профессор дигән гыйльми исем бирелә. Ул шулай ук 1996 елдан «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» һәм 2003 елдан «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр йөртә.

           Соңгы вакытларда М.Сәхапов халыкара академик «Мирас» журналының фәнни нигезен ныгыту юнәлешендә актив эш алып бара. 2003 елда ул Татар «Мирас» фонды гыйльми советы базасында Россия Гуманитар фәннәр академиясенең фәнни-методик канаты астында коммерция оешмасы булмаган автономияле «Археография һәм борынгы кулъязмалар фәнни-тикшеренү институты» («Мирас» институты) оештыра һәм Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгында аны теркәтеп кайткач, җәмәгать тәртибендә үзе бу оешма белән җитәкчелек итә башлый.

           М.Сәхапов – иҗтимагый тормышның, татар әдәбиятының агымдагы төрле мәсьәләләренә, язучыларның иҗатларына, аерым әсәрләргә багышланган һәм республика матбугатында гына түгел, үзәк газета-журналларда, чит илләрдә дөнья күргән өч йөзгә якын әдәби һәм публицистик хезмәтләр авторы. Аларның бер өлеше әдип-галимнең «Тынлыкка эндәшү» исемле җыентыгында (1995) урын ала. Аның 1985–2005 елларда татар, рус һ.б. телләрдә егерме биш китабы басылып чыга, кайбер фәнни хезмәтләре һәм мәкаләләре инглиз, француз, испан, португал, төрек, поляк, әзәрбайҗан, кыргыз, гарәп, фарсы, казакъ, үзбәк, төрекмән, кытай, итальян, чех, болгар телләрендә чит ил матбугатында да дөнья күрә.

           М.Сәхапов Татарстан, Россия һәм чит илләрдәге гыйльми-мәдәни оешмалар белән тыгыз элемтәдә тора һәм хезмәттәшлек итә. Аерым алганда, ул – Россия Гуманитар фәннәр академиясенең (1999), «Европа – Азия» Халыкара Гуманитар фәннәр академиясенең (2000), Нью-Йорк Фәннәр академиясенең (2001) хакыйкый әгъзасы, Россия Федерациясе Педагогика һәм Социаль фәннәр академиясенең (2005) әгъзасы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әдәбият буенча гыйльми советы әгъзасы, Россия Гуманитар фәннәр академиясе президиумы әгъзасы һәм шул ук фәнни оешманың Татарстан бүлеге рәисе урынбасары.

           М.Сәхапов чит илләрдә еш кына гыйльми командировкаларда була, халыкара фәнни конференцияләрдә, гыйльми-сәяси форумнарда актив катнаша. Аерым алганда, Татарстан Республикасының рәсми делегациясе составында ул «ТӨРЕКСОЙ» халыкара оешмасы даими советы һәм генераль дирекциясе тарафыннан оештырылган дистәдән артык утырышта һәм киңәшмәдә катнаша һәм чыгышлар ясый. 1995 елда исә Татарстанның бер төркем урта звено җитәкчеләре белән берлектә Германиянең Эрфурт шәһәрендә Халыкара коммерция академиясендә махсус белемен арттырып кайта. Халыкара Биографик Үзәк (Кембридж шәһәре, Англия) М.Сәхаповны дөньяның «1995 елгы мәшһүр шәхесләр»е исемлегенә кертеп, аның турында үз энциклопедиясенең егерме дүртенче томына мәгълүмат урнаштыра. Ул 2001 елдан Россия Язучылар берлеге һәм аның координацион Советы, 2003 елдан Язучылар Берлекләренең Халыкара Бергәлеге әгъзасы.

М.Сәхапов – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Алтын тамырлар: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 160 б. – 5000 д.

Кырыс чынбарлык: монография. – Казан: Мирас, 1995. – 144 б. – 1000 д.

Тынлыкка эндәшү: эссе, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, иҗат портретлары, бәяләмәләр. – Казан: Мирас, 1995. – 320 б. – 1000 д.

Исхакый иҗаты: монография. – Казан: Мирас, 1997. – 368 б. – 1000 д.

ХХ гасыр башы татар әдәбияты һәм Гаяз Исхакый иҗаты: монография. – Казан: Таң-Заря, 1998. – 105 б. – 5000 д.

Яңарыш хәбәрчесе: монография. – Казан: Мәгариф, 2003. – 368 б. – 10000 д.

Тере хәтер: монография. – Казан: Мәгариф, 2005. – 320 б. – 2000 д.

Бердәм агым: монография. – Казан: Рухият, 2005. – 320 б. – 2000 д.

Бердәм агым: монография. – Казан: Татар. кит. нәшр, 2006. – 399 б. – 2000 д.

* * *

Книги Поволжья: проспект Приволжского межобластного отделения ВААП. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1985. – 36 с. – 1000 экз.

Проза Аяза Гилязева: вопросы мировоззрения и творческого метода писателя. – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 1995. – 25 с. – 500 экз.

Творчество Гаяза Исхаки и татарская литература ХХ века. – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 1998. – 60 с. – 500 экз.

Гаяз Исхаки: монография. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1998. – 160 с. – 2000 экз.

Вестник возрождения: монография. – Казань: Логос, 2001. – 528 с. – 10000 экз.

Исхаки и золотая эпоха татарского ренессанса: монография. – Казань: Логос, 2002. – 128 с. – 5000 экз.

Исхаки и мировая литература: монография. – Казань: Логос, 2002. – 528 с. – 10000 экз.

Гаяз Исхаки: начальный этап творчества: монография. – Казань: Мастер-Лайн, 2003. – 84 с. – 5000 экз.

Исхаки и татарская литература ХХ века: монография. – Казань: Дом печати, 2003. – 608 с. – 5000 экз.

Золотая эпоха татарского ренессанса: монография. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2004. – 320 с. – 3000 экз.

Рыбу в поле не ловят: литературно-критические статьи, рецензии, творческие портреты, эссе, политические заметки, правовые наблюдения. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2004. – 250 с. – 1000 экз.

* * *

Гаяз Исхакый: монография. – Казан: Логос, 2002. – 160 б. – 10000 д. (Инглиз телендә.)

Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр татар әдәбияты: монография. – Казан: Мастер-Лайн, 2003. – 40 б. – 10000 д. (Инглиз телендә.)

Яңарыш хәбәрчесе: монография. – Анкара: ТӨРЕКСОЙ, 2005. – 314 б. – 50000 д.

(Төрек телендә.)

Бөек мирас ядкәре = Памятник великого наследия = The memorial of Great heritage = Bүyүkbirmirasinaniti / кереш сүз авт. А.Бражинский. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 398 б. – 2000 д. (Татар, рус, инглиз һәм төрек телләрендә.)

<span style="font-family: times new roman,times; font-size

Союз писателей РТ